Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» образовательное учреждение «Новокурмашевская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе филиалы "Яңа Кормаш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, с. Новое Курмашево, ул. 1 Мая, д. 119 а |
| Телефон: | +7(855)-525-28-58 |
| E-Mail: | SNkurmash.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокурмашевская НОШ-ДС" |
| Руководитель: | Хафизова Фарида Фавасимовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 4 ученика |
| У нас учат: | 2 учителя |
Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» образовательное учреждение «Новокурмашевская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе филиалы "Яңа Кормаш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
«Имин тәгәрмәч»республика конкурсы 14.04.2018

13 апрель көнне Актаныш иҗат үзәге каршында үткәрелгән «Имин тәгәрмәч»республика конкурсының муниципаль этабына катнашып безнең мәктәп командасы уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Конкурска әзерлек вакытында алган белемнәре укучыларга юлда йөргәндә файдалы булсын.
-
"Убырлы карчык-әбием" 13.04.2018

12 апрель көнне Яңа Кормаш мәдәният йортында “Театр яктылыкка, нурга илтә!” бәйгесе кысаларында Г.Гыйлмановның “Убырлы карчык-әбием” спектакле күрсәтелде.
-
“Юрий Гагарин белән 108 минут!“ акциясе 12.04.2018

Акция укучыларны ил космонавтикасы, космосны беренче ачучыларның батырлык казанышлары үрнәгендә тәрбияләү, укытучылар һәм укучылар игътибарын космонавтика тематикасына җәлеп итү, мәктәптә белем бирүдә әлеге теманың кабаттан урын алуына булышлык максатларын үз эченә ала. 57 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин кешелек тарихында беренче булып космоска юл ала.
-
Кышкы спорт сезонын ябу 07.04.2018

2018 нче елның 6 апрелендә “Бүләк” чаңгы трассасында кышкы спорт сезонын ябу буенча чаңгы ярышы булып узды. Бу бәйгедә безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар.
-
Укучылар арасында алкалы хоккей буенча район беренчелеге 05.04.2018

4апрельдә “Лачын” боз спорт сараенда районда хоккей спорт төрен популярлаштыру , көчле командалар һәм уенчыларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, район гомуми белем бирү мәктәпләре арасында алкалы хоккей буенча ярыш булып узды.
-
Ата-аналар җыелышы 26.03.2018

24 март көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булып үтте. Ата-аналар башта класс җитәкчеләре, фән укытучылары белән күрешеп сөйләштеләр. Соңыннан җыелышның гомуми өлеше башланды. Башлангыч класс укытучысы Ф Ф Хафизова “Без балага ничек ярдәм итә алабыз?” темасына чыгыш ясады.
-
Кошлар көне 24.03.2018

23 март көнне мәктәбебездә Кошлар көне үткәрелде. Аны биология укытучысы Ф М. Гардисламова кызыклы дәресләр итеп алып барды. 7 класс укучылары Хабибуллин Айдар һәм Рәшитов Эльмир кошларның төрләре, әһәмияте турында бик кызыклы мәгълүматлар табып алып килгәннәр, алар белән башка укучыларны да таныштырдылар.
-
"Без бергә" 23.03.2018

22 март көнне Актанышның “Балалар иҗат үзәге” базасында "Без бергә" дип исемләнгән Республика күләмендә оештырылган иҗат фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Безнең мәктәптән 6 класс укучысы Хафизова Айназ фестивальдә нәфис сүз белән катнашып, сертификат белән бүләкләнде .
-
“Слово есть поступок» 19.03.2018

2018 ел - Татарстанда Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәптә “Мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларына кергән “Слово есть поступок» темасы астында Л.Н. Толстойга багышланган чара үткәрелде.
-
«Живая классика» 14.03.2018

13 марта на база МБОУ «Актанышская СОШ №2» прошел районный этап Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика». Нашу школу достойно представила ученица 6 класса Хафизова Айназ (руководитель Хабибуллина И.И.) Выступление Айназ было высоко оценено членами жюри.









