Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 36 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Лыжная эстафета "Памяти первых тренеров Васильевской ДЮСШ" 04.03.2019

Настоящий лыжный праздник прошел в минувшее воскресенье в поселке Васильево. В санатории «Васильевский» состоялось Открытое первенство памяти первых тренеров Dасильевской спортивной школы. В нем приняли участие учащиеся нашей школы ( руководитель Назыров И.С.)
-
Уңышлар телибез! 04.03.2019

2 нче март көнне якташыбыз Олимпия чемпионы Ринат Сафин истәлегенә чаңгы ярышы бик киеренке узды. Мәктәбебез укучылары бөтен көчләрен куеп узышты. Һәркем беренче урынга чыгарга тели иде шул. Ярыш булгач, җиңелү дә булмый калмый, мондый вакытта характер ныгый, һәм үз өстеңдә тагын да ныграк эшләргә көч туа. Ярышта 4 нче булып килгән укучыларны бүген иртәнге линейкада мәктәп администрациясе мактау грамоталары белән бүләкләде.
-
Яшь рәссамнәрне котлыйбыз! 04.03.2019

Күптән түгел Васильево бистәсенең 3 нче мәктәбендә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең район этабы узды. Конкурска сынлы сәнгать номинациясе буенча да эшләр кабул ителде. Мәктәбебез укучылары дипломнар белән бүләкләнде. Уңышлар телибез!
- Протокол лыжных гонок в памяти олимпийского чемпиона Р.Сафина 04.03.2019
-
Ярышын ачу 02.03.2019

Менә, ниһаять, бүген авылдашыбыз Олимпия чемпионы Ринат Сафин истәлегенә чаңгы ярышы булачак! Ярышка район мәктәпләреннән, күрше Мари иле Петьял мәктәбеннән чаңгы спортын үз итүче 80 нән артык укучы җыелды. Катнашучыларны теркәгәннән соң, мәктәпнең спорт залында ярышны ачу тантанасы булды. Мәктәбебез директоры Гатауллина М.И. спорт бәйрәмендә катнашучыларны сәламләп һәм уңышлар теләп, ярышны башларга рөхсәт бирде.
-
Стартка! 02.03.2019

Ярышның башлануын барысы да түземсезләнеп көтте. Кемдер күнегүләр эшләп әзерләнә торса, күпләр дуслары, танышлары белән аралашты. Көннең бераз җилле һәм буран себереп торуга карамастан, чаңгычыларның кәефләре күтәренке иде. Бәйгегә старт бирелде. Җилдәй җитез егетләр алга ыргылды.
-
Бүләкләү 02.03.2019

Ни генә дисәң дә, ярыш ярыш инде. Диплом һәм медальләргә иң көчлеләр генә лаек булса да, беркемнең дә кәефе кырылмады. Спорт бәйрәме барысына да уңай тәэсирләр, аралашу шатлыгы бүләк итте һәм киләчәктә дә спорт белән шөгыльләнүгә дәрт уятты. Ә без мәктәбебез укучылары өчен чиксез горурлык кичердек.
-
Ярышта алдынгы урыннар яулаган һәм үзләрен оста чаңгычы итеп күрсәткән укучыларыбыз 02.03.2019

Авыл яшьләре ел саен Ринат Сафин истәлегенә уздырылган ярышта алдынгы урыннар яулаган һәм үзләрен оста чаңгычы итеп күрсәткән мәктәбебез укучыларына аерым бүләкләр әзерли. Быел да бу традицияне дәвам итеп, аларга бер пар чаңгы һәм сертификатлар бирделәр. Ярышта катнашкан укучыларның һәрберсенә киләчәктә дә уңышлар телик!
-
Мәктәпнең горурлыклары 02.03.2019

Якташыбыз Олимпия чемпионы Ринат Сафин истәлегенә уздырылган чаңгы ярышында призлы урыннар алган мәктәбебез укучыларына киләчәктә дә уңышлар телибез! Афәрин!
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 01.03.2019

Бүген Яшел Үзән районы мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган “Мәгариф эшчеләренең кышкы спартакиадасы” башланып китте. Спортның кышкы төрләре буенча ярышларда Олы Яке төп гомуми белем бирү мәктәбеннән физик тәрбия укытучысы Назыров Илгиз Солтан улы катнашты. Ул үз яшь категориясе буенча чаңгы ярышында 2 нче урынны яулады. Уңышлар телибез!











