Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
"Йолдызлык - 2016" 01.02.2016

1 февраль көнне бакчабызда "Йолдызлык - 2016" бәйгесенең 2 туры узды. Катнашкан барлык балаларда бик матур чыгыш ясадылар. Зур сәхнәгә менеп тагы да зур үрләр яулауларын телибез.
-
"Могжизалы юллар" 20.01.2016

Ромашка балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Могжизалы юллар” исемле ярыш-уен булып үтте.Мәктәпкә әзерлек А төркеме белән Б төркеме көч сынаштылар.Балалар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган шигырьләр,жырлар башкардылар, ситуатив мәсьәләләр чиштеләр, шөгыльләрдә алган белемнәрен практикада ныгыттылар. Уен- ярыш балаларыбызның күңелләрендә уелып калып, киләчәктәдәдә төрле очракларда югалып калмаслар дип ышанып калабыз.
-
Конкурс "Юный чтец" 19.01.2016

19 январь көнне "Ромашка балалар бакчасында район күләмендә үткәрелгән "Юный чтец" конкурсының сайлап алу туры үтте. Катнашкан балаларыбызга уңышлар телибез.
-
Юлда йөрсәң, уяу бул,юл кагыйдәләрен бел! 18.01.2016

Балалар юл - транспорт һәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын тизрәк һәм дөрес таба белсеннәр өчен балалар бакчасында махсус эш алып барыла.Шөгыльләр барышында балаларга төрле ситуацияләрдән чыга белү юлларын аңлатырга өйрәтергә тырышабыз, юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялибез.
-
"Хуш киләсең Яңа ел!" 28.12.2015

Яңа ел – һәркем көтеп алган иң серле бәйрәмнәрнең берсе! 1 нче кечкенәлә төркемендә дә “Яңа ел” иртәсе булып узды. Балалар бик теләп катныштылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлап, биеп күрсәттеләр, ярышларда көч сынаштылар. Бәйрәмдә актив катнашып ата-аналарны сөендерделәр!
-
Яна ел бәйрәме
25.12.2015
Бакчабызда Яңа елга багышланган бәйрәм иртәләре башланды.Балалар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, жырлар жырладылар, бәйрәм ахырында Кыш бабаай белән Кар кызы балаларга бүләкләр өләштеләр, истәлеккә балалар белән фотога төштеләр.
-
Афәрин, кызлар! 09.12.2015

Район Башлыгы призына биючеләр бәйгесендә кызларыбыз: Мирзаханова Л.Р., Вакилова Л.Ф., Гайнуллина Г.Р., Гайнанова Ч.Ф., Хабибуллина А.М., Туктарова Э.В., Хасанова Л.Х., Закиржанова Л.Р.,Сабирова Р.Р., Ибрагимова А.Р., Гибадуллина Р.М.лар катнашып, гала концертта халкыбызның каз өмәсе күренешләре белән бизәп, татар биюен башкардылар, район Башлыгының Дипломы белән бүләкләнделәр. Киләчәктә дә чыгышларыгызның тамашачылар алкышлавына күмелеп, сәхнә йолдызлары булып балкуыгызны телибез. Афәрин, кызлар!
-
"Ромашка" кызлары дэртле бюлэре белэн халыкны соендерэ. 08.12.2015

Биюченен итэклэре,
Бии-бии кыскара.
Биючегэ суз эйтмэгез,
Бии- бии остара.
-
Чәчтарашханәдә кунакта 08.12.2015

Мингазова Г.Ә. уртанчылар төркеме балалары белән “Чәчтарашханә”дә кунакта булып кайтты. Балалар кайткач үзләре дә шул рольгә кереп уйнадылар. Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә, матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. Төрле тормыш шартларын уйнап караганда, балалар бер-берсенә юл куярга,кешеләрдә азрак ялгышырга,конфликтлардан читтә калырга,үзара дус чолганыш тудырырга гадәтләнәләр. Шушы уеннар вакытында баланың шәхесе формалаша, аң дәрәҗәсе үсә, ихтыяр көче арта.
-
Ярдәм итик кошларга 07.12.2015

Лотфуллина Л.Г: Балаларны кошлар турында кайгыртырга, өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга, кош оялары ясарга өйрәтү.
Кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек тәрбияләү.
Җимлек ясап бирде миңа
Абыем Сәлим.
Шуңа хазер кошлар өчен
Җим сибәм мин.
Бире килә күк күгәрчен,
Песнәк,чыпчык.
Җыелалар бер-бер артлы,
Пыр-пыр очып.










