Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» образовательное учреждение «Новокурмашевская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе филиалы "Яңа Кормаш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, с. Новое Курмашево, ул. 1 Мая, д. 119 а |
| Телефон: | +7(855)-525-28-58 |
| E-Mail: | SNkurmash.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокурмашевская НОШ-ДС" |
| Руководитель: | Хафизова Фарида Фавасимовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 4 ученика |
| У нас учат: | 2 учителя |
Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» образовательное учреждение «Новокурмашевская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе филиалы "Яңа Кормаш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Физический огонек 15.03.2019

11 нче март көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында 7-8 нче класс укучылары катнашында үткәрелгән "Физический огонек" конкурсы булды. Команда составында: Хабибуллин Айдар, Рәшитов Элмир - 8 класс, Хафизова Айназ - 7 класс.
-
Олимпиададан җиңү белән. 05.03.2019

28 нче февральдә “Бүләк” базасында башлангыч класс укучыларының олимпиадасы булды. Монда безнең мәктәптән 3 класс укучысы Вәлиев Тимур математика, 4 класс укучысы Корбанова Рузия рус теленнән үз белемнәрен сынады. Вәлиев Тимур үз классташлары арасында призер булды. Тимурны һәм аның укытучысы Хафизова Фәридә апасын чын күңелдән тәбрик итәбез.
-
Гражданнар оборонасы көне 05.03.2019

Барлык мәктәп укучылары белән тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Зыязетдинов Хатыйп Хаккый улы Гражданнар оборонасы көнен билгеләп үтү буенча класс сәгате үткәрде.
-
Минем әти иң-иңе 28.02.2019

“Минем әти иң-иңе” ачык Республикакүләм иҗат конкурсына 26 нчы февраль көнне йомгак ясалды. “Бәйрәмгә инша” номинациясендә 4 класс укучылары Адиева Фирүзә 3нче урын, Шәймәрдәнова Айгөл 2 нче урын яуладылар. Укытучылары: Шәймөхәммәтова Э.Г. Котлыйбыз, кызлар!
-
Рус теле конкурсында 28.02.2019

26 нчы февраль көнне район буенча уздырылган диктант язу конкурсында безнең мәктәптән Зиязетдинова Адилә катнашты һәм призер булды. Укытучысы:Хабибуллина Илсөяр Илгиз кызы.Котлыйбыз сезне!
-
"Математик регата" конкурсы 27.02.2019

26 нчы февраль көнне Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында 7-8 нче класс укучылары катнашында үткәрелгән "Математик регата" конкурсы булды. Команда составында: Хабибуллин Айдар, Рәшитов Элмир - 8 класс, Хафизова Айназ - 7 класс. Укытучылары: Гардисламова Ф.М.
-
Булачак солдатлар сынатмый. 27.02.2019

26 нчы февраль көнне 9 класс укучылары- Зиязетдинов Камил, Нуретдинов Сәйдәш, Корбанов Илшат район күләмендә узган бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар: призлы 3нче урынга лаек булдылар.
-
Җәмгыять белеменнән биреп карау сынавы 22.02.2019

22 нче февраль көнне район үзәгенең “Бүләк” базасында җәмгыять белеме фәненнән биреп карау имтиханы булды. Безнең мәктәптән анда 9 класс укучысы Зиязетдинов Камил үзенең мөмкинлекләрен сынап карады.
-
Биреп карау сынавы 22.02.2019

21 нче февраль көнне район үзәгенең “Бүләк” базасында география фәненнән биреп карау имтиханы булды. Безнең мәктәптән анда 9 класс укучылары Зиязетдинов Камил, Нуретдинов Сәйдәш, Корбанов Илшат үзләренең мөмкинлекләрен сынап карадылар.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2019

21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елда Парижда үткән. Безнең мәктәптә дә бу көнне мәктәп күләмендә туган телгә багышланган тәрбия сәгате булып үтте. Аны китапханәче Хафизова Ф.Ф. үткәрде.









