Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 36 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Бердәм гамәлләр көне. 19.04.2022

Олы Яке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары совет халкының геноциды турындагы истәлеккә Бердәм гамәлләр көненә кушылды. Мәктәп укучылары Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм тәкъдим ителгән “Без срока давности” видеофильмын карадылар. Аннан соң балалар киләчәккә өчпочмаклы (хәрби) хат рәвешендә “Онытырга ярамый” дигән эчтәлекле хатлар яздылар, тынычлык символлары – чәчәкләр ясадылар. Дәрес ахырында Ватан тарихын саклау кирәклеге, шулай ук хәзерге дөньяда расизм белән көрәшүнең мөһимлеге турында мөһим нәтиҗәләр ясалды. Чарада катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бердәм гамәлләр көненә социаль челтәрләрдә мәҗбүри хештеглар белән геноцидка карата үз карашлары турында пост урнаштырып, һәркем кушыла ала: #безсрокадавности, #19апреля.
Учащиеся Большеякинской основной общеобразовательной школы присоединились к Единому дню действий в память о геноциде советского народа. Школьники посмотрели видеофильм “Без срока давности”, подготовленный и представленный Министерством образования Российской Федерации. Затем дети писали письма в будущее в виде треугольных (военных) писем “нельзя забывать”, делали цветы – символы мира. В конце урока были сделаны важные выводы о необходимости сохранения отечественной истории, а также о важности борьбы с расизмом в современном мире. Участники мероприятия почтили память погибших минутой молчания.
Присоединиться к единому дню действий может каждый, разместив в социальных сетях пост о своих взглядах на геноцид с обязательными хештегами: #безсрокадавность, #19апреля.
-
Өй эшен хәзерләүне ничек оештырырга?
18.04.2022
Иртәнге линейкада татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Әхәтовна әнә шул темага чыгыш ясады. Укучылар өй эшен кайчан, ничек, күпме хәзерләргә һәм әй эшен хәзерләгәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән таныштылар.
На утренней линейке учитель татарского языка и литературы Рамиля Ахатовна выступила с докладом на тему “Как организовать выполнение домашних заданий”. Учащиеся ознакомились с тем, когда, как и сколько времени нужно отвести на выполнение домашней работы, какие правила необходимо соблюдать при подготовке к урокам.
-
Язгы игелек атнасы.
18.04.2022
Язгы игелек атнасы - бөтен Россия буенча ел саен үткәрелә торган Игелекле эшләр марафоны. Акция барышында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл һәм мәктәп янында территорияне чистарту эшләре башкарылды, “Шәфкатьлелек”, “Яхшылык дөньяны коткарыр” темаларына сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
Весенняя неделя добра-ежегодный марафон добрых дел по всей России. В ходе акции в нашей школе была проведена очистка территории возле памятника односельчанам, погибшим в Великой Отечественной войне, и школы, проведены классные часы на темы: “Милосердие”, “Добро спасет мир”.
-
Космонавтика көне. 15.04.2022

12 апрель - Космонавтика көне. 61 ел элек, 1961 нче елның 12 нче апрелендә Галәмгә кеше очты! Шушы уңайдан 1-9 нчы сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Галәм киңлеген яулаган Юрий Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова, дүрт аяклы дусларыбызның йолдызларга юл салуы, зур һәм кечкенә планеталар, аларның үзлекләре турында белделәр.
12 апреля - День космонавтики. 61 год назад, 12 апреля 1961 года, в космос полетел человек! В связи с этим в 1-9 классах прошли классные часы. Учащиеся узнали об истории возникновения этого праздника, о том, как Юрий Гагарин, покоритель космического пространства, первая женщина-космонавт Валентина Терешкова, наши четвероногие друзья прокладывали путь к звездам, о больших и малых планетах, об их свойствах.
-
Өмә-күркәм традиция. 13.04.2022

Апрель - чисталык һәм тәртип урнаштыру ае, ә өмәләр - күркәм традиция. Укучылар бүген мәктәп ишегалдында кар таратты.
Апрель - месяц чистоты и порядка, а субботники-прекрасная традиция. Сегодня во дворе школы ученики раскидывали снег.
-
Яктылык кайтаргыч – сезнең юл талисманы. 13.04.2022

Бүген укучыларга сыйыф җитәкчеләре тәрбия сәгатьләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм яктылык кайтаргыч элементлар турында сөйләделәр. Алар урамның бер ягыннан икенче ягына ничек һәм каян чыгарга, киемнәргә ни өчен яктылык кайтаргыч элеменлар кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр.
Сегодня на классном часе классные руководители рассказали школьникам о безопасности дорожного движения и световозвращающих элементах. Они еще раз напомнили, как и откуда выходить с одной стороны улицы на другую, зачем нужны световозвращающие элементы на одежде.
-
“Һөнәр сайлау –җаваплы адым” квест-уен
12.04.2022
Бүген 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен Олы Яке авыл китапханәсендә профориентация буенча квест-уен узды. Уен алдыннан командалар үзләренә исем, капитан, девиз сайладылар, маршрут кәгазе алдылар. Һәр команда берничә станция-этап узды, иҗади биремнәр үтте. Квестта катнашу уенчыларга һөнәр күнекмәләрен практикада сынап карау мөмкинлеге бирде, һөнәрләр турында яңа белемнәр алдылар.
Сегодня в Большеякинской сельской библиотеке для учащихся 8-9 классов прошел квест-игра по профориентации. Перед игрой команды выбрали себе название, капитана, девиз, получили маршрутный лист. Каждая команда прошла несколько станций-этапов, выполняла творческие задания. Участие в квесте давало игрокам возможность испытать профессиональные навыки на практике, получить новые знания о профессиях.
-
Тугры дус – җанлы хәзинә. 11.04.2022

Бүген иртәнге линейкада башлангыч сыйныф укытучысы Тәскирә Илдусовна дуслык турында тәрбияви чыгыш ясады, укучыларга киңәшләрен бирде. Һәркемнең дә дусты булырга тиеш. Шулай булганда гына яшәве күңелле, рәхәт була. Ә дус булу өчен дустыңны яратырга, хөрмәт итергә, авыр чакта ярдәм кулын сузырга, дуслыкны сакларга омтылырга кирәк.
Сегодня на утренней линейке учитель начальных классов Таскира Ильдусовна выступила с воспитательной речью о дружбе, дала ученикам свои советы. У каждого должен быть друг. Только тогда жить становится весело и приятно. А чтобы дружить, нужно любить, уважать друга, протягивать руку помощи в трудную минуту, стремиться сохранить дружбу.
-
Язгы өмә башланды 09.04.2022

Бүген кояшлы һәм җылы көн. Мәктәбебез укучылары средникка чыктылар. Алар мәктәп территориясен кардан чистарталар. Бергә күмәк эшләү күңелле һәм җиңел. Бердәмлек таулар күчерә, ди бит халык мәкале.
Сегодня солнечный и теплый день. Ученики школы вышли на средник. Они очищают территорию школы от снега. Работать вместе-это весело и легко.
-
Тоталь диктант.
09.04.2022
Бүген мәктәптә укытучылар, укучылар, әти-әниләр тоталь диктант яздылар. Тоталь диктант - Россиядә һәм дөньяда 2004 нче елдан бирле үткәрелә торган бөтендөнья белем бирү акциясе. Ул - ирекле һәм волонтерлык проекты. Акциянең максаты – грамоталылыкны үстерү.
Сегодня в школе учителя, ученики, родители писали Тотальный диктант. Тотальный диктант-всемирная образовательная акция, проводимая в России и мире с 2004 года. Это добровольческий и волонтерский проект. Цель акции-развитие грамотности. Девиз Тотального диктанта: “Писать грамотно – модно!”











