Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
"Бииләр итек - читекләр!" 16.07.2015

-
Беренче эш көне белән котлыйбыз!!! 15.07.2015

Шушы көнгә кадәр бакчабызда тәрбияче ярдәмчесе булып хезмәт куйган Рәзинә Сабирова бүгеннән - тәрбияче. Ул 1 кечкенәләр төркеменә нәниләр кабул итә. Аны чын күңелебездән беренче эш көне белән (тәрбияче буларак) котлыйбыз. Аңа саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!!!
-
Яллардан соң яңа көч белән!!! 14.07.2015

Ел буе көтеп алынган яллар күңелле хәтирәләр, истәлекләр калдырып үтеп тә китте. Яңа көч туплап, яңа идеяләргә "баеп" бакчабызның бер төркем тәрбиячеләре бүгеннән эшкә чыктылар. 1 кечкенәләр төркемендә Рәзинә Сабирова, 2 кечкенәләр төркемендә Гөлнәрия Хисаева, уртанчылар төркемендә Лилия Хисматуллина, зурлар төркемендә Альбина Хабибуллина, мәктәпкә әзрелек төркемендә Зәйнәп Гильфановалар балаларның көннәре күңелле һәм файдалы үтсен өчен тырышып хезмәт куялар.
-
Кемнәр кайда? ... Ә без отпускага!!!!!! 13.07.2015

Күңелле җәй һәм, әлбәттә, иң озын каникуллар 1 июньнән башлана. Барлык ата-аналар да шул җәйге көннәрдә балаларының рәхәтләнеп ял итүләрен, көч туплауларын һәм истә калырлык тәэсирләр алуларын телиләр. Ә моның өчен бары тик балалар бакчасына гына килергә кирәк. Уеннар, җырлар, биюләр, төрле бәйрәмнәр, фотога төшүләр, экскурсияләргә барулар белән бергә вакытны кызыклы итеп уздыру алар өчен бик тә кирәкле! Балаларыбызның шат авазлары тынмасын бакчабыз гөрләп торсын өчен тәрбиячеләребез: Галимарданова Гөлшат Риф кызы (икенче кечкенәләр ), Мингазова Гөләндәм Әхмәтсафа кызы (уртанчылар төркеме), Гибадуллина Рәзилә Марсель кызы (зурлар төркеме), Гайнуллина Гөлназ Рәсүл кызы (мәктәпкә әзерлек “А” төркеме), Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы (мәктәпкә әзерлек “Б” төркеме) Закирҗанова Лилия Рәмзил кызы (бар төркемгә дә керүче)
1 июньнән- 13 июньгә кадәр тырышып эшләделәр. Ә хәзер инде менә яңа уку елына “көчләр” җыярга җәйге ялга китәбез!! УРРРААА
-
Фантиклар көне 10.07.2015

Яшь буынга тирә-юнебездәге гүзәллекне күрергә ташландык материаллар белән эшләүгә һәм шулар нигезендә иҗат итәргә, уйлап табарга өйрәндек . Бар бала да эш барышында актив катнаштылар. Эшнең нәтиҗәсе – матур рәсемнәргә карап сокландык, сөендек. Балаларның эстетик зәвыгын,иҗади фантазияләрен үстердек .
-
Төрле- төрле китаплар 09.07.2015

Китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштырдык
Китап төрләре: дәреслекләр, әкиятләр, җырлар һ.б.җыентыклар белән таныштык
Балаларда китапка сакчыл караш тәрбияләдек.
Китап укырга яратам
Вакыт булган чакларда.
Рәхмәтләрем чиксез минем
Китап язучыларга.
Сердәшчем дә, киңәшчем дә,
Якын дустым да китап.
Дөньядагы бар нәрсәне
Сыйдырган нурлы китап.
Китап дусты кешеләрнең
Һәм иң якын сердәше.
Һәрвакытта кирәк була
Безгә китап киңәше.
Кешеләрнең күзен ача
Безнең яраткан
Китап!!!!!!
-
Кайсы мультфильмнан? 08.07.2015

Тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Ә телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, бала үз фикерен тулысынча сөйләп бирә алмый. Дөрес сөйләргә өйрәнмәгән бала дөрес итеп яза да алмый. Дөрес сөйли алмау баланың рухи халәтенә дә начар тәэсир итә, ул кимсенә, боега, җавап бирүдән читләшергә тырыша, ятсына. Шушы максатларны истә тотып бүген без “Кайсы мультфильмнан?” исемле викторина уздырдык. Таныш булган УМК мультфильмнарын искә төшердек, эчтәлеген сөйләдек, рәсемнәрен ясадык, геройларын әвәләдек, үзебезнең фикерне әйтергә кыенсынмаска өйрәндек.
-
Мыльные пузыри – не ново, но весело и познавательно! 07.07.2015

-Ой! Смотри!
Какой большой!
-У меня зато двойной!
-Фу, ты! Лопнул!
Вот опять!
-Не умеешь ты пускать !
Посмотри-ка! Мой легко
Улетел так высоко!
Я пускала из катушки ,
Из соломинки – подружка.
Надували мы, пыхтели.
Даже щеки заболели!
Но и завтра мы вдвоем
Мыльные пузыри – забава любимая всеми! Малыши заворожено смотрят на полет удивительных радужных шаров. Дети постарше не устают выдувать их – кто больше, да чей дальше улетит! Да и взрослые при случае не прочь поднять себе настроение и вновь окунуться в детскую безмятежную игру. А еще мыльные пузыри могут быть предметом научных исследований и настоящим искусством .
Дети дошкольного возраста сами не подозревают, что всё своё детство они занимаются научным исследованием. Что? Где? Когда? Почему? Зачем? Вот и детки из моей группы невольно стали исследователями. Одна из девочек при мытье рук с мылом сложила указательный и большой пальчики в колечко и стала выдувать пузыри. Остальные, глядя на неё стали делать то же самое. И тут посыпались вопросы: «А почему у него пузырь больше, а у меня меньше?», «Почему они летают?» «А почему пузыри так быстро лопаются? Мама мне покупала в магазине мыльные пузыри , их было много и они летали…».
-
Актанышның истәлекле урыннары 06.07.2015

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт. Безнең Актанышыбызда истәлекле урыннар бик күп, шуларның берсе “Җиңү паркы”.
Бөек Ватан сугышы елларында туган җирен яраткан һәр кешенең батырларча сугышуы һәм илне дошманнардан саклап калуы турында сөйләштек, парктагы төрле һәйкәлләрне күзәттек.
-
"Әтәчкәй" дә кунакта 03.07.2015

“Ромашка” балалар бакчасы һәм “Әтәчкәй” балалар бакчасы арасындагы хезмәттәшлекне, төрле чараларда аралашу әдәбен, дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләүне күз алдында тотып кунакта булдык. Без аларга кечкенә генә концерт куйдык, үзебезнең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштык. Балалар, тәрбиячеләр белэн әнгәмә үткәрдек. Безнең дуслык җепләре тагы да ныгыды.










