Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Комлыкка ком салабыз 02.07.2015

Хезмәт эшчәнлеге аркасында балаларның гомуми үсеш дәрәҗәсе арта, төрле нәрсәләр белән кызыксыну даирәләре киңәя, кечкенә генә булса да хезмәттәшлек формалары һәм эш ярату, тапшырылган эшкә җаваплы карау кебек сыйфарлар өстенлек ала. Алар белән бергәләшеп эшләү, кирәк вакытта киңәш белән ярдәм итү, балаларның кечкенә уңышларына да сөенү, мактау бала шәхесенә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә.
-
день нептуна 01.07.2015

А к нам в детский сад приходил царь-государь подводного царства, Нептун! В том, что он придёт дети не сомневались, поэтому что он обещал им ещё в прошлом году, что обязательно придёт. Дети ждали его с нетерпением, ведь все любят плавать и плескаться, соревноваться в ловкости и смелости. А ещё конечно ИГРАТЬ с Нептуном и Лешим в весёлые игры, отгадывать загадки Кикиморы и соревноваться друг с другом. «Рыбки»-девочки средней группы плескались среди «водорослей», «русалочки»-девочки старшей группы водили хоровод, а ребята старшей группы рассказали стихи из жизни рыб, ещё и песню спели Нептуну про лето и море. А Нептун в свою очередь, подготовил детям подарки - не только веселье и смех, но и вкусные ракушки из зефира на завтрак, а ещё настоящую морскую ВОЛШЕБНУЮ воду. Тех, кого Нептун этой водой обрызгал - станут расти ещё быстрее
-
Без биибез, биибез. 30.06.2015

Без биибез, биибез ,
Якты көннән туймыйбыз.
Кулны кулга чаба-чаба,
Биибез дә, биибез,
диделәр бүген балалар чөнки бүген бездә балалар дискотекасы булды. Музыкаль ишетү сәләтләрен камилләштерү, ритмны тоюны , көйнең үзгәргәненә хәрәкәтләрне үзгәртүләрен үстерү, халык һәм классик көйләренә кызыксыну тәрбияләү максатларын истә тотып тәрбиячеләр күңелле күңел ачу үткәрделәр.
-
"Теремок" курчак театры 29.06.2015

Балалар бакчасы тәрбиячеләре, әти-әниләр һәм балалар белән берлектә балаларга рус телен өйрәтү, УМК программасы буенча үзләштерелгән материалны кабатлау һәм ныгыту өчен мәктәпкә әзерлек ”б” һәм 2 кечкенәләр төркемнәре «Теремок» әкияте буенча рус телендә һәм туган телдә курчак театры күрсәтеләр . Барлык атрибутларны, декорацияне пәрдәне, курчаклар һәм йортны – балалар үз куллары белән ясадылар
-
«Алтын бөртекләре аяк астында» Дару үләннәре көне 26.06.2015

Июнь – дару үләннәре җыярга иң кулай айларның берсе. Үзебезнең балалар бакчасы тирәсендә үсә торган үсемлекләрне, дару үләннәрен өйрәндек. Бу дару үләннәре турында бик күп мәгълүмат тупладык. Дару үләннәренән гербарийлар ясарга киптерергә куйдык.
-
Безнең уеннар 25.06.2015

Саф һавада үткәрелгән уеннарда балаларның төп хәрәкәт эшчәнлеге: йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту кебек күнекмәләр камилләшә. Балаларда физик сыйфатлар: җитезлек, тизлек, көчлелек, түземлелек тәрбияләнә. Уеннарның үзенчәлекле яклары шунда: аларда ярышу, хезмәттәшлек, хәрәкәтләрдә күмәклек, бердәмлек өстенлек итә. Алар организмга һәрьяклап тәэсир ясый, уеннарда катнашучыларда мөстәкыйльлек тәрбияли, уеннарның эчтәлеге кәефне күтәрә, уңай кичерешләргә этәрә.
-
Кинотеатрда кунакта 24.06.2015

Бүген балалар белән без "Яшьлек" кинотеатрына сәяхәт кылдык. Анда төрле куркыныч хәлләрне һәм аларның нәтиҗәләрен сүрәтләп күрсәтелгән мультфильм карадык. Табигатьтә, өйдә, юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен ныгыттык
-
День наоборот 23.06.2015

День озорников, день, когда можно и нужно всё поставить с ног на голову. В группе — стулья повёрнуты спинками к столам. Плакаты написаны слева направо, рисунки, фотографии висят вверх тормашками. Мальчики надели девичью одежду, а девочки — мальчишескую. В группу заходили спиной вперёд со словами приветствия «До свидания!» и «Приятно было увидеться!». Очень весело провели день.
-
"Комнан серле замоклар" 22.06.2015

Комнан сарайлар кордык,
Хыялда шул сарайларны
Бизәдек. Шунда тордык
Дуслар, иптәшләрне дәштек
Аның саен кабат-кабат
Яңасын төзи бирдек!!!!!!!!!!
-
Актапинең шәһәрдәге маҗаралары 19.06.2015

Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан чыгып 2 кечкенәләр төркеме балалары Актапигә урамда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.










