Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 230учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Сыерчык оялары акциясе 15.03.2023

1-4 класс укучылары әтиләре белән берлектә "Сыерчык оялары" акциясендә теләп катнаштылар. Катнашкан гаиләләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Парламент дәресе -2023 кысаларында республика конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре 14.03.2023

Парламент дәресе – 2023 кысаларында республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. 10нчы класс укучысы Галиева Алинә «Моя малая Родина:история,культура,традиции» видеороликлар номинациясендә 3 нче урын (җитәкчесе З.Н. Вахитова ), 7Б классы укучысы Погосян Эмиль "Мы- граждане России" номинациясендә 1нче урын (җитәкчесе З.Н. Вахитова), шул ук номинациядә 9А классы укучысы Закирова Эльза 2нче урын (җитәкчесе Г.Ә.Шәрипова),10 нчы класс укучысы Вахитова Адилә «Моя малая Родина-моя гордость и ответственность» номинациясендә 3 нче урын (җитәкчесе З. Н. Вахитова), дәресләрнең методик эшләнмәләре һәм дәрестән тыш чаралар конкурсы номинациясендә башлангыч класслар укытучысы Акмалова Айзирә Хәбип кызы 3 урынны алды.Котлыйбыз! Афәрин!
-
Без һәрчак сезнең белән! 14.03.2023

Мәктәбебезнең 6-10 класс кызлары "Ярдәм янәшә" акциясенә кушылдылар. Мобилизациягә эләккән якташларыбызга күңел җылысын кушып киселгән токмачларын әзерләп җибәрделәр.
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 13.03.2023

Бүген "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" класс дәресләре язучы Сергей Владимирович Михалковның 110 еллыгына багышланды.
Сергей Михалков - балалар язучысы һәм шагыйре, Бөек Ватан сугышында хәрби хәбәрче, илебезнең өч дәүләт гимны сүзләренең авторы.Фотода 8 класс укучылары класс җитәкчесе Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева белән.
-
Спорт яңалыклары 13.03.2023

Көрәш түгәрәгенә йөрүче егетләребез 11 март көнне Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында булып узган "Хуҗәмәт ремонт-механика заводы ҖЧҖ" призларына татарча көрәш буенча ачык турнирда катнаштылар. Шактый укучыларыбыз үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясап призлы урыннар яуладылар.
Хөснетдинов Рөстәм - 1 урын
Кашапов Айрат - 1 урын
Шәйхетдинов Сәид - 2 урын
Салихов Фаяз - 2 урын
Шәмсиев Ильяс - 2 урын
Секунов Эмиль - 2 урын
Әмиров Самат - "Җиңүгә омтылыш" дипломы белән бүләкләнде!
Көрәшчеләребезгә һәм остазлары Садри Әнис Мөхәммәтнур улына киләчәктә дә зур җиңүләр теләп калабыз! -
"Шүрәлеләр ни атлы?" 13.03.2023

"Дүртөйле татар драма һәм комедия театры" мәктәптә Галимҗан Гыйльмановның "Шурәлеләр ни атлы?" спектаклен укучыларга тәкъдим иттеләр.
-
Экологик юнәлештә эшченлек. 13.03.2023

Башлангыч класс укучлары экологик юнәлештә проект эшләп үз проектларын якладылар.
-
“Я - мастер” районкүләм техник осталык конкурсы. 11.03.2023

10 нчы март көнне Балалар иҗат үзәгендә “Я-мастер” районкүләм техник осталык конкурсы булып узды. Әлеге конкурста безнең мәктәптән 6 класс укучысы Исламова Ләйсән һәм 8 класс укучысы Шаехова Алинә катнашты. Алинә “ Швейное дело” компетенциясендә номинант булды. Җитәкчесе: технология укытучысы Зәлинә Назифовна. Котлыйбыз!
-
"Фәндә беренче адымнар" 11.03.2023

Башлангыч класс укучылары арасында "Фәндә беренче адымнар" иң яхшы проект-тикшеренү эше" район конкурсында 1нче урын алган 2нче класс укучысы Нурлыгаянова Сәйдә (җитәкчесе Гөлия Галимулла кызы Кашапова), 3нче урын алган 3 класс укучысы Фәтхетдинова Нәзиләне (җитәкчесе Зөлфия Фоат кызы Дәүләтова) котлыйбыз! Афәрин!
-
Защита проектов 10.03.2023

Сегодня в нашей школе прошла защита индивидуальных проектов учащимися 9А и 9Б классов. В течение учебного года учащиеся вместе со своими научными руководителями занимались исследованиями, проводили опыты, разбирали социально-значимые вопросы. Защита сопровождалась презентациями и демонстрацией собственных работ учащихся по выбранной теме.








