Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Театр эшчэнлеге 23.11.2015

Закиржанова Лилия Рамзилевна: Шөгыльләрдә театральләштерелгән уеннар бик еш кулланабыз. Театральләштерелгән уеннар балаларда театрга кызыксыну уята. Мондый шөгыльләрдә балалар персонажга хас хәрәкәтләрне ясарга кешенең эмоциональ хәлен сурәтләргә өйрәнәләр. Балалар әкиятнең эчтәлеген, әсәрне бик тиз һәм яхшы итеп истә калдыралар. Бүген 1 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар УМК әкиятләрен өйрәнүләрен дәвам иттеләр. Барысына да кызык һәм аңлаешлы булды.
-
Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел! 20.11.2015

Сабирова Рәзинә Рафил кызы: Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Балаларның иминлеген саклау өчен бу аеруча мөһим. Юлда сак булырга ,юлны аркылы чыкканда игътибарлы булырга өйрәтәбез.
-
Домино уйныйбыз! 19.11.2015

Гибадуллина Рәзилә Марсель кызы: Мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, холыклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла, ә шуларның иң әһәмиятлесе, үтешлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.
Уеннар тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатларда тәрбияли. Уеннар ярдәмендә балалар тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтиярлы булып үсә. Кечкендән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Кичке ял вакытларында уртанчылар төркемендә өстәл уеннары уйныйбыз- Доминоларда уйнарга өйрәнәбез.
-
ОД по русскому языку 18.11.2015

Ибрагимова Альбина Рашитовна:
Для каждого народа родной язык - самое дорогое и святое богатство. Сохранить и передать это богатство своим детям - долг каждого человека.
Во исполнение Закона Республики Татарстан "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан" в дошкольных образовательных учреждениях с сентября 2012 года началось внедрение новых учебно-методических комплектов (УМК) по обучению детей татарскому и русскому языкам.Цель программы: научить дошкольников свободно говорить на обоих государственных языках республики. Говоря о новой программе, мы имеем в виду русский язык для татароязычных семей и татарский язык для русскоязычных семей. Планируется, что дети в возрасте 4-5 лет должны знать 62 слова, 5-6 лет 45 слов, 6-7 лет 60 слов (всего 167 слов) на татарском и русском языках
-
Коротышкаларда ярыш ! 17.11.2015

Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы: Балаларның хәрәкәт активлыгын арттыру; коротышкаларда йөри белү, тигезлекне саклауларын ныгыту. Тизлек, җитезлек, тапкырлык сәләтләрен үстерү. Бер- береңә ярдәм итү, табигатьне ярату, үзара дус һәм татулык сыйфатлары булдыру максатыннан ярышлар оештырдык.
-
Бездә бүген туган көн! 16.11.2015

Хабибуллина Альбина Мөдәрис кызы: Бүген безнең Таңсылуга 5 яше - туган көне. Без "Ак калач" уенын уйнадык, теләкләр теләдек, биедек, җырладык. Туган көн шундый күңелле булды. Без аңа открытка, чәчәкләр ясап бүләк иттек.
-
Нәни рәссамнар!!! 13.11.2015

Мингазова Гөләндәм Әхмәтсафа кызы: Балаларны әйләнә-тирә дөнья матурлыгын күрә белергә өйрәтү , табигатьтә , көнкүрештә эстетик тойгыларын үстерү.Сәнгать әсәрләренең эчтәлегенә төшенә , картиналарны дикъкать белән карый , музыка , әкият , хикәяләрне игьтибар белән тыңлый белүләренә ирешү. Рәсем сәнгатенә кызыксыну уяту. Предметларның формасы , төсе , төзелеше турындагы кузал-лауларын киңәйтү , шуларны рәсемдә күрсәтергә өйрәтү.Рәсем ясаганда төсләр һәм төсмерләрне кулланырга өйрәтү. Катлаулы предметларны сүрәтләгәндә рәсемдә аларның кисәкләренең дөрес урнашуын , зурлыклары буенча нисбәтен дөрес күрсәтергә, түгәрәк , озынча , турыпочмаклы һәм өчпочмаклы формаларны (җиләк-җимеш , яшелчә, гөмбә ,агачлар , балыклар һ.б.) сүрәтләргә өйрәтәм
-
Әкияттә кунакта 12.11.2015

Галимарданова Гөлшат Риф кызы:
Әкиятләр – халык иҗатының бик борынгы төре. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы. Без икенче кечкенәләр төркеме балалары белән әкиятләрне сәхнәләштерәбез. Балаларның мондый уеннар аша туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтәм, әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артырам, иҗади сәләтләрен үстерәм. Балалар сәхнә белән танышалар. Анда чыгыш ясарга өйрәнәбез дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбиялим.
-
"Осенний бал" 11.11.2015

Сегодня подготовительная «Б» группа и воспитатели: Ибрагимова Альбина, Мирзаханова Лилия, Лотфуллина Лейсан провели праздник для детей детского сада. Цель праздника: создать условия для эмоционального отдыха детей, творческого взаимодействия со сверстниками и взрослыми, вызвать положительные эмоции.
Задачи: Развивать интерес к осеннему времени года, творческие способности детей, воспитывать соревновательный дух, умение поддерживать друг друга
Обучающие – обобщить представления воспитанников о празднике осени .
Развивающие – развивать логическое мышление, воображение, смекалку, познавательную сферу; танцевальные движения и общую моторику.
Воспитательные – воспитывать эмоциональную отзывчивость, укреплять дружеские взаимоотношения во время конкурсов
-
Гомуми ата-аналар җыелышы. 10.11.2015

Федераль таләпләр буенча, балалар бакчасында тәрбиячеләр, иң беренче, баланы ШӘХЕС итеп тәрбияләргә, аның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алырга, кызыксынучанлык, хисси, иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерергә, акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мохит тудырырга, аңа күнекмәләр бирергә, эшкә өйрәтергә тиеш. Аннан соң гына балаларга белем бирү өстендә эшләргә дигән аңлатмалар тора. Шушы таләпләрне тормышка ашыру өчен бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес, аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш. Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү-бүгенге көннең иң мөһим бурычы. Шуны истә тотып үткәрелгән җыелышта ата-аналар чыгыш тыңладылар, анкета сорауларына җавап бирделәр, тарату материалы белән таныштылар, видео материал карадылар, уеннар уйнадылар, әкият сәхнәләштерделәр.










