Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3, второе здание ул.Нариманова, д.70 |
| Телефон: | +7(843)-293-80-93;+7(843)-293-37-27 |
| E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
| Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 210 детей, из них иностранных граждан - 5 |
| У нас учат: | 21 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Олылар көне 01.10.2022

Ел саен бу көнне без олы хезмәттәшләребезне бәйрәм белән котлыйбыз. Без аларны күрергә бик шатбыз.
Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.Өлкәннәр көне белән кадерлеләребез!!!
-
Мәрхәмәтлек атналыгы 13.09.2022

Бакчабызда Мәрхәмәтлек атналыгы узды. Бигрәк тә актив кечкенәләр төркеме булды - йортсыз хайваннарга азык җыюда тырышып катнаштылар.
-
Бөҗәкләрне өйрәнәбез 10.08.2022

Табигатьне яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына сокланырга, табигый байлыкларны ишәйтергә омтылучы балалар төрбияләр өчен бөҗәкләр дөньясы белән таныштыруны дәвам итәбез.
-
БДД атналыгы 20.07.2022

Юл йөрү кагыйдәләрен кабатладык. Максатлары:
- балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен баету;
- урам аркылы бары тик билгеләнгән урыннардан, олы кешенең кулына тотынып, светофорның яшел уты янгач кына чыгарга кирәклеген өйрәнү;
- транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;
- балаларда урамда йөргәндә игътибарлылык, тыйнаклылык; транспортка утырып йөргәндә тәртиплелек тәрбияләү.
-
ГБУ БДД кунагы 12.07.2022

Бүген балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатларга дип Казан шәһәре ГБУ БДД профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Музафарова Зөлфия Вазыйховна килде. Балалар үз белемнәре белән бүлештеләр, яңа белем алдылар, уеннар уйнадылар, бүләкләр өләшенде. Рәхмәт! Бакчабызда тагын сезне көтеп калабыз.
-
Экологик "Яшел патруль" 29.06.2022

Балаларның экологик культурасын үстерү өчен бакчабызда күп эш башкарыла. Кичә, КВН нар, рольле уеннар уздыру экологик тәрбия бирүдә әһәмиятле. Балаларның күзәтүчәнлек, игътибарлылык кебек сыйфатларын, хәтер һәм зиһенен үстерә, фикерләү сәләте үсеше белән бергә, туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләнә. Бу атнада балалар уен рәвешендә чүпләрне араларга, аралап җыерга, үсемлекләр тәрбияләргә өйрәнделәр.
Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү аның яшь үзенчәлекләрен искә алып үткәрелә. Туган як табигате, аны ярату, матурлыгына соклану, аңа ярдәм итү аша бала беренче белемнәрен, беренче кичерешләрен ала.
-
Рәсәй көне! 13.06.2022

Рәсәй көне белән, дуслар! Ил-көнебез тыныч,күгебез аяз булсын,барыгызга да күптин-күп,чуктин-чук бәхет-сөенечләр,сәламәтлек,җан тынычлыгы телибез! Алга барыйк,яңадан-яңа үрләр яулыйк!
Бу бәйрәм уңаеннан бакчабызда музыкале күңел ачу чарасы уздырылды: матрешкалар, ложкари кунакка килде.
-
А.С. Пушкинның туган көне 06.06.2022

Елдагыча рус халкының бөек шагыйре А.С.Пушкинның туган көнең атналык проект белән үткәрәбез. Әсәрләрен искә төшереп, викторина уйнап, музыкалы күңел ачу чарасы белән тәмамладык.
-
80нче мәктәп музеена экскурсия 13.05.2022

Бүген балалар һәм әти-әниләр белән 80нче мәктәп музеена экскурсияга бардык. Музейга бару һәрвакыт кечкенә бәйрәм. Музейга экскурсия балаларда Ватанга мәхәббәт, аларның үз төбәкләрендә социаль тормыш тәҗрибәсе туплавын, кабул ителгән тәртип нормаларын, үзара мөнәсәбәтләрне үзләштерүне, мәдәният дөньясына тартылуны формалаштыра. Балалар музей белән танышудан бик канәгать калдылар. Күргән экспонатлардан күп тәэсирләр алдылар.
-
Хәтерлибез һәм горурланабыз! 12.05.2022

Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Хәтерлибез һәм горурланабыз" исемле шигырь бәйрәме узды. Актив катнашучыларга зур рәхмәт.








