Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» образовательное учреждение «Новокурмашевская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе филиалы "Яңа Кормаш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, с. Новое Курмашево, ул. 1 Мая, д. 119 а |
| Телефон: | +7(855)-525-28-58 |
| E-Mail: | SNkurmash.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокурмашевская НОШ-ДС" |
| Руководитель: | Хафизова Фарида Фавасимовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 4 ученика |
| У нас учат: | 2 учителя |
Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» образовательное учреждение «Новокурмашевская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе филиалы "Яңа Кормаш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
“Билгесез солдат” көне 04.12.2019

8, 9 нчы классларда 3 нче декабрь көнне – “Билгесез солдат” көненә багышланган чара узды. Класс җитәкчесе - Хабибуллина И.И.
-
“Көчле рухлылар” 03.12.2019

2 нче декабрь – инвалидлар декадасына карата “Көчле рухлылар” исеме астында 5,7 нче сыйныфларда класс сәгате булды. Класс җитәкчесе – Солтанова Г.Д.
-
СПИДка каршы көрәш 02.12.2019

1 нче декабрь – СПИДка каршы көрәш акциясенә карата 9 нчы сыйныфларда класс сәгате үтте. Класс җитәкчесе - Хабибуллина И.И.
-
Олимпиадалар
30.11.2019
Бу атнада да район үзәгендә республикакүләм олимпиадаларның муниципаль турлары үткәрелде. 25 нче ноябрь көнне биология фәненнән 9 нчы класс укучысы Хабибуллин Айдар һәм 7 нче класс укучысы Зиязетдинова Адилә, 26-27 нче ноябрь көннәрендә тормыш иминлеге нигезләре фәненнән 5 нче класс укучысы Мифтахов Рәмзил һәм 9 нчы класс укучысы Хабибуллин Айдар, 29-30 нчы ноябрь көннәрендә физкультура фәненнән 7 нче класс укучысы Зиязетдинова Адилә катнаштылар. Җитәкчеләре Гардисламова Ф. М. Һәм Зиязетдинов Х.Х.
-
Әниләр көне
30.11.2019
29 нчы ноябрь көнне мәктәбебездә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Солтанова Г. Д. оештырды. Бәйрәмдә әниләр ике командага бүленеп ярыштылар, үзләренең көчләрен сынадылар. Уеннар укучылар башкаруында җырлар, биюләр һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәм кичәсе, әниләр алып килгән, тәмле сый-хөрмәтләр белән чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм бик күңелле үтте!
-
“Батарейка” акциясе 29.11.2019

Бу атна барышында без мәктәбебез белән кулланылышта булган батарейкаларны җыю буенча акциягә кушылдык. Мәктәптән барысы 3 кг 630 г батарейка җыеп тапшырылды. Иң күп батарейка алып килүчеләр Зарипов Илнар ( 4 класс ) – 636 г., Адиева Фирүзә ( 5 класс ) – 482 г., Мифтахов Рәмзил ( 5 класс ) – 1 кг 138 г., Хабетдинов Нәркиз ( 7 класс ) – 684 г., Рашитов Риназ ( 8 класс ) – 690 г.
Район мәктәпләре арасында батарейка җыю буенча мәктәбебез призлы икенче урынны яулады. Молодцы!
-
“Әнием – күз нурым!” 28.11.2019

“Актаныш-информ” мәгълүмат агентлыгының “”Актаныш авазы” телевидениесе тарафыннан Әниләр көне уңаеннан оештырылган “Әнием – күз нурым!” видеобәйгесендә катнашып, 2 нче класс укучысы Шакирова Алинә һәм 3 нче класс укучысы Собханова Алсу “Иң матур шигырь” сөйләүче исеменә лаек булдылар. Укытучылары Шәймөхәммәтова Э.Г. һәм Хафизова Ф.Ф.
-
“Все краски жизни для тебя!”
26.11.2019
В школе был проведен конкурс рисунков , посвященный ко Дню Матери - “Все краски жизни для тебя!” Рисунки учащихся, занявшие 1 место в школе, были отправлены на районный тур. Это ученики 4 класса Валиев Тимур, Собханов Амир, ученица 3 класса Собханова Алсу
-
Йомгаклау әңгәмәсе 20.11.2019

19 ноябрь көнне Мари Суыксу мәктәбендә 9 нчы сыйныфлар арасында рус теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү кысаларында алдан биреп карау әңгәмәсе үткәрелде. Безнең 9 нчы сыйныф укучылары әңгәмәдә катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Аларның төп имтиханнарны да шулай уңышлы тапшыруын телибез.
-
Технология дәресендә 18.11.2019

5,7 класс кызлары технология дәресләрендә аш-су әзерләү серләренә төшенәләр. Укытучы Хафизова Ф.Ф.









