МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | sarvarova2014@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 52 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Укытучылар көне 05.10.2016

Хөрмәтле балалар бакчалары хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән укытучылар көне белән тәбриклибез! Авыр да, мактаулы да эшегездә уңышлар, сабырлык, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык, тигезлек, бәхет телибез!
-
Өлкәннәр көне. 03.10.2016

Бүген Яңа Әлем балалар бакчасында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм иртәсе булды. Балалар дәү әтиләренә, дәү әниләренә концерт куйдылар, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук без дә бакчада эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне хөрмәтләдек.
-
Юбилейлар! 01.10.2016

3 сентярьдә кече тәрбияче Инсия Хазиахметованың, 1 октябрьдә тәрбияче Лилия Султанованың 50 яшьлек юбилейлары булып үтте. Аларны шушы олы бәйрәмнәре белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Аларга киләчәктә сәламәтлек, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы теләп калабыз!
-
Экскурсия. 28.09.2016

Мәктәпкә әзерлек, зурлар төркеме балалары бүген көзге урманга экскурсиягә бардылар. Көзге табигатьнең матурлыгына сокланып, хәрәкәтле уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачып кайттылар.
-
Медосмотр. 14.09.2016

Бакчабызга Актаныш район хастаханәсеннән табиплар килеп, балаларның сәламәтлек торышларын тикшереп, Манту пробасы куеп киттеләр.
-
Кагыйдәләрне яхшы бел! 02.09.2016

Бүген балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча чара үткәрелде. Анда ЮХИДИ фонды директоры Рәсимә Заһит кызы Сәетова, телевидение хезмәткәрләре чакырулы иде. Рәсимә Заһит кызы балаларга һәм бакчага бик күп файдалы методик әсбаплар тапшырды.
-
Белем бәйрәме. 01.09.2016

Бүген бакчабызда белем бәйрәме. Яңа уку елында балаларга, ата-аналарга, тәрбиячеләргә уңышлар, яңадан-яңа үрләргә ирешүләрен теләп калабыз. Бәйрәм белән барыгызны да!
-
Чәчәк бәйрәме. 29.08.2016

Бүген без район үзәгендә үткән чәчәк бәйрәмендә Габдулла Тукайның "Кисекбаш" әсәренә иллюстрация белән катнаштык һәм мактаулы 2 урынга лаек булдык. "Өй алдыбыз - гөлбакча 2016" чәчәклекләр конкурсында да 2 урын безнеке!
-
Әзерлек эшләре. 27.08.2016

Бу көннәрдә бакча хезмәткәрләре 29 августта булачак чәчәк бәйрәменә әзерлек эшләре алып баралар.
-
Амбар алдында. 08.08.2016

Бакча хезмәткәрләре төп эшләреннән тыш "Башак" ҖЧҖ енә дә булышырга өлгерәләр. Бу көннәрдә кызларыбыз амбар алдында ашлык иләү, амбар алдын себерү-чистарту эшләрендә катанашалар.

















