Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Кросс нации/Милләтләр кроссы 16.09.2018

16 сентябрь көнне ел саен районыбызда оештырылып килүче Рәсәйкүләм милләтләр кроссы гөрләп узды. Әлеге чарада безнең балалар бакчасы да бик теләп катнашты. Бакча мөдире Закиржанова Лилия Рәмзил кызы җитәкчеләр арасында үткән ярышта 2 нче призлы урын яулады. Әлеге җиңүе белән җитәкчебезне тәбрик итәбез. Киләчәктә тагын да яңа үрләр , биекләр яуларга язсын!
-
Белем көне 07.09.2018

3 сентябрь көнне тәрбиячеләре Миләүшә Роберт кызы Мазнавиева һәм музыкант Чулпан Дәниф кызы Салихова мәктәпкә әзерлек “в” төркеме белән бакчада “Белем бәйрәме” үткәрделәр. Балалар бакчаны сагынып килүләре турында шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм балаларның матур җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды. Бакчага урман хайваннары: төлке, бүре һәм шүрәленең килүе дә бәйрәмне тагын да җанландырдырып җибәрде. Балалар мәктәпкә барыр өчен тагында тырышып әзерләнергә кирәклегенә төшенеп кыңгырау шалтырагач сөенә- сөенә шөгыльләргә ашыктылар.
-
Туган көн... 29.08.2018

Кечкенә балалар да, олылар да әлеге бәйрәмне көтеп ала һәм еш кына билгеләп үтәргә күнеккән. Барлык төркемнәрдә дә без һәр туган көнне билгеләп үтәбез. Туган көне булган бала хөрмәтенә кечкенә генә дискотека оештырып, күңел ачабыз, матур теләкләр телибез һәм истәлеккә фотога төшәбез.
-
Спорт- сәламәтлекнең нигезе 23.08.2018

Спорт – сәламәтлекнең аерылгысыз бер өлеше. Без балалар бакчасында еш кына балалар белән әлеге темага әңгәмәләр үткәреп торабыз. Ә менә 31 нче июль көнне без балалар белән “Актаныш спорт-комплексына” экскурсиягә бардык. Спорт залында күңелле итеп футбол уйнап алганнан соң, тренажёрлар залына менеп, абый-апалар шөгыльләнә торган җиһазларны карап чыктык. Үскәч һичшиксез монда киләчәкбез дигән хыяллар белән саубуллашып, кайтыр юлга кузгалдык.
-
"Гайшәбикә" мәчете 20.08.2018

Сабирова Эльвира Рафис кызы:
Актанышбаш авылында “Гайшәбикә” исемле бик күркәм мәчет бар икән. Әлеге сүзләрне ишеткәч, тизрәк барып күрү теләге уянды. Озак та тормыйча, без зурлар төркеме балалары белән әлеге мәчеткә барып та кайттык. Безне Рифкать хәзрәт бик матурлап каршы алып, мәчеттә булган әсбаплар белән таныштырды, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм бик кызыклы дини хикмәтләр сөйләп күңелләребезне күтәрде. Әлеге очрашуны оештырган өчен Арсланова Елена ханымга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Эх ямьле соң җәйләре 16.08.2018

-
Кулыбызда фонтан уйнатабыз 10.08.2018

Исламова Зөлфия Зәет кызы:
Бүген зурлар төркеме балалары белән бергәләп фонтан ясадык, тәҗрибә үткәрдек. Балалар бакчасы шартларында, кул астындагы материалларны кулланып фонтан ясап карагач, балалар үзләрен зур белгечләр итеп тойдылар. Барыбыз да әлеге тәҗрибәдә бик теләп катнаштык. Бу тәҗрибә һәркем күңеленә дә хуш килде. "Өйгә кайтып якыннарыбызны да шаккатырабыз әле" диештеләр балалар.
-
Пыяла көне бездә 09.08.2018

Аглямова Миләүшә Васил кызы:
Бүген бездә "Пыяла көне" булып узды. Аның максаты булып пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгеләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру иде. Мәктәпкә әзерлек төркеме белән без пыялага рәсем ясарга өйрәндек, пыяла өстендә су тамчылары уйнаттык, төслэрне бер-берсе белән кушып тагын да матур төсләр китереп чыгардык
Яңа белемнәр балаларга киләчәктә кирәк булыр . -
Иман йорты 03.08.2018
"Умырзая" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бүгенге көн аеруча истәлекле булды. Бүген без Актанышбаш авылы "Гайшәбикә" мәчетенә сәяхәт кылдык. Анда безне бик ачык йөз белән мәчетнең имамы Мөдәрис абый каршы алды. Ул безгә мәчетнең тарихын, анда имам булып торган кешеләрнең язмышы турында бәян итте. Әни хакын хаклау, бәтен кешегә хөрмәт хисе белән карау, әгәр эшне "Бисмилла" әйтеп башлау, күңел сафлыгы турында кечкенә генә вәгазьләр укыды, Корьән китабы белән таныштырды.Әлеге вәгазьләрне тын да алмый тыңладык, Корьән китабындагы гәрәп язуларын карадык. Мәчетнң уку бүләсенә кереп, шәкертләр укый торган өстәлләр артына утырып карадык.Мөдәрис абый безне белән саубуллашып, матур теләкләр теләп, мактап, рәхмәт әйтеп озатып калды.Әлеге сәяхәттән, имам белән аралашудан, без яңа кичерешләр белән, хис-тойгылар белән кайттык.Имам хәзрәт Мөдәрис абый белән аның кызы Альбина апага зур рәхмәтебезне белдерәбез.Балалар хәм тәрбиячеләр исеменнән, Аглямова Миләүшә Васил кызы, Гараева Алия Ильгиз кызы. -
Китап - белем чишмәсе 27.07.2018

Аглямова Миләүшә Васил кызы:
27 июль көнне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Актанышбаш авылы китапханәсенә экскурсиягә барды. Балаларны шат күңел белән китапханә хезмәткәре Хакимова Дилэрэ апа каршы алды. Экскурсия барышында балаларны уку залы һәм балалар абонементы эшчәнлеге белән таныштырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында да зур кызыксыну белән тыңлады. Шулай ук стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды. Күбесе китапханәгә әти – әниләре белән килеп китап укучы буларак язылырга карар итте.








