Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3, второе здание ул.Нариманова, д.70 |
| Телефон: | +7(843)-293-80-93;+7(843)-293-37-27 |
| E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
| Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 210 детей, из них иностранных граждан - 5 |
| У нас учат: | 21 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Гаилә конкурслары 14.12.2022

Вот и прошли семейные конкурсы этого года - "Музыкальная семья" и "Родной язык - моя гордость". Участников было много. Конкурс - это не просто мероприятие в стенах ДОУ, это продолжение и расширение образовательного процесса, в котором участвуют ребенок, родитель и педагог. Поэтому
благодарим все семьи, которые участвовуют в образовательной воспитательной деятельности и интересуются жизнью и интересами детей.
"Музыкальная семья"
семья Павловых
семья Егоровых
семья Сулеймановых
семья Сибгатуллиных
"Родной язык - моя гордость"
семья Сафиных
семья Акбаровых
семья Шаеховых
семья Хабибуллиных
семья Наврозовых
семья Банда
семья Рамазановых -
Әниләр көне белән! 27.11.2022

Кадерле әниләр, бәйрәм белән сезне! Сәламәт булыгыз, мәңге балкып яшәгез,
күгегез аяз, юлларыгыз тигез һәм күңелегез тыныч булсын.Мама — самое главное, святое и важное, что бывает в жизни. От всего сердца поздравляем с праздником, ведь быть мамой — это работа без перерывов и выходных. Желаем, чтобы эта работа помимо забот и переживаний доставляла большое удовольствие, ощущение счастья и теплоты.
Әниләр көне белән! -
Профессиональ әзерлек 22.11.2022

Бүгенге көндә педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру – актуаль мәсьәләләрнең берсе. Замана алга барган саен, бу һөнәр ияләренең белем һәм күнекмәләрен бәяләгәндә, яңадан-яңа алымнар куллану таләп ителә. Нәкъ менә тәрбияченең һөнәри компетенциясен күтәрү нәтиҗәсендә генә балаларга дөрес тәрбия биреп, белем сыйфатын арттырып була.
Бу тема буенча бакчабызда Веретинская В.Б., КФУның психология кафедрасы доценты психологик тренинг үткәрде. Һәрбер педагог белем арттыруның әһәмиятенә инанды. -
Шигырь укучылар бәйгесе 18.11.2022

Бүген бакчабызда Халык бердәмлеге көненә багышланган шигырь укучылар бәйрәме узды. Балалар туган илгә, халык дуслыгына багышланган шигырьләр сөйләделәр. Иң актив төркем мәктәпкә әзерлек төркеме булды. Иң матур сөйләүчеләрне видеолар арасында табып була. Без алар белән горурланабыз!
-
Эстафета "Кабаклар Алмаларга каршы" 09.11.2022

Өлкәннәр һәм өлкәннәр логопедия төркемендә бүген әти-әниләр белән берлектә эстафета булды. Рус телендә узган бу чарада балалар рус телендә сөйләм үстерү һәм логопедия шөгыльләрендә "Фрукты-овощи" темасына өйрәнгән белемнәрен күрсәттеләр. Командалы уен кызыклы узды, кунакка Помидора Томатовна һәм разбойник Лимонстр килде. Әти-әниләр дә актив катнашты: балаларга яшелчә һәм җиләк-җимештән креатив ашамлыклар әзерләделәр.
-
Халык бердәмлеге көне 09.11.2022

В рамках мероприятий, посвященных Дню Народного Единства, старшая группа под руководством педагога по обучению русскому языку Фирдаус Талгатовны приготовила развлечение "Матрешка - душа России". Зрителями стали старшая и подготовительная группа.
-
Халык бердәмлеге көне белән! 04.11.2022

Аерылганны - аю, бүленгәнне бүре
Ашар дигән безнең әбиләр.
Бердәм булып, тату яшик, дуслар,
Ашамасын безне "бүреләр".
Бердәм булыйк, дуслар, кайгыларда,
Шатлыкларда бергә кайнашыйк.
Нинди генә хәлдә калсак та без,
Дуслар булып калыйк, аңлашыйк.
Төрле милләт халкы булсак та без
Илебезгә телик тынычлык.
Тормышыбыз рәхәт, өстәлләр мул,
Яшик, дуслар, күрми кыенлык.
Диннәр төрле, ләкин теләкләр бер,
Без тынычлык кына телибез.
Һәр туар таң бәхет алып килсен,
Чәчәк атсын туган илебез.
Р. ФӘТТАХОВА
-
"Көзге матурлык" күргәзмәсе 19.10.2022

Балалар һәм әти-әниләр бик яратып бакчабызда үтүче төрле күргәзмәләрдә катнашалар. Менә көз темасына да күргәзмә искитәрлек килеп чыкты. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт!
-
"Театр йолдызлары" конкурсында катнашабыз 14.10.2022

Ел саен районкүләм үтүче театр конкурсы "Театр йолдызларында" катнашабыз. Бу ел Резеда Валиеваның "Кыңгырау чәчәге" әкиятен куйдык. Шулай ук эшебез республика конкурсы "Сәйяр"гә дә китте.
-
"Халык мәрҗәннәре" проекты 12.10.2022

Бакчабызда күптәннән "Халык мәрҗәннәре" исемле проект эшләп килә. Бу проектта әти-әниләр белән бергәлектә туган ягыбызның күренекле шәхесләре белән танышу, аларның иҗатын өйрәнү бара. Проектның җимеше булып тере очрашулар тора. Шулай безнең балалар янына очрашуга композитор Наилә Яхина килде. Наилә ханымның җырлары искиткеч җиңел һәм матур. Балалар ул җырларны хисләнеп башкаралар. "Ел фасыллары буенча сәяхәт" дип исемләнгән кичәдә тулаем композиторның җырлары кулланылды.
Шулай ук кичәбезнең кунаклары булып Мәгариф Министрлыгыннан Минзәлия Загреевна һәм Йолдыз Шамилевна килделәр.








