Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Ут - дус та, дошман да!" 20.02.2019

Бакчабызда "Янгын куркынычсызлыгы!" атналыгы кысаларында бик куп төрле чаралар уздырылды. Кечкенәләр төркеме ата-аналары да бу чаралардан читтә калмады. 1-2 яшьлек сабыйларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү, профилактик чара буларак "Ярамый" төшенчәсен аңлату максатыннан төркемебез ата-аналары белән "Ут - дус та, дошман да!" девизы астында тематик рәсем күргәзмәсе оештырдык.
-
"Янгыннар булмасын!" 19.02.2019

Без балаларга янгынның бик куркыныч икәнен һәрвакыт аңлатып, сөйләп, исләренә төшереп торабыз. Мәктәпкә әзерлек В төркеме балаларының “Янгын кайдан килеп чыга?” дигән сорауга җавапларын тыңлагач, янгын куркынычсызлыгы стенды янында сөйләшүне дәвам иттек. Стендтагы рәсемнәрдә кем нәрсә эшләгәнен, янгын сүндерү машинасы ни өчен кирәклеге турында сөйләштек. Әти-әнидән башка рөхсәтез шырпы, газ плитәсе, электр приборларына тияргә ярамаганын тагын бер тапкыр искә төшердек. Дөньялар имин бусын, янгыннар булмасын дигән теләктә төркемебезгә кайттык. Балалар белән “Янгыннар булмасын” дигән темага рәсем ясадык.
-
Ерак араларны якын итеп... 18.02.2019

Безнең бакчабыз берничә ел дәвамында Башкортстан республикасының тәрбиячеләре белән аралашып, элемтәдә тора. Бүген дә бездә зур кунаклар - Башкортстан республикасы Илеш районыннан мәгариф хезмәткәрләре бакчабыз белән танышырга килгәннәр. Алар барлык төркемнәрдә булып, музыка залы, рус теле бүлмәсен карап, бик нык ошатып киттеләр. Һәм безне дә үзләренә кунакка чакырдылар. Ут күршеләребез белән дуслык чылбыры һәрчак ныклы булсын дигән теләктә калабыз.
-
Шырпы - уенчык түгел! 18.02.2019

Бүген безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек Б төркеме балалары янгын куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында янгын булдырмау максатыннан тематик раскраскалар буядылар. Шырпы белән уйнарга ярамау, электр җиһазларын кулланганда сак булу балаларга кабат искәртелде.
-
Дөньялар имин булсын! 16.02.2019

Шырпы белән уйнауның нәрсә белән янавын аңлату, бигрәк тә янгын чыга калса, нишләргә кирәклеге турында төшендерү мөһим. Балалар бакчасында бу темага зур әһәмият бирәбез. Янгын куркынычсызлыгына багышланган әңгәмәләр оештырабыз, төрле әкиятләр, хикәяләр укыйбыз. Ата-аналар беләндә һәрдаим эш алып барабыз.
-
Тәрбиячеләр тренингта/Воспитатели на тренинге 15.02.2019

Бүген 1нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында районның яшь педагогларның критик фикерләү үсешенә юнәлдерелгән "Преобразование обучения в XXI веке: развитие культуры мышления" тренингы үткәрелде. Әлеге чарада тәрбиячеләр Шавалиева Н.М. һәм Гардиева Г.Р. да бик теләп катнаштылар.
-
Муса Җәлилне искә алып... 15.02.2019

Бүген бакчабызда Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган чара узды. Чараның максаты - балаларда якташлары, үз Ватаннары өчен милли горурлык хисе тәрбияләү. Әлеге чарада тәрбияче Марданова А.Д. балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар Муса Җәлилнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тыңладылар, кушылып җырладылар, шулай ук балачакта шагыйрь үзе уйнаган уеннарны уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
14 февраль - "Изге Вәли көне" 14.02.2019

Балалар бакчасында балалар белән бик күп төрле темага әңгәмәләр уздырыла. Ә бүген, зурлар төркемендә узган әңгәмә, ахырда бик матур итеп валентинкалар ясау белән төгәлләнде. Чөнки "Изге Вәли" көнендә яраткан кешеңә йөрәк формасындагы открыткалар бирү гадәткә кергән. Балалар исә әлеге матур бүләкләрен иң яраткан якын кешеләренә: әни, әти, апа, абый һәм әби-бабайларына бирәчәкләре турында тәмләп сөйләделәр.
Тормышны яратыйк, бер-беребез белән ягымлы итеп сөйләшик, чөнки балалар - дәвамчыларыбыз, ә без - үрнәк күрсәтүчеләр.
"Изге Вәли" көне белән, дуслар!
-
Театр - яктылыкка, нурга илтә! 13.02.2019

"Театр" төшенчәсе үз эченә бик күп мәгънә сыйдырган. Бер яклап, нинди дә булса сәхнәләштерелгән театр карау булса, икенче яктан, сәхнә костюмнарының персонажны ача алуында. Без дә театрр карарга һәм бигрәк тә театр куярга яратабыз. Кул астында булган ташландык материаллардан бик тә кызыклы маскалар килеп чыга икән, ләбаса. Көтегез, нәниләр, тиздән сезнең өчен сәхнәләштерелгән театрыбыз да әзер булачак!
-
"Бүләк" базасында семинар 12.02.2019

"Педагогическое проектирование в контексте инновационной образовательной деятельности" темасына "Бүләк" базасында район педагоглары, психологлары һәм ата-аналары өчен семинар оештырылды. Методик эшчәнлектә куллану өчен яңа идеялар алып кайттык








