Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
"Заюшкина избушка" 25.07.2018

Рус халык фольклоры бик бай һәм үзенчәлекле. Балалар кечкенәдән рус халык әкиятләрен яратып тыңлыйлар. Рус халык әкиятләре" көне уңаеннан зурлар төркемендә "Заюшкина избушка" рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балаларның үз-үзләрен тотышы, русча сөйләменнән чыгып, шуны гына әйтәсе кала: әлеге әкият балалар өчен бик тә эчтәлекле һәм кызыклы.
-
Эх күңелле дә соң экскурсия 24.07.2018

Газизова Элвира Дилшат кызы:
24 июль көнне 2 нче кечкенәләр төркеме балалары белән табигать кочагында ял итәргә, экскурсиягә чыктык. «Табигатьтә үзеңне ничек тотарга?» дигән сәламәтлек минуты үткәрелгәннән соң (юл йөрү кагыйдәләрен, урамда, яланда, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен ничек тотарга кирәклекләрен исләренә төшерү) экскурсиягә чыгып киттек. Сәяхәт барышында кошларны, агачларны, үләннәрне, бөҗәкләрне күзәттек, туган як табигәте белән хозурландык. Балалар яланда төрле-төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Балалар экскурсиядән алган кичерешләрен киләчәктә дә онытмаслар.
-
"Өч кыз" 24.07.2018

Сабирова Эльвира Рафис кызы:
Татар халык әкиятләре балаларда зурларга карата хөрмәт, туган якка, әти-әнигә мәхәббәт, кош-кортларга, үсемлекләргә һәм җәнлекләргә сакчыл караш тәрбияли. Балаларның диалогик сөйләмен үстерү, фантазиясен баету максатыннан бездә "Татар халык әкиятләре" көне үтте. Балалар үзләренә ошаган рольләрне сайлап, "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтеләр. Тамашачылар да әлеге әкияттән бик канәгать калды.
-
Безнең урам, матур урам 23.07.2018

Сабирова Эльвира Рафис кызы:
Безнең Актанышыбыз көннән-көн зурая, матурлана. 12 нче квартал шул исәптән әле соңгы берничә ел эченд төзелгән матур бер микроүзәккә әйләнде дисәк тә була. Без бүген балалар белән андагы урамнарны әйләнеп, өйләрне карап, табигатенә хзурланып кайттык.
-
Нигә без дә бүген тумадык икән! 21.07.2018

Исламова Зөлфия Зәет кызы:
Бүген уртанчылар төркеменә йөрүче Хуҗина Лиананың туган көне булып узды. Төркем балалары белән Лиананың туган көненә "Ак калач" җырын җырлап уйнадык. Һәр бала үзенең иптәшенә чын күңелдән изге теләкләрен, котлауларын җиткерде, ясаган открыткаларын бүләк итте. Бәйрәм рухы барчыбызга да озын көн буена күтәренке кәеф бүләк итте.
-
"Тәгәри китте Йомры икмәгем" 20.07.2018

Сабирова Эльвира Рафис кызы:
Балаларның теле кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау...
Әйе, бу чыннан да шулай. Чөнки балалар һәрвакыт кызыксынучан, аларга һәрвакыт ниндидер яңалык кирәк. Бакчабызда узган “Серле сүзләр һәм предметлар” көне уңаеннан без бүген зурлар төркемендә тозлы камыр ярдәмендә Йомры икмәк әвәләдек һәм ярыш уздырдык. Кемнең Йомры икмәге серле, матур сүзләрне күбрәк белә икән? Әлеге уенда Саматова Алинәнең Йомры икмәге иң күп матур сүзләрне әйтте, шуңа күрә ул җиңүче дип табылды.
-
Әкият өйлим сезгә... 19.07.2018

Аглямова Миләүшә Васил кызы:
Бүген без балалар белән әкият илендә сәяхәттә булдык. Балалар үзләре әкият уйлап чыгарып, иптәшләренә, дусларына, тәрбияче апаларына сөйләделәр. Алар яңа геройлар, алар белән төрле маҗаралар булганын уйлап, матур әкият итеп сөйләп сөендерделәр. Бүгенге әкиятләр көнебез бик күңелле үтте. Безнең хәзер күңел сандыгыбызда тагын да яңа, матур әкиятләребез артты.
-
Китап - белем чишмәсе 23.05.2018

Китап уку – кешелекнең иң күркәм шөгыле. Күз алдына китерегез: барлык булган китаплар юкка чыкса, аннан соң тормыш нинди булыр икән? Әйе, тормышыбыз күген яктыртучы кояшның бер нуры югалган кебек булыр иде безгә. Китаплар кешегә буыннан-буынга тәҗрибә өйрәтәләр, белем бирәләр, матурлыкны тоярга, кешеләрнең күңелен аңларга ярдәм итәләр. Шуңа күрә дә, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Марданова А.Д., Исламова З.З., Сабирова Э.Р. белән бүген кунакка «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәб”енә китапханәче Хамидуллина Гөлназ апабыз янына кунакка барды, анда без балалар белән рәхәтләнеп белем иленә, әкиятләр дөньясына алып керүче татарча китаплар турында сөйләштек. Бердәм белем эшчәнлекләрендә дә Гөлназ апабыз китапларга таянып темаларны аңлатты, яңа китаплар белән таныштырды. Балалар яраткан әкиятләрен укыдылар, китапны саклап кына укырга кирәклеге хакында белделәр. Әлбәттә, китапларга игътибар бер көндә генә түгел, ә ел дәвамында, даими һәр көнне бара. Һәр төркемдә балалар өчен оештырылган махсус китап почмаклары китап-журналлар белән яңартылып тора .
-
Җиңү паркына экскурсия 17.05.2018

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары белән Актанышыбызның Җиңү паркына экскурсиягә бардылар. Яу кырында ятып калган батырларыбызга куелган һәйкәлләрне карап, тарихны барлап кайттылар.
-
Ачык ишекләр көне 11.05.2018

Марданова Айгөл Дамир кызы
Бакчага йөрүче сабыйларның әти-әниләре еш кына тәрбиячеләргә: "Минем улым (кызым) эшчәнлекләрдә ничек катнаша? Сораган вакытта җавап бирәме?" кебек сораулар бирә. Кызыксынулары урынлы да. Чөнки баланың үсешен күзәтү алар өчен әйтеп бетергез бәхет һәм шатлык.
Ел саен балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әти-әниләре ачык ишекләр көнен көтеп алалар. Чөнки бу көнне алар якыннан белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге белән таныша алалар. Узып баручы уку елында мәктәпкә әзерлек төркемендә традицион чара 11 май көнендә уздырылды. Бу көнне әти-әниләр өстәмә белем бирү эшчәнлеге белән танышып, баласының үз-үзен тотышын, сәләтен, мөмкинлеген, үсеш дәрәҗәсен күзәтә алды. Кайбер әти-әниләрнең бакчага парлашып та килүләре ачык чараның мөһим һәм кирәк булуын да ассызыклый.








