Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» образовательное учреждение «Новокурмашевская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе филиалы "Яңа Кормаш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, с. Новое Курмашево, ул. 1 Мая, д. 119 а |
| Телефон: | +7(855)-525-28-58 |
| E-Mail: | SNkurmash.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокурмашевская НОШ-ДС" |
| Руководитель: | Хафизова Фарида Фавасимовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 4 ученика |
| У нас учат: | 2 учителя |
Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» образовательное учреждение «Новокурмашевская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе филиалы "Яңа Кормаш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
8 Март бәйрәме 08.03.2018

8 Март – Халыкара хатын – кызлар көне. Бу яз бәйрәме – иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Шул уңайдан 7 нче март көнне мәдәният йортында зур концерт булды. Анда бакча балалары, мәктәп укучылары һәм өлкәннәр катнашты.
-
8 Март – Халыкара хатын – кызлар көне. 07.03.2018

Хөрмәтле хатын – кызларыбыз! Сезне 8 Март – Халыкара хатын – кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Салкын, озын кышлардан соң килгән беренче Яз бәйрәме – иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет – шатлыклар һәрбер көнегезне язгы якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телибез. Бәйрәмегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын!
-
З.Г.Исламова истәлегенә чаңгы ярышы 05.03.2018

3 нче март көнне Тат.Суксу авылында табибә З.Г.Исламова истәлегенә чаңгы ярышы узды. Бу ярышта безнең мәктәп укучылары да катнашты. 5 нче сыйныф укчысы Зиазетдинова Адилә 1 нче урын, Хафизова Айназ 4 урын , Зиазетдинов Камил 3 урын алды. Өлкәннәр арасында Зиазетдинов Хатип Хаккый улы 2 урынга лаек булды.
-
Физик огонек 28.02.2018

27 нче февраль көнне Пучы урта мәктәбендә 7 – 8 сыйныф укучылары арасында “Физик огонек” конкурсы булды. Алар анда төрле дәрәҗәдәге физик мәсьәләләр чиштеләр. Безнең мәктәптән Хабибуллин Айдар, Зиазетдинов Камил һәм Нуретдинов Сәйдәш составындагы команда мәктәп данын яклады.
-
«Кто грамоте горазд, тому не пропасть» 22.02.2018

20 февраля 2018 года на базе МБОУ «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» был проведён районный конкурс на лучший диктант «Кто грамоте горазд, тому не пропасть» с грамматическим заданием в 5-6 классах.
-
Башлангыч класс укытучыларының район семинары 22.02.2018

22 февраль көнне мәктәбебездә "Укытуда метапредмет нәтиҗәләргә ничек ирешергә" дигән тема астында башлангыч класс укытучыларының район семинары булып узды. Семинарда катнашучыларга Шәймөхәммәтова Эльмира Газизҗан кызы 3 класста татар теле дәресе, Хафизова Фәридә Фәвәсим кызы 2 класста математикадан ачык дәрес күрсәттеләр. Шулай ук Фәридә Фәвәсимовна "Буктрейлер ясау", Фәнисә Касыймовна Һади Такташның "Ак чәчәкләр" шигеренә анализ, Күҗәкә мәктәбеннән Фазлыева Илсөяр Абударовна һәм Ямалы мәктәбеннән Варина Тәнзилә Рифкатовна “ФДББС тормышка ашыру шартларында башлангыч белем бирүнең метапредмет нәтиҗәсе” темасында мастер-класслар уздырдылар. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты МКУ “Мәгариф идарәсе” методисты Г.Д.Имамразыеваның “Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләре нигезендә дәрес структурасы” чыгышы тыңланды.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2018

21 нче февраль көнне Яңа Кормаш мәктәбендә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирҗанова Фәнисә Касыйм кызы әлеге чараның тарихы белән таныштырды.
-
“Йолдызлык – 2018 “фестиваленә йомгак ясалды 20.02.2018

“Йолдызлык – 2018 “фестиваленә йомгак ясалды. Яңа Кормаш мәктәбе укучылары Хафизова Айназ һәм Хабибуллин Айдар “Конферанс” номинациясендә III дәрәҗә лауреат булдылар. Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Фәнис Яруллин кичәсе 14.02.2018

Татар шагыйре, язучы һәм драматург, М.Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә уздырылды. Татар әдибенең тормышы, иҗат үзенчәлеге белән таныштыру аның тавышын һәм аның сүзләренә язылган җырлар тыңлау белән үрелеп барды.
-
"Созвездие - Йолдызлык 2018" 13.02.2018

12 һәм 13 февраль конне "Созвездие - Йолдызлык 2018" яшьләр телевизион иҗади-сәнгать фестиваленең сайлап алу турының икенче өлеше узды. Зарипова Алинәнең җыры, Корбанова Рузиянең “Чегән биюе” һәм конферанслар Айдар белән Айназның чыгышлары район комиссиясенә тәкъдим ителде.









