Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 36 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
"Хуш киләсең, Кыш бабай!" тамашасы 18.12.2018

Бүген Казан театр көллияте студентлары мәктәбебезнең кунаклары булды. Алар укучылар өчен ”Хуш киләсең, Кыш бабай” исемле бәйрәм тамашасы күрсәттеләр. Бәйрәмдә балаларны Кар кызы, Кыш бабай һәм төрле әкият геройлары каршы алды. Алар бергә чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар. Кыш бабай да сынатмады – ул төрле кызык сүзләр әйтеп, бүләк өләшеп йөрде. Тамаша укучыларга бик ошады, аларның шатлыклары чиксез иде.
-
Йомгаклау контроль эшләре 17.12.2018

17 нче декабрьдән 1 нче яртыеллыкны төгәлләп, йомгаклау контроль эшләре башланды. График буенча бу атнада рус теленнән, инглиз теленнән һәм математикадан контроль эшләр уздырылырга тиеш. Уңышлар телибез!
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада 17.12.2018

Бүген укучылар татар әдәбиятыннан муниципаль тур олимпиадада үз белемнәрен сыныйлар.
-
Ата-аналар җыелышы 15.12.2018

Бүген Олы Яке мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Җыелышка 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары чакырылды. Төп тема имтиханнарга әзерлек мәсьәләсе булды. Анда мәҗбүри һәм сайлап алу имтиханнарын тапшырганда кирәкле әсбаплар, имтихан нинди өлешләрдән тора, аның кыенлыклары һәм башка үзенчәлекләре турында фән укытучылары тәфсилләп сөйләде. Сыйныф җитәкчесе имтиханнарга әзерләнү буенча әти-әниләргә киңәшләрен бирде, тормыштагы максатлар, вакытны файдалы үткәрү турында сөйләде. Шулай ук яктылык кайтаручы беләзекләр булдыру, юл йөрү һәм интернет куркынычсызлыгы кагыйдәләре, яшүсмерләрнең үсеш үзечәлекләре турында сүз барды.
-
Татар теленнән олимпиада 14.12.2018

Фән олимпиадаларының муниципаль туры дәвам итә. Бүген туган (татар) телдән олимпидада мәктәбебез укучылары үз белемнәрен сыныйлар. Укучыларга уңышлар телибез.
-
Яңа елга әзерлек дәвам итә 13.12.2018

Бүгенге көндә Яңа ел алды мәшәкатьләренең берсе – кар сыннары ясау бара. Бу укытучыларга мәшәкать булса да, укучыларга зур сөенеч өсти, мәктәп территориясен Яңа ел бәйрәме алдыннан әкияти ишегалдына әйләндерәләр. Кар сыннары ясаучыларга сабырлык һәм уңышлар телибез.
-
Мәктәбебез укытучылары тәҗрибә уртаклашты 12.12.2018

Бүген мәктәбебез базасында гуманитар фәннәр укытучыларының семинары булып узды. Семинар барышында ачык дәрес күрсәткән укытучыларыбыз Эльмира Азатовна Назырова, Алинә Айдаровна Яруллина, Рамилә Әхәтовна Зарипова, дәрестән тыш ачык чара оештырган Илдилә Ренатовна Зиннәтуллина, Рәзинә Хәмитовна Миндубаеваның эшенә зур бәя бирелде. Укытучылар үзләренең дәресләрендә күп төрле эш алымнарын кулланды: төркемнәрдә эш, рольле уен, ситуатив күнегүләр һ.б. Әдәби – музыкаль композиция кунакларга бик ошады, күңелләргә кереп калырлык булды. Укучыларның сәнгатьле сөйләмнәре, рольләрне артистларча осталык белән башкарулары тамашачыларны сокландырды.
-
Международный конкурс по английскому языку 12.12.2018

Сегодня прошел международный конкурс «Британский Бульдог» по английскому языку. Конкурс проходит в нашей школе уже не первый год и учащиеся с удовольствием принимают в нем активное участие. В этом учебном году в нашей школе участвовали 14 ученика.
-
Закрытие недели английского языка 11.12.2018

Сегодня в нашей школе прошла линейка, на которой были подведены итоги прошедшей недели английского языка. Ребятам были вручены грамоты за активное участие в мероприятиях. Неделя прошла на позитивной ноте, очень ярко и весело, было проведено множество конкурсов, открытых внеклассных мероприятий.
-
Квест-игра "Битва за Москву" 10.12.2018

Сегодня на базе МБОУ «Раифская СОШ ЗМР РТ» в сотрудничестве с Общественным Центром "Волонтеры Победы" Зеленодольского муниципального района прошёл муниципальный этап Всероссийского квеста «Битва за Москву». Квест прошел в необычном формате: участникам представили 7 предметов. Каждой команде нужно взять один из них, и отправиться на станцию. А затем, пройдя испытание, вернуть предмет в Штаб. Каждая станция – это одна из наступательных операций. Погружаясь в события тех дней, ребята смогли разминировать минное поле; найти координаты на карте стратегических объектов; вспомнить песни военных лет. Завершилась игра подведением итогов и награждением победителей. Команда нашей школы заняла 2 место. Поздравляем наших ребят!











