МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Бүген - Балаларны яклау көне! 01.06.2015

Бүген мәктәптә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп узылды. Укучылар өчен Сабантуй, спорт ярышлары оештырылды, кечерәк класс укучылары исә асфальтта төсле акбурлар ярдәмендә рәсемнәр бәйгесендә катнаша алды.
-
Уку елына йомгак ясалды 30.05.2015

Бүген уку елының соңгы гомуми линейкасы узды. Анда укучылар гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә катнашты. Әлеге чарада мәктәп җитәкчелеге уку елына йомгак ясады, иң яхшы укучыларга, төрле бәйге, олимпиада, ярыш җиңүчеләренә мактау грамоталары, дипломнар тапшырылды. Укучылар елны уңышлы тәмамлый дияргә нигез бар, чөнки күрсәткечләр шуны раслый. Алга таба да мәктәп коллективына уңышлар теләп калабыз!
-
Математикадан беренче имтиханны 9 нчы класслар узды
27.05.2015
Бүген 9 класс укучылары Норлатта математикадан имтихан тапшырдылар. Башка еллардан аермалы буларак быел алар да видеокамералар карашы астында язарга мәҗбүр булдылар.
-
Табигать кочагына - экскурсиягә! 26.05.2015

Бүген мәктәп укучылары табигатькә экскурсиягә чыкты. Тантаналы линейкада 4 класс укучыларын "Гөрләвекләр"гә, 8 класс укучыларын "Ташкыннар" берлегенә кабул иттеләр. Шуннан соң 4 командага бүленеп укучылар кызыклы ярышта көч сынаштылар. Җиңүче булып 8 класс командасы танылды. Котлыйбыз!
-
Сыңгы кыңгырау чыңлады... 25.05.2015

Шимбә көнне районыбыз мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" кичәләре узды. Ачасыр урта мәктәбен дә быел 8 укучы тәмамлый, шуларның икесе 9 сыйныф укучысы. Тантаналы кичә бик тә күтәренке рухта, матур узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары чыгышлар ясадылар, укытучыларына чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Килгән кунаклар исә, укучыларга хәерле юл, имтиханнарда уңышлар теләделәр. Ә уку елын гел "5" легә генә тәмамлаучы 7 укучыга Әнвәр Миңнуллинның махсус стипендиясен мәктәп директоры Марс Маликов тапшырды. Кичәдән соң чыгарылышлар һавага шар бәйләмнәре очырды.
-
Имтиханнар башланды
25.05.2015
Бүген 11 сыйныф укучыларның беренче имтиханнары башланды. Безнең бер укучыбыз рус әдәбиятыннан ЕГЭ форматында имтихан тапшырып кайтты. Уңышлар, сезгә, 11 ләр!
-
Татар теленнән Бердәм Республика тестлаштыру узды 12.05.2015

Бүген 9 класс укучылары Норлат мәктәбе базасында татар теленнән имтихан тапшырдылар. Быел 9 класс укучылары да беренче тапкыр тестлаштыруны видеокамералар һәм Рособрнадзор вәкилләре карашы астында тапшырды. Шунлыктан укучыларның шактыенда каушау һәм борчылу кебек психологик күренешләр күзәтелде. Нәтиҗәләр 10 көннән билгеле булыр дип көтелә.
-
Мактау кәгазьләре тапшырылды
11.05.2015
Гомуми мәктәп линекасы чираттагы бәйге җиңүчеләрен тәбрикләү белән башланып китте. 7 класс укучысы Бикмуллина Гөлия Яшел Үзәндә узган шигырь укучылар бәйгесеннән 1 урын яулап кайтты. 4-5 класс укучылары "Безопасное колесо" бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Аларга да Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Котлыйбыз!
-
Һәйкәл янында тантана узды 08.05.2015

Мәктәп укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашты. Ул авылның Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә салынган һәйкәл янында узды.
-
Укучылар Кече Шырданда һәйкәл ачылышында чыгыш ясап кайттылар 07.05.2015

Мәктәпнең 6,7,9 класс укучылары Кече Шырдан авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә салынган һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Укучыларыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күп төрле чараларда катнаша. Монысы да укучыларыбызның чираттагы "Шәфкатьлелек акциясе". Һәйкәл янында чыгыштан кала, укучылар авыл клубы сәхнәсендә концерт программасы да тәкъдим иттеләр. Килгән кунаклар һәм авыл халкы укучыларыбызны җылы кабул иттеләр.











