Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 230учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Участие на вебинаре-практикуме 10.03.2023

Учительница нашей школы Муллагалиева Гульназ Кашафовна прошла обучение в рамках вебинара-практикума на тему "Реализация основных требований обновленных ФГОС в преподавании предметов "родной(татарский) язык" и "литература на родном языке"" и удостоена сертификатом Центра социально-гуманитарного образования. Поздравляем!
-
Тирә-якның матурлыгы үзебездән тора 09.03.2023

Мәктәп укучылары тирә-якның чисталыгы, матурлыгын саклау өстендә даими эш алып бара. Һәр елдагыча быелгы уку елында да мәктәп янын яшелләндерү максатыннан чәчәк орлыклары чәчтеләр. Һәр көн саен үсентеләрне тәрбияләү белән шөгыльләнәләр, чәчәкләрнең үсешен күзәтәләр.
-
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне! 08.03.2023

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затларны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!
Бәйрәм жиле кага тәрәзәгә,
Яшьлек кайта, җаннар нурлана.
Умырзая шыта бу мизгелдә,
Кар астында чишмә уяна.
Ак бәхетләр теләп, кызыл талда
Елкылдыйлар көмеш бөреләр.
Котлы булсын матур язгы бәйрәм
Шатлык белән тулсын күңелләр! -
Бәйрәм дәвам итә 07.03.2023

Бүген 5-7нче һәм 8-11нче класс укучылары арасында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Ягез әле,кызлар" исеме астында бәйгеләр узды. Кызлар командаларга бүленеп төрле кызыклы биремнәр үтәделәр. Егетләр кызларны бәйрәм белән котладылар.Бәйрәм чараларын мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зәлинә Назыйф кызы Вахитова алып барды.
-
Башлангыч классларда "Ягез әле,кызлар" бәйгесе дәвам итә 07.03.2023

Башлангыч класста укучы кызлар арасында "Ягез әле,кызлар" бәйгесе уткәрелде. Кызлар 3 командага буленеп уңганлыкта, өлгерлектә,осталыкта көч сынаштылар. Һәр класс малайлары кызларны котлап музыкаль номерлар башкардылар. Бәйгене башлангыч класслар укытучысы Кашапова Гөлия Галимулла кызы алып барды.
-
Проект эшләре бәйгесе 07.03.2023

6 март көнне мәктәптә 2-3 нче класс укучылары арасында, куст куләмендә проект эшләре бәйгесе узды.
-
"Солдат альбомы-2023" конкурсы 07.03.2023

"Солдат альбомы-2023" конкурсының "Солдатка хат" номинациясендә 7А классы укучысы Сафина Айгөл катнашып сертификатка ия булды. Укытучысы- Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы. Котлыйбыз!
-
Онлайн-марафон приуроченный ко Дню родного языка 06.03.2023

Учительницы нашей школы Шарипова Гульшат Ахметшаеховна и Муллагалиева Гульназ Кашафовна приняли участие в онлайн-марафоне, приуроченном ко Дню родного языка, и удостоены сертификатом. Поздравляем!
-
"Ягез әле,кызлар" 06.03.2023

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп, март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан безнең мәктәбебездә дә бәйрәм чаралары башланып китте. Фотода 1 класс укучылары. Класс җитәкчесе-Айзирә Хәбип кызы Акмалова.
-
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы 06.03.2023

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Әлеге чарада мәктәбебез укытучылары да катнашты.
Район башлыгы Ленар Зарипов, якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде.
Кадерле гүзәл затларыбыз, һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек һәм муллык телим. Бәйрәм белән сезне!" дип теләкләрен җиткерде ул һәм Наилә Вәлиеваның "И, хатын-кыз!" шигырен укып китте.
Бәйрәм барышында нәфис затларыбызга дәүләт һәм район бүләкләре тапшырылды. Чара, якташыбыз, эстрада йолдызы Лилия Муллагалиеваның концерты белән дәвам итте.








