Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Чәчәкләр нигә шиңгән? 22.10.2015

Балаларда үсемлекләрне күзәтә белү сыйфаты, тирә-юньгә кызыксынучанлык тәрбияләү. Гади генә тәҗрибәләр ясап, балаларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү, халык авыз иҗатына кызыксынуларын арттыру. Балалар белгән табигать күренешләрен күзәтеп, алар арасында үзара бәйләнеш булуы турында нәтиҗә чыгарырга өйрәтү максатларын истә тотып мин Ләйсән Глүс кызы прогулка вакытларында күзәтүләр оештырам
-
Тәрәзә ачык- янына барма!!! 21.10.2015

Тәрәзәдән егылып төшүләрнең бигрәк тә соңгы елларда артып китүе ни белән бәйле соң? Фаҗигаләр пластик тәрәзә куйдыру таралыш алгач күбәйгән икән. Бер яктан, яңа тәрәзәләр уңайлы да, җылыны да яхшы саклый. Шул ук вакытта кечкенә балалары булган кешеләр өчен алар зур куркыныч тудыра.Заманча җайланмаларны нәни бала да бик җиңел ача, тәрәзәгә куелган москит челтәрләре аркасында исә нәни курку хисен сизми. Челтәр исә ертылмаган очракта да, аның беркетмәләре сабый авырлыгына чыдый алмый. Нәтиҗәдә, еш кына балаларның тәрәзә тирәсендәге уеннары бик аяныч тәмамлана. Шул вакыйгаларны булдырмау максатыннан уртанчылар төркеме балалары белән Гөләндәм Әхмәтсафа кызы әңгәмәләр үткәрде.
-
Уйныйбыз да, уйный, уйнап һич тә туймыйбыз. 20.10.2015

Бакчабызга кайтартылган лего конструкторлар белән балаларыбыз кызыксынып уйный. Лего конструкторларны белем бирү эшчәнлегендә һәм ирекле вакытта да тәкъдим итәбез. Конструктор белән уйнау баш һәм кулны бергә эшләтә, баланың бар яклап та үсешенә этәргеч бирә. Балаларның уенга карата кызыксынучанлыгы кимеми. диеп Голшат Риф кызы фикерләре белән уртаклашты
-
Юлда сак булыгыз!! 19.10.2015

Юлда, урамда, транспортта үз-үзеңне дөрес тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту максатыннан чыгып, мин Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы, "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" түгәрәге кысаларында мәктәпкә әзерлек "Б"төркеме балалары белән бакчыбыздагы ПДД бүлмәсендә сәяхәттә булдык. Балалар яңа кайтарылган әсбаплар белән таныштылар, белемнәрен арттырдылар
-
Юлларда сак йөрик. 16.10.2015

Бер-беребезгә ихтирамлы һәм дус булып,иптәшләребезне үз итеп һәркөн яраткан бакчабызга ашыгабыз.Килгәндә һәр беребез юл белән очраша.Ә ул юлларны хәвефсез хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның имнлеген тәэмин итә. Мәктәпкә әзерлек "А" төркеме балалар белән иртәнге әңгәмәдә шул хакта сөйләштек.
-
Консультпунктка рәхим итегез! 15.10.2015

Район педагогларына методик ярдәм күрсәтү максатыннан бакчабызда косультпункт эшләп килә. Бу атнада “Тылсым” балалар бакчасы тәрбиячеләре безнең коллективта булып киттеләр, аларга "Балалар бакчасында үстешле предметлы пространстволы тирәлек" һәм "Түгәрәк эшчәнлекләре өчен проектлар төзү"темаларына өлкән тәрбияче М.Т.Зайнуллина, тәрбячеләр Г.Ә.Миггазова, Л.Р.Закирҗанова консультацияләр уздырдылар. Консультпунктта эшчәнлек план нигезендә ел дәвамында бара, рәхим итегез!
-
ЛЕГО РОБОТ-ФИЛ БЕЗДӘ КУНАКТА" 14.10.2015

Балалар бакчасыннан ук "Лего-робот" техникасы белән танышуны дәвам итәбез. Бүгенге робот-фил балаларның җылы якта яшәүче җәнлекләрнең көнкүрешләре белән таныштырды, танып белү эшчәнлекләрен үстерде.
-
"Әкиятләрдә көзге бизәкләр" 13.10.2015

Без "Ромашка " балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм ата- аналар белән "Көзге бизәкләр" темасына конкурс уздырдык. Төрле яфраклардан?
табигый материаллардан, апликация алымын кулланып, әкияти иллюстрациялар ясадык.
-
Әкиятләр илендә 12.10.2015

Мин - Йомры икмәк, Йомры икмәк
Әржә төбеннән себерелгән,
Каймакта басылган
Мин әбидән дә качтым,
Мин бабайдан да качтым,
"Ромашка" балалар бакчасына килеп життем.
-
Адаптация 09.10.2015

Адаптация-яраклашу дигән мәгънәне аңлата. Балалар бакчасында адаптация чоры һәр бала өчен төрлечә үтәргә мөмкин.
Ата-аналар да бала өчен борчылалар, балалар бакчасы таләпләренә ияләшәләр. Бала, балалар бакчасына карата уңышлы адаптация чоры үтсен өчен, ата-аналарның бакчага карата уңай мөнәсәбәттә булулары, балада да шундый фикер тәрбияләүләре шарт.
Баланың адаптация процессына аның психик һәм физик үсеше, сәламәтлеге, чыныгуы, үз-үзенә хезмәт күрсәтә белүе, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашуы, сабыйның шәхси үзенчәлекләре, ата-аналарның борчылу дәрәҗәләре дә тәэсир итә. Әйтеп үткәннәр балада булмаса адаптация чоры авыррак үтә. Баланың сәламәтлегенә зыян килә.
Бала тәрбияләүдә барыгызга да уңышлар, сабырлык, сәламәтлек, түземлелек телибез.










