Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
КМО утырышы
15.11.2016
15 ноябрь көнне "Эстетик сәнгать үсеше ФГОСны тормышка ашыру кысаларында" темасы астында КМО утырышы уздырылды. №2, Кәзкәй, Тыңламас, Әҗәкүл, Такталачык, Куян балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.2 ачык шөгыль, мастер класслар күрсәтелде. Тема буенча чыгыш тыңланылды. Педагоглар эш тәҗрибәсен уртаклашып үзләренә бай эчтәлекле материаллар алып таралыштылар.
-
ФГОСны тормышка ашыру шартларында эстетик-сәнгать үсеше
15.11.2016
Балалар бакчачында "ФГОСны тормышка ашыру шартларында эстетик-сәнгать үсеше" темасына семинар практикум уздырылды. Гильфанова Зәйнәп Роберт кызы, Гайнуллина Гөлназ Рәсүл кызы "Кәҗә бәтиләре" темасына төзү/физик үсеш интегральләштерелгән ачык шөгыль күрсәттеләр.
-
Осенний бал 08.11.2016

Осенний праздник в старшей группе
Осенний бал прошел в виде утренника. Это праздник призывает воспитывать любовь к природе, Родине, развивать чувство дружбы,взаимопомощи, умение веселиться, развлекаться. Перед детьми ставится проблемная ситуация и они её решают посредством игры при участии Осени, Винни Пуха и Пятачка. -
Көз кызы бездә кунакта 03.11.2016

-
Кошларны озату 02.11.2016

-
Район куст тәрбиячеләренең методик берләшмәсе 20.10.2016

Кәзкәй балалар бакчасында "Азкомплектлы балалар бакчасында рус теле һәм сөйләм үсеше" дигән темага район куст тәрбиячеләренең методик берләшмәсе булып үтте.Тәрбияче Гомәрова Зөлфия А. 2 нче кечкенәләр төркемендә "Кем нәрсә ярата", зурлар төркемендә "Игрушки" занятиелары, мастер класс күрсәтте.
-
Зурлар төркемендә ата-аналар жыелышы 18.10.2016

18 нче октябрьдә зурлар төркемендә ата-аналар жыелышы булып үтте. Анда ата-аналарны белем бирү программасы белән таныштырылды. Ата- аналар үз чиратында үз фикерләрен әйттеләр, тәрбияче үзенең докладын "без өйрәткәннәр өйдә дә дәвам ителсә, балалар һичшиксез тәртипле, акыллы, белемле балалар булып мәктәпкә китәрләр. Без шушы юнәлештә эшләүне дәвам итербез, сез дә безне, безнең "жинел " эшебезне ихтирам итегез, безгә карата яхшы фикердә калыгыз" дип төгәлләде. Ата- аналар, тәрбиячеләре: Мингазова Г.А., Ибрагимова А.Р.дан бик канәгать булуларын житкерделәр.
-
Баланың бакчага ияләшү чоры 12.10.2016

Бакча – бала өчен әти-әни эштә чакта калып тору урыны гына түгел. Биредә ул яңа кешеләр белән танышырга, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә, билгеле бер норма һәм кагыйдәләрне үзләштерә, җәмгыятьтә яшәргә яраклаша.
Нәниләр балалар бакчасына йөри башлагач нигә еш авырый соң дигән сорауны һәрбер әти-әни үз-үзенә бирәдер мөгаен. Сабыйлар балалар бакчасына килгәч аны авыр кичерә. Чөнки монда алар ияләшкән мохит, ашау үзгәрә һәм башка кешеләр барлыкка килә. Яңалыкка ияләшкән вакытта баланың иммун системасы какшый һәм ул авырып китәргә мөмкин. Шуны да искәртеп узарга кирәк, баланың иммун системасы 3 яшькә генә ныгып җитә. Адаптация чоры берничә төркемгә бүленә:
1 стадия – бала балалар бакчасына тиз ияләшә, җиңелчә генә авырып алырга мөмкин;
2 стадия – баланың ияләшү вакыты 20-40 көнгә кадәр сузылырга мөмкин, сабый ешрак авырый (ОРВИ, бронхит, ангина), осложнениеләр булырга мөмкин;
3 стадия – авыр адаптация, 40-60 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Бала еш авырый (пневмония, бронхит), начар йоклый, ашамый, авырлыгын югалта. -
Туп,туп,тубыбыз. 10.10.2016

-
Бүләк урманына экскурсия 07.10.2016

Көннәр матур тору сәбәпле, форсаттан файдаланып 2 нче кечкенәләр төркеме белән экскурсияләргрә еш йөрибез. Якындагы паркта һәм урманда бик теләп күңел ачабыз.
Бу юлы Бүләк урманында гөмбәләр күзәттек. Балаларга өлкәннәрдән башка гөмбәгә тияргә ярамаганлыгын аңлаттык.










