Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» образовательное учреждение «Новокурмашевская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе филиалы "Яңа Кормаш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, с. Новое Курмашево, ул. 1 Мая, д. 119 а |
| Телефон: | +7(855)-525-28-58 |
| E-Mail: | SNkurmash.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокурмашевская НОШ-ДС" |
| Руководитель: | Хафизова Фарида Фавасимовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 4 ученика |
| У нас учат: | 2 учителя |
Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» образовательное учреждение «Новокурмашевская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе филиалы "Яңа Кормаш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 27.05.2019

25 нче май көнне безнең мәктәптә дә соңгы кыңгырау тавышы чыңлады. Бу бәйрәм, бигрәк тә, 9 нчы класс укучылары өчен шатлыклы да, бераз моңсу да булды. Бәйрәмебездә район вәкиле буларак җәза үтәтү инспекциясе җитәкчесе Имамразыева Р.Ф., Тат Суксу җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Хамматуллина Г.Г. катнашты.
-
Футбол 27.05.2019

25 нче май көнне , бәйрәмнән соң, егетләребез командасы Тат. Суксу авылында уздырылган мини футбол буенча иптәшләрчә очрашуга барды. Алар анда Тат Суксу һәм Мари Суксу командалары отып, 1 нче урынны яулап кайттылар. Молодцы егетләр!
-
Гамил Афзал иҗат фестивале 24.05.2019

23 нче май көнне 4 нче класс укучылары Адиева Фирүзә, Хәбиров Ришат, Зарипова Алинә, Шәймәрданова Айгөл укытучылары Шәймөхәммәтова Э.Г. белән Такталачыкта үткәрелгән Гамил Афзал иҗат фестивалендә катнашып кайттылар. Хәбиров Ришат диплом һәм акчалата бүләккә лаек булды. Катнашучылар арасындагы исемлектә 1 нче класс укучысы Шакирова Алинә дә бар иде.
-
Хәвефсез тәгәрмәч 23.05.2019

22 нче май көнне 3 нче класс укучысы Вәлиев Тимур, 4 нче класс укучылары Мифтахов Рәмзил, Корбанова Рузия, Шәймәрданова Айгөл составындагы команда район үзәгендә үткәрелгән “Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Габдулла Тукай безнең күңелләрдә 27.04.2019

26 нчы апрель –бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан мәктәптә шагыйрьне искә алу оештырылды. Тукайга багышланган презентация күрсәтелде, шигырьләре сөйләнде һәм ахырда “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.
-
Районда Тукай бәйрәме 27.04.2019

26 нчы апрельдә районда Тукай һәйкәле каршында шагыйрьне искә алу кичәсендә безнең мәктәптән 6 класс укучысы Зиязетдинова Адилә дә катнашты. Шигырьләрне күңелләргә үтеп керерлек итеп бирә алуы белән ул күпләрнең мәхәббәтен яулаган кыз. Киләчәктә дә уңышлар сиңа, Адилә!
-
“Җиңү волонтерлары-2019” 27.04.2019

27-28 нче апрель көннәрендә районда үтүче “Җиңү волонтерлары-2019” район форумында безнең мәктәптән 6 нчы класс укчылары Зиязетдинова Адилә һәм Хабетдинов Нәркиз катнаша.
-
Всероссийские проверочные работы 27.04.2019

Бу атнада мәктәптә 4нче класслар 22 апрель көнне әйләнә-тирә дөнья, 24 нче апрельдә математика фәненнән Бөтендөня тикшерү эшләре эшләделәр, ә 6 нчы класс укучылары 23 нче апрель көнне рус теле, 25 нче апрельдә математикадан үз белемнәрен сынадылар.
В этой неделе в школе прошли Всероссийские проверочные работы (ВПР) в 4 классах по математике (22 апреля), по окружающему миру (24 апреля), в 6 классах по русскому языку (23 апреля), по математике (25 апреля).
-
ОГЭ сочинениелары язу буенча конкурс 25.04.2019

24 апрель көнне районда 8 класс укчылары арасында рус теленнән ОГЭ сочинениелары язу буенча конкурс үткәрелде. Хабибуллин Айдар әлеге бәйгедә призёр булды. Укытучысы: Хабибуллиа Илсөяр Илгиз кызы. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесе 23.04.2019

22 нче апрель көнне районда 1-11 сыйныф укучылары арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесе узды. Безнең мәктәптән 1 класстан Шакирова Алинә, 2 класстан Собхнова Алсу, 3 нче класстан Зарипов Илнар, 4 класстан Зарипова Алинә, 6 класстан Зиязетдинова Адилә, 7 класстан Хафизова Айназ катнашты. 4 класс укучысы Зарипова Алинә 3 нче урынга, ә 6 класстан Зиязетдинова Адилә 1 урынга лаек булды. Булдырдыгыз, кызлар!









