Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнеураспугинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422505, РТ, Зеленодольский район, с. Нижние Ураспуги, ул. Центральная, д. 60а (Яшел Үзән районы, Түбән Урысбага авылы) |
| Телефон: | +7(843)-712-34-35 |
| E-Mail: | Snura.Zel@tatar.ru,uraspugi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеураспугинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Абдулхакимова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 12 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнеураспугинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
IX сыйныфта җәмгыять белеменнән төп дәүләт имтиханы. 26.05.2016

Бүген IX сыйныф укучылары җәмгыять белеме фәненнән төп дәүләт имтиханын тапшырдылар.
-
Каюм Насыйри исемендәге тарих-этнография музеена экскурсия. 26.05.2016

Бүген дәресләрдән соң 4,5,7,8 сыйныф укучылары Олы Ачасыр авылында урнашкан күренекле якташыбыз олугъ мәгърифәтче Каюм Насыйри исемендәге тарих-этнография музеена сәяхәт кылдылар.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 25.05.2016

Ун ел буе кыңгыраулар чыңы
Чакыру булды һәрбер дәрескә.
Бүген алар чакыру һәм озату
Алда торган бөек, зур эшкә.
Канат ярган кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә.
Яшь күңелегезне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына.
-
ГТО - язгы сессия 14.05.2016

Бүген мәктәп укучылары язгы сессия ГТО нормаларын тапшырдылар.
-
Бөек Җиңүгә 71 ел! 06.05.2016

Бүген 9 Май Җиңү көненә карата митинг булып узды.
-
IX сыйныфта татар теленнән Бердәм республика тесты 25.04.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән Бердәм республика тесты тапшырдылар. Бары яхшы нәтиҗәләр генә көтеп калабыз!
-
"Тукай безнең йөрәкләрдә" - Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә 22.04.2016

Бүген Түбән Урысбага авылы мәдәният йортында Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга һәм аның Бәчек авылында яшәгән туганнарына багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә” исемле әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичәне мәктәп укытучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бергә әзерләде.
Бәйрәмдә Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Хәлилова Лилия Шәүкәт кызы, Тукай фондының Яшел Үзәндәге филиалы җитәкчесе Филиппова Клара Мәрдән кызы, татар халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мансуров Зиннур Мәҗит улы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар союзы рәисе урынбасары Данил Хәбибрахман улы Салихов, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев, күренекле шагыйрә Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина катнашты.
Кичә ике бүлектән торды. I бүлектә Г.Тукайның шигырь һәм әкиятләреннән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде.
II бүлектә Г.Тукай исемендәге VI Бөтенроссия уку бәйгесенең “Тукай замандашлары” дип исемләнгән муниципаль турында җиңеп чыгучы Норлат, Күгеш, Мулла Иле, Акъегет, Татар Танае мәктәпләреннән килгән укучылар үз шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Килгән кунаклар кичәдә шагыйрьләрнең сирәк яңгыраган шигырьләре сөйләнүен бик яраттылар. Соңыннан укучылар Мәгариф идарәсе һәм Яшел Үзән районының татар-милли мәдәни үзәге, Тукай фонды филиалы тарафыннан әзерләнгән диплом һәм “Казан утлары” журналы белән бүләкләнделәр.
Кичәдән соң килгән кунаклар Бәчек авылына юл тоттылар. Анда Бәчек башлангыч мәктәбендә Г.Тукайның апасы Өммеһания укыткан кабинеттагы музей-экспозициясе белән таныштылар. Мәктәптә апасының шәле саклана.
Мәктәптән соң, Бәчек зиратына юл тоттылар. Анда Г.Тукайның туганнары күмелгән каберлеккә дога кылдылар. Яңадан авылга кайтып, Тукайның сөекле апасы яшәгән нигездә дога кылдылар.
-
"Габдулла Тукайның тормыш мизгелләре" - Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган бердәм тел һәм әдәбият дәресе 20.04.2016

-
Тукайның әкиятләр дөньясы 14.04.2016

Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби кичә. Укучылар Г.Тукайның әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
-
Санитар чистарту икеайлыгы башланды 06.04.2016











