МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Бердәм туган тел дәресе үткәрелде 28.04.2015

Бүген мәктәбебездә Мәгариф һәм Фән министрының махсус боерыгы нигезендә "Бердәм туган тел дәресе" үткәрелде. Чарага барлык класс укучылары да катнашты. Гатиятуллин М.Г. укучыларны Тукай премиясе лауреатлары белән таныштырса, дәрескә кунак итеп чакырылган китапханә мөдире Касыймова Зөлфирә апа укучыларны яңа чыккан һәм авылыбызда иң күп яратылып укыла торган китапларга күзәтү ясады. Дәрес бик күңелле һәм файдалы булды. Укучылар тын да алмый тыңладылар.
-
Башваткыч уены үтте 28.04.2015

Бүген, татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында, Гатиятуллин М.Г. тарафыннан "Башваткыч" уены үткәрелде. Уенга 5-11 класс укучылары катнаштылар. Уенда 8 класс укучылары үзләрен бик зирәк һәм тапкыр булуларын күрсәттеләр һәм 1 урын алдылар. 5 класс укучылары да алардан калышмады. Класс җитәкчеләре Гафиятуллина Ә.А ярдәме белән соңыннан бирелгән мәкалне дә әйтеп бирә алдылар. Калган класслар да сорауларны тиз таптылар тик аларга бераз гына җитезлек җитеп бетмәде. Барыгызга да әфарин дуслар!!!
-
Аукцион уены булды 27.04.2015

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. Шушы уңайдан укучылар атна дәвамында шактый гына чараларада, бәйгеләрдә катнаштылар. Төрле кул эшләнмәләре, рәсемнәр ясап килделәр. Аларның эшләре махсус телтәңкәләр белән бәяләнеп барды. Бүген шул җыелган телтәңкәләрне аукционда файдаланырга мөмкин булды. Укуычлар төрле тәм-томнар, мәктәп кирәк-яраклары "сатып" алдылар. Һәр укучы да канәгать калды. Татар теле укытучыларына рәхмәтле булып калдылар балалар.
-
Шимбә өмәсендә 25.04.2015

Бүген мәктәп коллективы чираттагы шимбә өмәсендә катнашты
-
"Табышмаклар кичәсе"ндә 23.04.2015

-
"Әй, хәтер уяу бул!" әдәби кичә 23.04.2015

Туган тел атналыгы кысаларында татар теле укытучысы Кәбирова Г.Р. 5-10 класс укучылары катнашында "Әй, хәтер уяу бул!" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Әлеге чарада укучылар реперессия корбаны булган танылган татар әдипләре белән танышты. Аерым укучылар Х.Туфан, М.Әмир, Г.Ибраһимов, З.Вәлиди кебек шәхесләр турында тәфсилләп сөйләделәр.
-
Ветераннар белән очрашу 22.04.2015

Бүген укучылар мәктәпкә кунакка сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чорын үз күзләре белән күргән өлкән буын кешеләрен чакырды. Бәйрәм 5 класс укучыларының чыгышы белән башланып китте. Аннары сүзне килгән кунаклар алды. Сугыш ветераны Хөснетдинов Борһан абый элемтәче булган. Курск дугасында катнашып Берлинга кадәр барып җиткән ул. Яше 90 нан узса да очрашуга килеп әнә шулар турында сөйләде. Ветеран укытучы Алсу апа Фатыйховна әтисе турында сөйләде. Аның әтисе сугыштан кайтмаган. Алсу апа заманында әтисе каберенә бара, аның кабереннән бер уч җир дә алып кайта. Укучылар аның сөйләвен тын да алмый тыңладылар. Башка кунаклар да үз истәлекләре белән уртаклаштылар. Бәйрәмне укучылар үз чыгышлары белән тәмамладылар. Бергәләп фотога төшкәннән соң, хәтирәләр чәй өстәле артында яңартылды.
-
4 класс укучылары рус теленнән мониторинг узды 22.04.2015

4 класс укучылары рус теленнән мониторинг биремнәре эшләделәр. Аларга уңышлар телибез!
-
Советлар Союзы Герое Хәлил Хәйруллин турында бердәм ачык класс сәгате 21.04.2015

Туган тел атналыгы кысаларында татар теле укытучысы Кәбирова Г.Р. укучыларны бердәм класс сәгатенә җыйнады. Укытучы класс сәгатен Советлар Союзы Герое, Күгәй авылы батыры Хәлил Хәйруллинга багышлады. Чара 5,9 класс укучылары әзерләгән театраль күренештән башланып китте. Аннан укытучы якташыбыз турында истәлекләр белән таныштырды. Аның сугышта күрсәткән батырлыклары турында сөйләп, гаилә архивындагы фотолардан презентация тәкъдим ителде.
-
"Кызыклы математика" бәйгесе
21.04.2015
бүген башлангыч класс укучылары белән "Кызыклы математика" бәйгесе үткәрелде. Укучылар кызыклы математик биремнәр үтәделәр.
Бәйгене оештырганы өчен башлангыч класслар укытучысы Шигабутдинова Г.Ф. га рәхмәт белдерәбез!











