Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 36 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
"Яшь натуралист" уены 22.04.2019

Бүген химия-биология атналыгы кысаларында 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында “Яшь натуралист” уены булды. Укучылар “Бал кортлары” һәм Кырмыскалар” командаларына бүленеп, тексттан хаталарны таптылар, җәнлекләрнең эзләрен таныдылар, кошларның тавышларын аердылар, ребуслар чиштеләр, тәкъдим ителгән сүзләрдән шигырь юллары иҗат иттеләр. Уен бик мавыктыргыч булды. Нәтиҗәдә “Бал кортлары” командасы, иң күп балл җыеп, җиңүче исеменә лаек булды.
-
Химия һәм биология атналыгы 20.04.2019

Мәктәптә 22 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр химия һәм биология атналыгы башлана.
-
20 апрель - Бөтенроссия өмәсе 20.04.2019

Яз - көрәк һәм себерке вакыты. Һәр җаваплы кеше сагынып көтелгән җылы һәм кояшлы көннәрнең мәгънәсен үзе өчен шулай билгеләргә тиеш. Нәкъ менә яз көне табигать яңара, шәһәр-авылларда халык ярдәме белән территорияләр чистартыла, төзекләндерелә, чүп өемнәре юк ителә. 20 апрельдә Бөтенроссия өмәсе игълан ителде. Безнең мәктәп укучылары да читтә калмады. Өмәдә барлык сыйныф укучылары да актив катнашты. Алар мәктәп тирә-ягын, авыл урамнарын, һәйкәл тирәсен чүп-чардан арындырдылар. Чистарып, матурланып калган чирәмлекләрдә яшел үлән баш күтәрде.
-
Беренче театр 19.04.2019

Театр елы уңаеннан бүген Галиәскәр Камалның "Беренче театр"дип исемләнгән бер пәрдәлек комедиясе сәхнәләштерелде. Рольләрне 5 нче сыйныф укучылары башкардылар. Алар үзләренең оста артист икәнлекләрен дә исбатладылар. Спектакльне сәхнәгә куюга Яруллина А.А. әзерләде.
-
Экологик викторина 17.04.2019

Олы Яке авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән экологик викторина узды. Викторина табигатьне саклау, үсемлекләр, кошлар һәм хайваннар темасына иде. Укучылар командаларга бүленеп, табигать турындагы сорауларга бик теләп җавап бирделәр, нәтиҗәдә дуслык җиңде. Чараны Закирова Ә.Ш. уздырды.
-
WorldSkills халыкара хәрәкәтенә багышланган сыйныф сәгатьләре 16.04.2019

Бүген 1-9 нчы сыйныфлар өчен "WorldSkills" (Эшче куллар өчен Олимпиада) быел җәй Казанда узачак халыкара хәрәкәтенә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар Ворлдскиллс хәрәкәтенең тарихы белән таныштылар, волонтерлар турында белделәр, һөнәрне дөрес сайлауның мөһимлеге турында сөйләштеләр, мәктәпне тәмамлаганнан соң кая укырга керү планнары белән уртаклаштылар, хәзерге хезмәт базарында кирәкле һөнәрләрне барладылар.
-
Курсы повышения квалификации для учителей иностранных языков 15.04.2019

С 25 марта по 12 апреля на базе КФУ «Институт филологии и межкультурной коммуникации им. Льва Толстого» проходили курсы повышения квалификации для учителей английского языка по проблеме «Инновационные подходы в преподавании английского языка в сельских школах». Курсы прошёл учитель английского языка нашей школы Яруллина А.А.
-
Космонавтика көне 12.04.2019

1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "ах" итте. Шушы истәлекле көн уңаеннан, Олы Яке мәктәбендә укучылар өчен “Космонавтика көне” дигән класс сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга презентация күрсәтеде, күренекле космотавтлар буенча алар чыгышлар әзерләп килгән иде. Балалар космотавтика турында кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар белделәр, рәсемнәр ясадылар.
-
Кошлар - безнең якын дуслар 09.04.2019

Канатлы дусларыбыз өчен ояларны күбрәк ясыйк. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да, кошларга нинди зур сөенеч булыр иде! “Өй салу кош оясы ясаудан башлана” ,- ди халык. Менә шушы әйтемне истә тотып, мәктәбебез укучылары сыерчык оялары ясаган иде. Бүген аларны бүләкләү тантанасы булды.
-
Всероссийские проверочные работы 09.04.2019

В школе началось проведение Всероссийских проверочных работ (ВПР). Всероссийские проверочные работы – итоговые контрольные работы по отдельным учебным предметам. ВПР не являются аналогом государственной итоговой аттестации. Оценки за ВПР не влияют на перевод в следующий класс.











