Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 36 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Гагарин. Галәмдә беренче.
09.04.2021
Бүген мәктәбебез укучылары Олы Яке мәдәният йортында “Гагарин. Галәмдә беренче” фильмын карадылар. Космоска беренче очыш - бөтен кешелек өчен зур вакыйга. Ә безнең ил өчен ул вакытта әле абруй да, элеккеге көндәшләрне җиңеп чыгу да. Фильмны караганнан соң, балаларда бик күп яхшы тәэсирләр һәм аның турында фикерләр калды. Алар очучы булу өчен зур әзерлек кирәклеген һәм Ю.А.Гагаринның биографиясеннән билгесез фактларны белделәр.
Сегодня в Большеякинском доме культуры состоялся показ фильма“Гагарин. Первый в космосе.” Первый полет в космос - большое событие для всего человечества. А для нашей страны тогда еще и престиж, и победа над бывшими соперниками. После просмотра фильма у детей осталось много положительных впечатлений и отзывов о нем. Они узнали об интересных фактах из биографии Ю.А.Гагарина, а также том, что для того, чтобы стать летчиком, нужна большая подготовка .
-
Кошларга оя бүләк иттек. 08.04.2021

Укучылар әтиләре ярдәме белән ясаган сыерчык ояларын мәктәпкә бүләк иттеләр. Бүген аларны мәктәп ишегалдындагы агачларга элделәр. Хәзер инде кошларга күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды. Кошларга карата битараф булмаган, акциядә актив катнашкан барлык балаларга сыерчыклардан һәм үз исемебездән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Ученики подарили школе скворечники, которые они сделали с помощью родителей. Сегодня домики повесили на деревьях во дворе школы. Теперь птицам остается только выбрать понравившееся гнездо и приступить к созданию семьи. Благодарим всех, кто неравнодушен к птицам, принимал активное участие в акции!
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. “Туган тел – Ватан нигезе” акциясе. 07.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТИСБИ университеты “Туган тел - Ватан нигезе” исеме астында 5 апрельдән 10 апарельгә кадәр белем бирү акциясе үткәрә. Шул уңайдан бүген мәктәбебезнең 8-9 нчы сыйныф укучылары татар телендә диктант язуда катнашты. Әлеге чара татар телендә дөрес язуга кызыксынуны арттыруга, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыруга юнәлдерелгән.
В рамках Года единства родных языков и народов университет ТИСБИ с 5 по 10 апреля проводит образовательную акцию” Родной язык - основа Отечества". В связи с этим сегодня учащиеся 8-9 классов нашей школы приняли участие в написании диктанта на татарском языке. Мероприятие направлено на повышение интереса к правильному письму на татарском языке, расширение круга пользователей литературного татарского языка.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне. 07.04.2021

Сәламәтлек – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Олы Яке мәктәбе укучылары да Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган флешмобка кушылдылар. Иртәне иртәнге зарядка белән башлап җибәрделәр. Аннары Олы Яке авылы ФАП фельдшеры Шәйхетдинова М.М. “Начар гадәтләрдән көчлерәк булыйк” темасына әңгәмә оештырды.
Здоровье-это самое большое богатство, которое дарит человеку природа. Сегодня Всемирный день здоровья. Этот день отмечается для того, чтобы объяснить учащимся, какова роль здоровья в жизни человека и как его сохранить. К флешмобу, посвященному Всемирному дню здоровья, присоединились учащиеся и нашей школы. Утро началось с утренней зарядки. Далее фельдшер Большеякинского ФАПа Шайхутдинова М. М. Провела беседу на тему: “Будем сильнее вредных привычек”.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены. 07.04.2021

Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Р.Ә. 5 нче сыйныф укучылары белән “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үткәрде. Уенның масаты: укучыларда туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренәз карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Укучыларны эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү.
В связи со 135-летием со дня рождения Г. Тукая учитель татарского языка и литературы Зарипова Р. А. провела интеллектуальную игру “Тамчы-шоу” с учащимися 5 класса. Цель игры: воспитание у учащихся чувства уважения, гордости, любви к родному языку, краю, его выдающимся людям. Обучение учащихся поиску, самостоятельной работе.
-
Кошларга оя ясыйк. 06.04.2021

Яз җитүгә, бар табигать уяна. Канатлы дусларыбыз да җылы яклардан туган якларына кайта башлыйлар. Кошларны сөендереп, Олы Яке мәктәбе укучылары "Кошларга оя ясыйк" конкурс-акциясендә актив катнаштылар. Укучылар әти-әниләре ярдәме белән сыерчык оялары ясап алып килделәр. Һәрбер сыйныфтан иң матур сыерчык оялары сайлап алынды. Әлеге акциядә ярдәм иткән әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез.
С наступлением весны просыпается вся природа. Из теплых краев в родные края начинают возвращаться и наши крылатые друзья. Порадовав птиц, учащиеся Большеякинской школы приняли активное участие в конкурсе-акции" Сделаем птицам кормушки ". Ученики с помощью родителей сделали скворечники. Из каждого класса были отобраны самые красивые работы. Выражаем благодарность родителям, которые поддержали эту акцию.
-
Кешенең галәмгә беренче очуына 60 ел. 05.04.2021

1961 нче елның 12 нче апрелендә безнең ил гражданы Юрий Алексеевич Гагарин беренче булып космоска күтәрелде. Бу көннән соң 12 нче апрель “Бөтендөнья авиация һәм косманавтика көне” дип игълан ителә. Космосны үзләштерү - кешелек җәмгыяте алдында галәмне өйрәнү өчен чиксез мөмкинлекләр ачты, киләчәккә якты өмет уятты.Шул уңайдан мәктәбебезнең 1-9 нчы сыйныфларында тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар Ю.Гагарин батырлыгының бөтен кешелек дөньясы өчен зур әһәмияткә ия һәм әлеге очышның фән өлкәсендә илебез өчен бик зур казаныш булуын билгеләп үттеләр.
12 апреля 1961 года первым поднялся в космос гражданин нашей страны Юрий Алексеевич Гагарин. После этого 12 апреля был объявлен “Всемирным Днем авиации и космонавтики”. Освоение космоса открыло перед человеческим обществом безграничные возможности для изучения космоса, вселило надежду на светлое будущее. В связи с этим в 1-9 классах школы прошли воспитательные часы. Ученики отметили, что подвиг Ю. Гагарина имеет большое значение для всего человечества и этот полет является большим достижением для нашей страны в области науки.
-
Г.Х.Андерсен әкиятләренә сәяхәт. 03.04.2021

Халыкара балалар һәм яшүсмерләр китабы көнен бәйрәм итү кысаларында Олы Яке авыл китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары белән “Г.Х.Андерсен әкиятләренә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби уен - сәяхәт үткәрелде. Балалар Бөек әкиятченең тормышы һәм иҗаты турында белделәр, аның танылган һәм яраткан әкиятләрен искә төшерделәр. Соңыннан балалар “әкияти викторина” сорауларына җавап бирделәр.
В рамках празднования Международного дня детской и юношеской книги в Большеякинской сельской библиотеке с учащимися 1-4 классов была проведена литературная игра - путешествие “Путешествие по сказкам Г. Х. Андерсена”. Дети узнали о жизни и творчестве великого сказочника, вспомнили его известные и любимые сказки. Затем ребята ответили на вопросы” Сказочной викторины".
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. “Йолдызлы сәгать” уены. 02.04.2021

Бүген 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча “ Йолдызлы сәгать ” уены үтте. Укучылар бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрен сынадылар. Өзекләрдән әкиятләрнең һәм шигырьләрнең исемнәрен таптылар, иллюстрацияләрнең кайсы әсәргә караганлыгын әйттеләр. Уенны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Р.Ә. әзерләде.
Сегодня среди учащихся 5-6 классов прошла игра “ Звездный час ”, посвященная жизни и творчеству Г. Тукая. Учащиеся проверили свои знания о жизни и творчестве великого поэта. По отрывкам и иллюстрациям угадывали названия сказок и стихов. Игру подготовила учитель татарского языка и литературы Зарипова Р. А.
-
Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз. 02.04.2021

Игелеклелек, эстетик хисләр, әйләнә-тирә дөньяга кайгыртучан караш тәрбияләү максатыннан, мәктәбебездә Халыкара кошлар көненә карата “Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән балалар рәсеме күргәзмәсе оештырылды.
В целях воспитания доброты, эстетических чувств, бережного отношения к окружающему миру в нашей школе к Международному дню птиц была организована выставка детского рисунка “Птицы-наши крылатые друзья”.











