Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 230учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Спорт яңалыклары 29.04.2023

28 апрель көнне Минзәлә шәһәрендә билбау көрәше буенча районара турнир уздырылды. Ярышта Минзәлә,Тукай,Зәй районнарыннан,Чаллы шәһәреннән 100 гә якын яшь спортчыларыбыз көч сынашты. Мәктәбебезнең "Нур Баян" командасы әлеге ярышта лаеклы 3 урынны яулады.
Үз авырлык үлчәүләрендә Хөснетдинов Рөстәм, Шәйхетдинов Сәид - 1 урын, Шәмсиев Ильяс - 2 урын, Секунов Эмиль "Махсус призга" лаек булды. Котлыйбыз, молодцы!!! -
"Туган телем - киңдер сиңа күңел түрем" иҗади бәйгесе нәтиҗәләре. 29.04.2023

Туган тел атналыгы кысаларында укучылар арасында "Туган телем - киңдер сиңа күңел түрем" иҗади бәйгесе үткәрелде:
5-7 класслар арасында
Закирова Элина- 1 урын,
Зарипова Лилиана, Дәүләтов Илмир -2 урын,
Тимерова Әминэ, Исламова Ләйсән, Галин Ильяс- 3 урын яуладылар.
8-11 класслар арасында
Имамова Энҗе, Шәехова Алинә- 1 урын,
Вахитова Әдилә, Миргалимова Нурзия - 2 урын,
Закирова Эльвина - 3 урынга лаек булдылар.
Гран -при иясе - Нуриева Ләйлә.Афәрин, укучылар!
-
"Җиңү диктанты" / «Диктант победы» 28.04.2023

27 нче апрель көнне Халыкара "Җиңү диктанты" акциясе үтте. Әлеге акциягә Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары да кушылды
27 апреля прошла международная акция “Диктант победы". К акции присоединились учащиеся и преподаватели “Поисевская СОШ”.
-
Тукай укулары / Тукаевские чтения 28.04.2023

Бүген Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Латыпова Нәзлия, 9Б сыйныф укучысы Хасанов Айгиз Мөслим районы Татар Бүләре урта гомуми белем бирү мәктәбе оештырган "Тукай укулары" шигърият бәйгесендә катнашып җиңү яуладылар. Җитәкчеләре: Гөлназ Кашаф кызы.
Сегодня ученица 8 класса МБОУ “Поисевская СОШ” Латыпова Назлия и ученик 9Б класса Хасанов Айгиз приняли участие и стали победителями поэтического конкурса "Тукай укулары", организованного МБОУ “Тат.Булярская СОШ” Муслюмовского района. Руководитель: Гульназ Кашафовна.
-
Экскурсия 27.04.2023

Бүген 1 класс укучылары "Бабайда кунакта" паркына экскурсиягә бардылар. Класс җитәкчесе Акмалова Айзирә Хәбиповна.
-
Фирая Солтанова-Жданова кубогына узган эстафета 27.04.2023

Якташыбыз, марафончы Фирая Солтанова-Жданова кубогына узган эстафетада мәктәбебез командасы катнашты.
-
Г.Тукайның тууына 137 ел 27.04.2023

5Б классы укучысы Дәүләтова Мәрьям Г.Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган "Әллүки" регионара онлайн фестивалендә һәм "Тукай дөньясы" дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсында катнашып, дипломнарга ия булды. Класс җитәкчесе Хәбетдинова Ә.Р. һәм Мәрьямне котлыйбыз!
-
"Габдулла Тукай-сүнмәс йолдыз!" 26.04.2023

26 нчы апрель-Габдулла Тукай туган көн. Шул уңайдан 1 классларда "Габдулла Тукай-сүнмәс йолдыз!" исемле чара узды. Укучылар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен һәм әкиятләрен укыдылар.
-
"Туган телем-иркә гөлем" 26.04.2023

26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул.
Туган тел көне уңаеннан бүген мәктәптә "Туган телем-иркә гөлем" әдәби кичәсе узды.
Котлы булсын ил рухланып
Бәйрәм иткән Тукай көне.
Тукай көне, Тукай көне –
Туган телнең туган көне!
-
Хокук бозуларга каршы профилактика отрядлары арасында республика бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре./Итоги муниципального этапа республиканского конкурса среди отрядов профилактики правонарушений образовательных организации. 25.04.2023

С целью популяризации и развитии правоохранительного движения среди детей и молодежи, воспитания правовой культуры и самосознания подрастающего поколения Актанышского муниципального района, 14 апреля 2023 года состоялся муниципальный этап Республиканского конкурса среди отрядов профилактики правонарушений общеобразовательных учреждений. Отряд профилактики правонарушений «Надежда» нашей школы занял 3 место. Руководитель отряда Вахитова З.Н. Поздравляем!!!
14 апрель көнне Хокук бозуларга каршы профилактика отрядлары арасында Республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Бәйгенең максаты: балигь булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген активлаштыру, укучыларны яшьтәшләре арасында законга буйсыну һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җәлеп итү. Бу бәйгедә мәктәпнең “Өмет” хокук бозуларга каршы профилактика отряды 3 урынга ия булды. Җитәкчесе З.Н. Вахитова. Котлыйбыз!








