МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Агач утырту акциясендә катнашу 10.10.2015

Ил буйлап "Агач утырт" акциясе уза. Әлеге чарада мәктәп укучылары актив катнаша. 5 класс укучылары класс җитәкчеләре Абзалина Лилия апалары белән мәктәп территориясенә юкә үсентеләре утыртты бу атнада.
-
МӘКТӘП БАКЧАСЫНДА БАШКАРЫЛГАН ТӘҖРИБӘ ЭШЛӘРЕНӘ НӘТИҖӘЛӘР ЯСАЛА 09.10.2015

Һәр класс укучылары җәй көнне мәктәп яны тәҗрибә участогында төрле тәҗрибә эшләре куйдылар. Бүгенгесе көндә укучылар әлеге эшләргә нәтиҗә ясаыйлар һәм папкалар төзиләр. Эшләргә бәя "Сөмбелә" бәйрәмендә ясалачак.
-
Укучылар психологик мониторингта катнашты 06.10.2015

Бүген мәктәп укучылары психологик мониторингта катнашты. Яшел Үзән шәһәреннән килгән психологлар укучыларга өч төрле психологик тест эшләтте һәм аларның нәтиҗәләрен үзләренә үк җиткерделәр.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2015

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне барыгызны да профессиональ бәйрәмегез- "Укытучылар көне!" белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә авыр, әмма мактаулы эшегездә зурдан-зур уңышлар, саулык, яхшы һәм тәртипле укучылар телибез. Һәрвакытта да шундый гади һәм гадел, сабыр, иң гүзәл кешеләр булып калыгыз!
-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез 05.10.2015

Бүген мәктәптә "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" дип исемләнгән кичә узды. Укучылар үзләренең укытучыларын бәйрәм белән котладылар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр һәм бәйрәм концерты оештырдылар. Шулай ук бу көнне озак еллар рус теле һәм әдәбиятын укыткан укытучы Гайнуллина Мөслимә Калимулла кызын лаеклы ялга озаттылар.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2015

Бүген илебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Мәктәпнең профсоюз оешмасы лаеклы ялга чыккан мәктәп хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, аларга кечкенә бүләкләр әзерләп тапшырды. Барлык өлкәннәрне бәйрәм белән!
-
Туризм буенча ярышта 30.09.2015

Мәктәпнең "Яшь турист" түгәрәгенә йөрүче укучылар Туризм буенча ярышта катнашып кайттылар. Укучылар әле түгәрәккә яңа гына йөри башласалар да, уңышлары беренче ярыш өчен начар түгел. 15 команда арасында 4 урын алуга ирештеләр. Котлыйбыз!
-
Көзге уңыш быел мулдан! 26.09.2015

Мәктәп укучылары көзге уңышны җыеп алуда катнашты. Кишер һәм чөгендер уңышы быел мулдан. Алынган яшелчә кышы буе ашханәдә туклану өчен дә, артык калганы сату өчен дә җитәчәк.
-
Көзге ГТО нормалары
12.09.2015
Бүген укучылар көзге ГТО нормаларын тапшырдылар. 30 һәм 60 метрга йөгерү, урыннан сикерү, тартылу кебек спорт төрләрендә көчләрен сынадылар.
-
Уку елын башлап җибәрдек. 01.09.2015

Менә тагын бер уку елын башлап җибәрдек. Озак җәйге яллардан соң, укучылар һәм укытучылар кабаттан ишекләрне киң ачып, яртакан мәктәпләренә килделәр. Узган уку елы безнең өчен югары нәтиҗәләргә ирешү елы булды. Быелгысы елда да сынатмабыз дигән теләктә һәм ышанычта калабыз. Барлык укытучыларны, укучыларны һәм әти-әниләрне "Белем көне" белән чын күңелебездән котлыйбыз.











