Структурное подразделение Казкеевская начальная общеобразовательная школа МБОУ "Актанышской СОШ №1"Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми муниципаль бюджет учреждениесе структур бүлекчәсе "Кәзкәй башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе "
Визитная карточка
| Адрес: | 423761, РТ, Актанышский район, с. Казкеево, ул. Первомайская, д.2а |
| Телефон: | +7(855)-523-12-96 |
| E-Mail: | Skazk.Akt@.tatar.ru 0322000003@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Казкеевская НОШ |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 7 учащихся / 7 укучы |
| У нас учат: | 1 педагог / 1 укытучы |
Структурное подразделение Казкеевская начальная общеобразовательная школа МБОУ "Актанышской СОШ №1"Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми муниципаль бюджет учреждениесе структур бүлекчәсе "Кәзкәй башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе " - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Табигатьтә-"ЭКОяз- 2019"
06.04.2019
Район күләмендә игълан ителгән "Чисталык икеайлыгына"кушылып, мәктәп укучылары мәктәп территориясен җыештырдлылар.
-
Президент көндәлеге
03.04.2019
-
Халыкара балалар китабы көне
02.04.2019
Бу көнне без китапханәче Гөлназ апа янында булдык.Ул безне яңа китаплар белән таныштырды.Грант акчасына оештырылган, авыдашыбыз язучы Марат Әмирхановка багышланган музейга экскурсия үткәрде. Укучылар аны бик игътибар белән тыңладылар.
-
Каникулда -куркынычсызлык. 22.03.2019

Язгы каникулга китү уңаеннан “Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага викторина үткәрелде. Укучыларга юлларда, җәмәгатъ урыннарында, сулыклар тирәсендә сак булу, өйдә, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатылды. Сыйныф бүлмәләре тәртипкә китерелде.
-
"Нәүруз килә,ишек ач!" 21.03.2019
Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.ХIХ гасырдан калган мәгълүматларга караганда, Нәүрүз атна-ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.Бу турыда без укучылар белән "Нәүруз килә,ишек ач!"дип исемләнгән сыйныф сәгатендә сөйләштек. -
Контроль эшләр 19.03.2019

Бүген 3 ,4 сыйныф укучылары рус теле фәненнән 3 чирек өчен йомгаклау контроль эше эшләделәр.Нәтиҗәләр яхшы :өлгереш-100%,сыйфат-100%.
-
Күп укыган-күп белер 13.03.2019

Бүген халыкара кычкырып уку көне уңаеннан мәктәп укучылары авыл китапханәсендә булдылар. Абдулла Алиш премиясенә тәкъдим ителгән язучылар һәм аларның китапларыбелән таныштылар. Укучылар аларның шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укыдылар.
-
Образовательный минимум 12.03.2019

-
Кояш гомере телим ... 07.03.2019

Язның беренче бәйрәме 8 Март уңаеннан без әниләребез өчен ретро -концерт эзерләдек.Без өйрәнгән җырлар аларга бик ошады.Без әниләребезгә озын гомер,сәламәтлек телибез!
-
Татарстанның "Кара китабы" 06.03.2019

Кара китап-асылда кызыл китапның "антонимы."Аңа контрольсез үрчегән һәм шул сәбәпле куркыныч тудырган,юкка чыгарылырга тиешле хайван һәм үсемлек төрләре кертелә.Мәсәлән,кешеләргә дә ,хайваннарга да файдалы топинамбур үсемлеге ,тәрбияләмәгән очракта,табигатькә зыян китерергә мөмкин,дип исәпли галимнәр.Без бу турыда "Актаныш таңнары "газетасыннан укып белдек.(№7,2019)










