Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнешипкинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан(Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Югары Шепкә төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү оешмасы)
Визитная карточка
| Адрес: | 423518, РТ, Заинский район, с. Верхние Шипки, ул. Центральная, д. 83 |
| Телефон: | +7(855)-586-92-66 |
| E-Mail: | shipki21@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнешипкинская ООШ" ЗМР РТ |
| Руководитель: | Закирова Венера Саитовна |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 36 ученика, 12 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнешипкинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан(Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Югары Шепкә төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү оешмасы) - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Кыш әле бирешми... Кошларга да ярдәм кирәк әле... 16.03.2017

Кар бураннар ял итәргә
Ак юрганга төренде.
Куалар кышны чыпчыклар,
Тамчылар да күренде.
Март – язның беренче ае. Ләкин тәрәзәгә карасаң, һаман кар ява, җил агачларның ботакларын селкетә. Бар да кыш көне сыман. Аның артта калганына ышанасы да килми. Әмма яз барыбер якынлаша. -
Сәләтле һәм талантлы балалар белән эш..... 15.03.2017

Минем педагогик эшчәнлек түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:
- сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;
- һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.
Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар, мин шул өлкәне табып балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга тырышам.
Һәр баланың төп кызыксынуын истә тотып, белем алу өчен шартлар тудырыла, иптәшләре белән тыныч мөгамәлә һәм үзара дуслык урнаштырыла.
Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша.
Түбәндәге дүрт төркемгә кергән балаларны, гадәттә, сәләтле дип атыйм.
1) интеллектны билгеләүче махсус тест буенча югары күрсәткечкә ия булган балалар;
2) иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган балалар;
3) эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәләрен (музыка, рәсем сәнгате, математика, шахмат һ.б.) уңышка ирешкән балалар, аларны еш кына талантлы дип атыйм;
4) мәктәптә яхшы укучы балаларны (академик сәләтлелек). -
Балалар бакчасы белән башлангыч сыйныф берлектә өйрәнәбез... 14.03.2017

Заман, безнең алга яңа, тагы да катлаулырак, колачлырак бурычлар куя. Хәзер тирән мәгълүматлы булу гына җитми. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора. Мондый шартларда авыл мәктәбенә таләпләр нигездә үзгәрде: балаларга сыйфатлы белем бирү, аларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген ныгыту, яшь буынны интеллектуаль яктан тәрбияләү һәм үстерү, укучылар үзидарәсе һәм балалар хәрәкәте эшчәнлеген оештыру, милли, рухи, гражданлык һәм патриотик тәрбия, гаилә тәрбиясе бирү проблемалары килеп туды. Башлангыч мәктәп укучыларны урта һәм югары сыйныфларда уңышлы укырга әзерләү белән бергә аларны заман шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләргә дә тиеш.
Укыту-тәрбия процессында укучының үсешен, аның танып-белү мөмкинлегенә генә кайтарып калдырмыйча, аны үз эшчәнлегенең субъекты итү очрагын беренче планга куярлык методикага тукталырга кирәклеген аңлау мөһим. -
Кош оялары ясыйбыз..... 13.03.2017

Югары Шепкә төп гомуми белем мәктәбендә кош ояларына конкурс игълан ителде. Укучылар бу конкурста бик теләп катнаштылар, сыерчык оялары, җимлекләр ясап алып килделәр. Сыерчык оялары елдагыча мәктәп янындагы агачларга беркетеләчәк. Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Аларны һәрвакыт кайгыртып торыйк, саклыйк һәм яклыйк!
-
Әлифба,әлифба, китәсең бит инде... 10.03.2017

Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәменә җыелдык без. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана. Бәйрәмебез котлы булсын!Бүген бездә зур тантана
Моңсу да ул, ямьле дә,
Әлифбабыз китә бездән,
Бу көн калыр хәтердә. -
Экологический урок 10.03.2017

Во исполнение Указа Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова от 08.10.2016 № УП-915 «Об объявлении 2017 года в Республике Татарстан Годом экологии и общественных пространств» и Распоряжения Кабинета Министров Республики Татарстан от 21.01.2017 №86-р «О плане мероприятий по проведению в 2017 году в Республике Татарстан Года экологии и общественных пространств» в марте 2017 года в общеобразовательных организациях республики будет проведена республиканская акция «Экологический урок».
Сегодня у нас прошёл урок по экологии.Провела учитель биологии, библиотекарь Салихова Р.Н.
-
Безнең авыл җирлегендә семинар... 09.03.2017

Бүген, 9 март көнне, Югары Шепкә җирлегендә Зәй районы һәм шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Хафизов И.Ф. җитәкчелегендә семинар булып үтте. Семинарда Зәй районы җирле үзидарә рәисләре, Зәй шәһәренең төрле тармак җитәкчеләре катнашты.
Авылның иң асыл тармагы булган Югары Шепкә төп мәктәбендә булдылар. Мәктәп җитәкчесе М.Ф.Мухаметханов мәктәп белән таныштырып үтте. Барлыгы 62 бала белем ала, аларга 14 мөгаллим белем бирә. Мәктәптә физик һәм патриотик тәрбия бирү югары дәрәҗәдә куелган. Физкультура һәм ОБЖ дәресләрен Р.Х.Тучин алып бара.Заман таләпләренә туры килердәй бик яхшы тир, хәрби патриотик музей, авыр атлетика белән шөгыльлләнү һәм автомат сүтеп җыю почмаклары даими эшли. Алар иртәдән кичкә кадәр балалардан бушап тормый. Безнең укучылар гына түгел күрше төбәкләрдән кунаклар, элеккеге укучыларыбыз, яшьләр дә даими шөгыльләнә. Армия сафларына әзерлек тә безнең мәктәптә бик югары дәрәҗәдә алып барыла. Егетләр хезмәт итү чорын бик җиңел башкарып кайттылар. Армиядә хезмәт иткән егетләрнең барысы да Раиф абыйларына рәхмәтле.
Спорт буенча уңышларыбыз күп. Безнең укучылар чаңгы спорты буенча Республикада үткән ярышларда катнаштылар. Шулай ук бу эштә спорт комитеты аша эшләүче тренер Г.И.Ахунзянованың да өлеше зур.
Шулай ук мәктәптә роботлар ясау буенча түгәрәк эшләп килә. Җитәкчесе И.З.Галиев. Алар Россия буенча конкурста катнашып грант оттылар һәм шул акчага роботлар ясау наборларын алдылар.
Мәктәпнең беренче баскычы - балалар бакчасы. Ул 2013 елдан мәктәп белән бер бинада урнашты. Мәктәпнең физика һәм технология сыйныфларын үзгәртеп, заманча югары зәвык белән бакча ясалды. Анда 14 бала тәрбияләнә. 6 бала беренче сыйныфка бара, аларны алыштырырга нәниләр килә.
Семинарда катнашучылар авылның барлык өлкәләрендә булып, мәдәният йорты бинасында эшкә нәтиҗә ясадылар. -
С наступающим праздником, 8 Марта! 07.03.2017

Поздравляю с 8 Марта
И желаю море благ:
Чтоб росла твоя зарплата,
И успех царил в делах,
Чтоб цветы тебе дарили
В будни, праздники – все дни,
На руках тебя носили
И шептали о любви!
Сегодня повсюду веселье, улыбки,
Слова комплиментов и запах духов,
Коробки конфет шоколадных, открытки,
Букеты роскошных и ярких цветов.
Поздравить торжественно вас с 8 Марта
Мы все непременно считаем за честь.
Желаем успехов, побед, новых стартов,
И как же приятно, что вы у нас есть!
Пусть будет судьба к вам всегда благосклонна,
Подарит удачу и верных друзей.
Ведь каждая женщина счастья достойна!
Любви вам, достатка и радостных дней!
-
Пока зима на улице... 06.03.2017

«Зима – честное время года».
«Люблю, люблю зиму!
Прошла осень, в которой неизбежно прощание с тем, что стремилось уйти из нашей жизни.
Как деревья сбрасывают листья, чтобы уйти в зиму налегке, мы отпускаем всё лишнее.
Впереди весна — время, когда мы готовы к возрождению и расцвету.
А зимой хорошо наслаждаться тишиной и уютом. И, конечно, набираться сил рядом с теми, кто рядом с тобой всегда вне зависимости от времени года…»
-
Готовимся к празднику 8 марта! Важные рекомендации 03.03.2017

Выбор сценария – это главное, с чего всегда начинают подготовку любого утренника в детском саду. Сценарию следует уделить особое внимание. Значение имеет как сам сценарий, так и детали – музыка, украшения, атмосфера праздника, костюмы и разные приятные мелочи.
• Не стоит перегружать спектакль большим числом номеров – дети устают довольно быстро, и их рассеянность на пользу празднику не пойдет. Лучше пусть действо будет коротким, но красочным, ярким и запоминающимся.
• Можно использовать для создания сценария известную сказку, чтобы задействовать всех детишек. Идеальная цепочка праздника – это мини-спектакль, игры, стихи и песни.
• Все возможные форс-мажоры следует учесть заранее. Например, для стеснительного ребенка, которому тяжело дается зубрежка стихов и выступление на публике, лучше отвести роль с минимумом слов. Требовать от детей невозможного не следует, к каждому нужно подойти индивидуально, подобрав роль так, что ребенок с ней справился и не получил моральной травмы.
• Родители – лучшие помощники малышей на репетиции. Кто, как не они, поддержат любимых чад, вовремя похвалив, подсказав и поправив.
• Для повышения в детях чувства ответственности за предстоящий праздник можно украсить зал, где будет проходить спектакль, вмести с ними, а также нарисовать для родителей «пригласительные» билеты в виде открыток












