Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсе 18.10.2018

Бүген безнең балалар бакчасы кысаларында, тәрбиячеләрнең район методик берләшмә утырышы булып узды. Аның темасы: "Танып-белү тикшерү эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү чарасы". Әлеге теманы ачу максатыннан, килгән кунакларыбызга, безнең тәрбиячеләребез, белем бирү эшчәнлекләре, мастер-класс, релакс һәм башка эшчәнлек төрләре әзерләп күрсәттеләр. Шулай ук, ата-аналар белән бергә әзерләгән ташландык материаллардан күргәзмә дә оештырылган иде.
-
Оча яфрак, уйный яфрак
15.10.2018
8-12 октябрь аралыгында бакчабызды "Оча яфрак" атналыгы үткәрелде. Һәр группада балалар төрле агач яфраклары җыйдылар, рәсемнәрен ясадылар, көз темасын карата җырлар-биюләр өйрәнделәр. Ата-аналар хезмәте ярдәмендә ясалган төрле яфраклардан кул эшләренә күргәзмә оештырылды. Балалар да, ата-аналар да, тәрбиячеләр дә атналык үткәрүдә актив катнаштылар.
-
Зур үстек микән без дә? 11.10.2018

Шарапова Фәрсия Фәһим кызы:
Арткан микән весыбыз?
Үскән микән буебыз?
Зөлфирә апа, әйдә әле
Үлчәп кара, белербез.
1 нче кечкенәләр төркеме бүген үзләренең үсешләре белән кызыксынып, бакчабызның шәфкать туташы Зөлфирә Фәрәгатовна янында кунакта булдылар.
-
"Как Баба-яга нашла свое счастье"
04.10.2018
Сегодня у нас в гостях был театр "Искра" (г.Пенза) с приключенческой сказкой "Как Баба-яга нашла свое счастье". Тема сказки: "Добро рождает добро". Данная представленная композиция безумно понравилась нашим детям.
-
Ни арада җәй үтте, алтын көз килеп җитте 02.10.2018

Менә без көткән алтын көз
Урманга килеп җитте.
Агачларның яфракларын
Сарыга буяп үтте.Миләш кызыл мәрҗән киде,
Каен — алтын күлмәген.
Һәммәсе дә яраттылар
Юмарт көзнең бүләген.Әлеге матурлыкка ничек сокланмыйсың да, ничек күреп кайтмыйсың инде?! Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, Актанышыбызның үзәгендә урнашкан Ленин паркына барып, табигатебезнең иң серле һәм могҗизалы ел фасылының үзенчәлекләре белән танышып кайттык
-
Хөрмәтлибез, Сезне, өлкәннәр! 28.09.2018

Бүген мәктәпкә әзерлек "Б" төркеменә йөрүче балаларның әби-бабайларын , дәү әниләре- дәү әтиләрен кунакка чакырып, өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрдек. Балалар әби-бабаларына шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр. Соңыннан үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар. Өлкән кешеләребезне хөрмәтләү , искә алу кичәләрен киләчәктә дә бик еш үткәрербез, алла бирса
-
Көзге табигатькә экскурсия 24.09.2018

Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары белән көзге экскурсиягә бардылар. Балалар төрле яфраклар, нарат күркәләре күзәтеп, күңелләре булып кайттылар. Ел дәвамында үзләренең шөгыльләрендә куллану максатыннан тапкан табылдыкларын төркемгә алып кайттылар. Балалар әлеге сәяхәтнамәдән яңа хис-кичерешләр белән кайттылар.
-
Ай гөлләрем, гөлкәйләрем 19.09.2018

Имамутдинова Миләүшә Захирҗан кызы:
Балалар бакчасында кече яшьтән экологик тәрбия һәм белем бирү максатыннан гөлләрне тәрбияләүдә балалар белән эшчәнлек алып барылды. Бүлмә гөлләренә сак караш тәрбияләү кирәклеге аңлатылды
-
Орлык җыябыз әле без 18.09.2018

Шарапова Фәрсия Фәһим кызы:
Без, беренче кечкенәләр төркеме балалары бергәләшеп чәчәк орлыклары җыйдык әле.
Киләсе елга чәчәргә,
Орлык җыямын, - дигәч.
Йогерешеп, менә бездә
Ярдәмгә килдек әле.
Апабыз белән бергәләп
Орлыклар җыйдык әле.
-
Афәрин, кызлар, котлыйбыз! 17.09.2018

Милләтләр кроссы ярышында безнең коллектив бик актив катнашты. Олысыннан кечесенә дисәк тә, бер дә ялгыш булмас. Исламова Зөлфия Зәет кызы, 45 яшьтән югарырак булган йөгерү этабында - I урын, Аминова Резеда Рәсим кызы 31 яшьтән 45 яшькә кадәр булган йөгерү этабында - II урын. Ә бездә тәрбияләнүче 2 яшьлек Аглямов Айнур "Иң яшь йөгерүче" дигән номинациядә абсолют җиңүче булды. Киләчәктә, Сезгә, сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар, яңа үрләр теләп калабыз. Котлыйбыз!








