МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | sarvarova2014@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 52 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Комлыкта уйныйбыз. 25.07.2016

Балалар комлыкта уйнарга бик яраталар. Комлыкта балалар бер-берсе белән аралашырга, килешеп, бүлешеп уйнрага өйрәнәләр. Кайнар ком сәламәтлекләре өчен дә бик файдалы.
-
Чия җыябыз. 22.07.2016

Бу көннәрдә кызларыбыз бакча территориясендә чия җыю белән шөгыльләнәләр. Чияне кыш көне балаларга компотка салып бирәбез, тәмле дә, файдалы да.
-
Яшелчәләр кайда үсә? 20.07.2016

Бакчабызның тәҗрибә участогында тәрбиячеләр балалар белән берлектә төрле яшелчә культуралары үстерәләр. Балалар кечкенәдән үк яшелчәләрнең өстәлгә кайдан килгәнлеген белеп, аларны үстерү серләренә төшенеп үсәләр.
-
"Ак калфак" форумы. 14.07.2016

Бүген авылыбызда "Ак калфак" Бөтенрәсәй татар хатын-кызлары оешмасы форумы булды. Балалар бакчасы коллективы һәм балалар белән форум кунаклары каршыладык. Балаларны ничек, нинди юллар белән халкыбызның гореф-гадәтләре, бәйрәм-йолалары, бай мирасы белән таныштыру, аңлатуыбызны күрсәттек, аңлаттык.
-
Әзерләнәбез. 11.07.2016

Бу көннәрдә тәрбиячеләребез балаларны "Ак калфак" татар хатын-кызларының бөтенроссия форумы кунакларын каршы алырга әзерләндерәләр.
-
Дару үләннәре. 07.07.2016

Бүген тәрбиячеләр балалар белән дару үләннәре, аларның файдалы үзлекләре турында сөйләштеләр, аларның дару үләннәре турындагы белемнәрен ныгыттылар. Үги ана яфрагы, бака яфрагы, ромашка чәчәге, юкә чәчәге һ.б. үләннәрне җыеп киптереп, кышка әзерләп куйганда күп кенә авырулардан дәва әзер дигән сүз.
-
Туган көн! 21.06.2016

Балалар бакчасында балаларның туган көннәре дә бик күңелле итеп билгеләп үтелә. Балалар "Ак калач" җырлы уенын уйныйлар, туган көне булган баланы котлап, матур теләкләр телиләр.
-
Өмә. 18.06.2016

Бүген коллективыбыз һәр елдагыча юл буе чабу буенча авыл өмәсендә катнашты.
-
Яфрак печән. 17.06.2016

16 май көнне балалар бакчасы коллективы башка авыл оешмалары белән бергә "Башак" ҖЧҖ маллары өчен яфрак печән әзерләүдә катнашты.
-
Җәйге эшләр. 15.06.2016

Бакчабызда һәм авыл җирлегендә җәйге эшләр сезоны ачылды. Бакча коллективы бүгенге көндә чәчәк үсентеләрен утыртып бетерү, су сибү эшләре белән беррәттән юл буйланы чабу, чистарту кебек өмәләрдә дә актив катнаша.

















