Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 36 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Бөтенроссия өмәсе. 24.04.2021

Ә язын җыештыру бик тә кирәкле гамәл. Олы Яке мәктәбе коллективы һәм укучылар бүген Бөтенроссия өмәсенә кушылды. Урта сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән дамба буен каты көнкүреш калдыкларыннан арындырырга чыгып китсә, түбән сыйныф укучылары мәктәп тирәсен җыештырды. Барыбыз бергә күңелле итеп эшләгәннән соң, тирә-юнебез тагын да матурланып, ямьләнеп калды. Безнең дә кәефләр күтәрелде.
Уборка весной-дело очень нужное. Коллектив и учащиеся Большеякинской школы присоединились сегодня к Всероссийскому субботнику. Учащиеся средних классов вместе с классными руководителями занялись уборкой твердых бытовых отходов, а учащиеся низших классов убирали территорию школы. После того, как мы все вместе весело поработали , все вокруг стало еще красивее. Настроение у нас тоже было приподнятое.
-
Милләтнең сүнмәс йолдызы. 23.04.2021

Кыска гына гомер яшәп, Тукай бик зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Мәктәбебез китапханәчесе Назырова Л.И. аның балалар өчен бастырылган китапларыннан һәм шагыйрь турында истәлекләрдән күргәзмә оештырды. Күргәзмә атна дәвамында эшләячәк.
Прожив короткую жизнь, Тукай оставил огромное наследие, почти половину которого занимает детская литература. Библиотекарь школы Назырова Л. И. организовала выставку его книг для детей и воспоминаний о поэте. Выставка будет работать в течение недели.
-
Тарихи квест-уен. 22.04.2021

Бүген Раифа урта белем бирү мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Үткән көннәр Тере хәтер» республика квесты үтте. Өч команда, җиде кызыклы һәм мавыктыргыч станция үтеп, совет халкы һәм аның героик тормышының төрле чорларына сәяхәт иттеләр. Алдан эшләнгән маршрут буенча квестта катнашучылар тематик биремнәр үтәделәр: сугыш чоры җырларын, герой-шәһәрләрне искә төшерделәр, солдат хаты яздылар. Квест нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм актив катнашучылар лаеклы дипломнар һәм призлар алдылар. Мәктәбебез командасы 100 балл җыеп, 3 нче урын яуладылар. Афәрин, егетләр!
Сегодня в Раифской СОШ прошел республиканский квест «Живая память минувших дней», посвященный 76-летию Победы в Великой Отечественной войне. Три команды, пройдя семь интересных и увлекательных станций, путешествовали в разные эпохи советского народа и его героической жизни. По заранее разработанному маршруту участники квеста выполняли тематические задания: вспоминали песни военных лет, Города-герои, писали солдатские письма. По итогам квеста победители и активные участники получили заслуженные дипломы и призы. Команда нашей школы набрала 100 баллов и заняла 3 место. Молодцы, ребята!
-
Җиребез – туган өебез. 21.04.2021

22 апрель – Халыкара Җир көне – чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Әлеге көн куркыныч экологик катастрофалар турында искә алу, һәр кешенең күңелендәге битарафлылык белән көрәшү көне, һәр кешенең экологик проблемаларны чишүдә үз өлешен кертә алу мөмкинлеге барлыгы турында уйланырга мөмкин көн ул!Шул уңайдан биология укытучысы Гайнетдинова Д.Х. 6-9 нчы сыйныфлар арасында “Җиребез – туган өебез” дигән чара уздырды. Укучылар экологик белемнәрен тикшерделәр, табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, Җирдәге барлык тереклеккә җаваплылык хисләре булдырдылар.
22 апреля – Международный День Земли-праздник чистой воды, земли и воздуха. Этот день-День памяти об опасных экологических катастрофах, день борьбы с равнодушием в душе каждого человека, день, когда каждый человек может внести свой вклад в решение экологических проблем! В связи с этим учитель биологии Гайнутдинова Д. Х. проводит среди 6-9 классов конкурс “Наша Земля – наш родной дом”. Учащиеся проверили свои экологические знания, выработали гуманное отношение к природе, чувство ответственности за все живое на Земле.
-
Язгы өмә. 17.04.2021

Яз - урамнарда, йорт тирәләрендә чисталык һәм тәртип урнаштыру, кыштан соң чүп-чар һәм яфракларны җыештыру вакыты. Бүген мәктәп укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә экологик өмәгә чыктылар. Балалар көнкүреш чүп-чары, коры үлән, коелган яфраклар җыйдылар.Мондый чараларда катнашу балаларда табигатькә җаваплы һәм сак караш формалаштыра. Уртак хезмәт мәктәп коллективын берләштерә, балаларга күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр бирә.
Весна-пора наведения чистоты и порядка на улицах, в домах, уборки мусора и листвы после зимы. Сегодня школьники вместе с классными руководителями вышли на экологический субботник. Ребята собрали бытовой мусор, сухую траву, опавшие листья.Участие в таких мероприятиях формирует у детей ответственное и бережное отношение к природе. Совместный труд объединяет коллектив школы, дарит детям бодрость духа, хорошее настроение и положительные эмоции.
-
Котлыйбыз!!! 15.04.2021

Бүген Әйшә авылы мәдәният йортында “Язгы уеннар” үзешчән сәнгать фестивале булып узды. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Фестивальдә мәктәбебез укучылары һәм укытучылары номинацияләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. “Нәфис сүз” номинациясендә Инсаф (6 сыйныф) 1 нче дәрәҗә, “Хореограф номинациясендә биюче кызлар төркеме (4,7 сыйныф) 2 нче дәрәҗә, башлангыч сыйныф укытучысы Илдилә Ренатовна “Вокал”номинациясендә 2 нче дәрәҗә дипломга ия булды. Афәрин, уңышлар телибез!
Сегодня в Айшинском сельском Доме культуры прошел фестиваль художественной самодеятельности “Весенние игры”. В этом году он был посвящен Году единства родных языков и народов. На фестивале учащиеся и учителя нашей школы участвовали в номинациях и были награждены дипломами различных степеней. Инсаф в номинации "Художественное слово “(6 класс) 1-й степени, группа танцовщиц в номинации "Хореограф" (4,7 класс) 2-й степени, учитель начальных классов Ильдиля Ренатовна стала обладателем диплома 2 степени в номинации “Вокал”. Молодцы! Желаем удачи!
-
Безнең хәтер - ул безнең эшләр! 14.04.2021

Бүген 7 нче сыйныф укучылары физик тәрбия укытучысы Назыров И.С. җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне һәм аның янәшәсендәге территорияне кардан һәм чүп-чардан чистарттылар. Аларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Сегодня учащиеся 7 класса под руководством учителя физической культуры Назырова И. С. очистили от снега и мусора памятник погибшим в Великой Отечественной войне односельчанам и прилегающую к нему территорию. Выражаем им слова благодарности.
-
Галәмгә сәяхәт. 13.04.2021

Бүген башлангыч сыйныф укучылары “Галәмдә мавыктыргыч экскурсия”дә булдылар һәм “планетаның могҗизалы гаиләсе” турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Ә аларның навигаторы – Олы Яке авыл китапханәчесе Закирова А.Ш. Укучылар Җир – тере организмнар белән яшәгән бердәнбер Галәм планетасы икәнлеген белделәр, төрле сорауларга, табышмакларга җаваплар таптылар. Галәм киңлекләренә виртуаль сәяхәт укучыларга бик ошады.
Сегодня учащиеся начальных классов побывали на”Увлекательной экскурсии по Вселенной”и узнали много интересного о” чудесной семье планеты". А их навигатор- заведующая Большеякинской сельской библиотеки Закирова А. Ш. Учащиеся узнали, что Земля – единственная космическая планета, населенная живыми организмами, нашли ответы на самые разные вопросы и загадки. Виртуальное путешествие в космические просторы учащимся очень понравилось.
-
Янгын куркынычсызлыгы. 12.04.2021

Янгын-планетада тереклек өчен бик зур бәла. Янгыннарның күбесе кешеләр гаебе белән килеп чыгуы сер түгел, шулай ук балалар катнашында да күп бәхетсезлек очраклары булып тора. Бу бәхетсезлекләр гади кызыксыну, ут белән саксыз эш итү яки белемсезлек аркасында килеп чыга. Шуларны истә тотып, балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм балаларның экстремаль хәлләрдә үз-үзләрен тота белү өчен кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту өчен, 1-9 нчы сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
Пожар-огромное бедствие для всего живого на планете. Не секрет, что большинство пожаров происходит по вине людей, но также и с участием детей. Эти несчастья случаются из-за простого любопытства, неосторожного обращения с огнем или неграмотности. С учетом этого, для формирования у детей осознанного и ответственного отношения к соблюдению правил пожарной безопасности и закрепления у детей знаний и навыков, необходимых для поведения в экстремальных ситуациях, в 1-9 классах были проведены воспитательные часы.
-
Язгы өмәләр башлана. 10.04.2021

Кояш көннән-көн югарырак күтәрелә. Кар астыннан чүп-чар чыга башлый. Димәк, язгы өмәләр башларга вакыт. Көннәр аяз торганда, укучылар мәктәп территориясендәге карларны тараталар.
Солнце поднимается все выше и выше. Из-под снега начинает выходить мусор. Значит, наступила пора начинать весенних субботников. В ясную погоду учащиеся раскидывают снег на территории школы.











