Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Нептун көне 03.08.2016

Бакчада балалар өчен " Нептун көне " оештырылды.Балалар мавыктыргыч уеннардан рәхәтлек алды, әкияти геройлар белән очрашты
-
Туган көнем!!!! 02.08.2016

Балалар белән бик күп бәйрәмнәр үткәрәбез. Шулар арасында иң яраткан бәйрәмебез- туган көн бәйрәме!!!!
Гүзәл айда тугангадыр,
Гүзәл көндә тугангадыр,
Чып-чын гүзәл булгансың.
Җылы кояшның нурларын
Үзеңә, ахры, җыйгансың.
-
Хәрәкәттә – бәрәкәт. 01.08.2016

Саф һава тәнгә сихәт, шуны белеп яшәсәң, яшәвең булыр рәхәт! Без һәр көнне балалар белән спорт мәйданчыгында төрле хәрәкәтле уеннар уйныйбыз, аларның хәрәкәт активлыкларын, җитезлекләрен, тапкырлыкларын үстерәбез.
-
Ял паркына сәяхәт 29.07.2016

Бүген уртанчылар төркеме балалары белән ял паркына сәяхәткә бардык. Ул безнең ял итү, танышу, аралашу, милли тәрбия алу урыны булып тора.
-
Район үзәк китапханәсендә 28.07.2016

Безнең китапханәбез
Җылы, кояшлы, иркен.
Дөрестән дә, эш беткәч,
Шунда киләбез һәр көн.
-
Як- ягыңа кара әле , шифалы үлән тап әле. 27.07.2016

Балаларны дару үләннәрен танырга һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәнү эшен дәвам итү. Берничә агулы үлән турында төшенчә бирү. Балаларның дару үләннәрен куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру. Үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү максатыннан экскурсия оештырылды.
-
“Уенчыклар дөньясы” кибетендә кунакта 26.07.2016

Балаларда шат кәеф,дуслык,әдәплелек хисләре тәрбияләү максатыннан Мингазова Гөләндәм, Гибадуллина Рәзилә балаларны "Уенчыклар дөньясы" кибетенә кунакка алып бардылар. Анда аларны Рима һәм Чулпан апалары бик җылы каршы алдылар, уенчыкларга сак караш хисләре тәрбияләү максатыннан бик эчтәлекле итеп сөйләделәр. Безне тагын кунакка чакырып калдылар. Безгә бик күңелле булды.
-
“Яшелчәләр, җиләкләр, җимешләр – витаминлы азыклар”. 25.07.2016

Витаминнарның һәм минераль матдәләрнең төп чыганаклары булган – яшелчә, җиләк-җимешләрнең күптөрлелеге белән таныштыру. Яшәү өчен кирәкле матдәләр – витаминнарның җитмәве аркасында төрле авырулар килеп чыгуы турында дөрес караш формалаштыру. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең иң кирәкле компонентлар буларак, көндәлек туклану рационында булдыру хакында әңгәмә оештырдык.
-
Авыруларга каршы нык калкан 22.07.2016

Бала организмы – бик тә төгәл көйләнгән система, анда берни дә артык түгел, шуңа күрә аңа дөрес тәэсир итә белү бик мөһим. Үз вакытында үткәрелгән һәр чыныктыру чарасы балаларга сизелерлек тәэсир итә. Мондый балаларның чыдамлылык күрсәткечләре югарырак була, алар яхшырак йөгерәләр, сикерәләр, авыруларга бирешмиләр. Төймәләр өстеннән яланаяк йөрү баланың аягына уңай тәэсир итә.Ул нерв нокталарына көчле тәэсир итә, яссы табанлыкны, аяктагы арыганлыкны киметә
-
Вакытны бушка уздырмыйбыз!!!!!!!!!!! 21.07.2016

Балалар уены – уйлау сәләтен, спорт тәҗрибәсен берьюлы таләп итүче уен. Ул балаларның физик һәм акыл үсеше өчен бик кирәк. Без дә вакытны бушка уздырмыйбыз, төрле дидактик, логик, хәрәкәтле, сүзле, җырлы , биюле уеннар уйныйбыз.










