МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музеенда экскурсия / Экскурсия в школьном краеведческом музее 26.03.2024

2024 елның 26 март көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Актаныш технологик техникумының укыту- производствога өйрәтү эшләре буенча директор урынбасары Садртдинов Радик Рәсүл улы мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музеенда экскурсиядә булдылар. Хөрмәтле кунакны мәктәп директоры Җәмилов Ринат Флүн улы музей экспонатлары белән таныштырды.
26 марта 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» заместитель директора по УПР ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» Садртдинов Радик Расулович побывал на экскурсии в школьном краеведческом музее. Почетного гостя ознакомил с экспонатами музея директор школы Зямилов Ринат Флунович.
-
Ата-аналарның Актаныш технология техникумы вәкиле белән очрашуы / Встреча родителей с представителем ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» 26.03.2024

2024 елның 26 мартында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Актаныш технологик техникумының укыту- производствога өйрәтү эшләре буенча директор урынбасары Садртдинов Р.Р. белән очрашу булды. Әңгәмә барышында Радик Рәсүл улы ата-аналарга уку йортына кабул итү кагыйдәләре, практика, социаль партнерлык һәм эшкә урнашу, кызыклы студент тормышы турында сөйләде. Шулай ук ата-аналарга техникумда укып алырга мөмкин булган һөнәрләр һәм белгечлекләр, өстәмә белем бирү түгәрәкләре һәм секцияләре турында презентация күрсәтте. Очрашу ата-аналар өчен эшлекле һәм мәгълүмати булды.
26 марта 2024 года в МБОУ Аккузовская ООШ» состоялась встреча с заместителем директора по УПР ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» Садртдиновым Р.Р. В ходе беседы Радик Расулович рассказал родителям о правилах приема в учебное заведение, практике, социальном партнерстве и трудоустройстве, об интересной студенческой жизни. Также родителям продемонстрировал презентацию о профессиях и специальностях техникума, дополнительном образовании, кружках и секциях. Встреча была деловой и информативной для родителей.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы / Общешкольное родительское собрание 26.03.2024

26 нчы мартта Чалманарат ТГББМндә гомуми ата-аналар җыелышы узды. 7 нче класс җитәкчесе Р.С.Әмирова “Гаилә кыйммәтләре” темасына дәрес-тренинг уздырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Ә.Р.Исрафилова 2023-2024 нче уку елында тәрбия эше юнәлешендә мәктәптә башкарылган эшләр белән таныштырды. Язгы каникул чорында балаларның куркынычсызлыгы турында сөйләшү узды. Көн тәртибендә судан саклану, юлда сак йөрү; балигъ булмаганнарның ял, дәрестән тыш эшчәнлеге; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү; гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре; бәхетсезлек очракларында беренче ярдәм күрсәтү; балаларның кичке якта урамда булулары; интернет-уеннарның куркынычлы булуы; начар гадәтләр кебек сораулар каралды. Җыелыш ахырында язгы каникул планы белән таныштырылды. Җыелыш классларда дәвам итте.
26 марта в МБОУ “Чалманаратская ООШ” прошло общешкольное родительское собрание. Классный руководитель 7 го класса Р.С.Амирова провела урок-тренинг на тему “Семейные ценности”. Заместитель директора по воспитательной части А.Р.Исрафилова ознакомила с работой школы по направлению воспитательной работы в 2023-2024 учебном году. Обсуждена безопасность детей в период весенних канмкул. На повестке дня обсуждались вопросы профилактика несчастных случаев на воде и на дорогах в весенний период; досуговая, внеурочная занятость несовершеннолетних; соблюдение правил пожарной безопасности; правила поведения во время возникновения ЧС; оквазание первой помощи при несчастных случаях; нахождение детей на улице в вечернее время; опасные интернет – игры; вредные привычки. В конце собрания родители были ознакомлны с планом школы на весенние каникулы. Собрания продолжились в классных коллективах.
-
Сәламәтлек дәресе / Урок здоровья 25.03.2024

Бүген Күҗәкә мәктәбендә авыл фельдшеры Зифа Мирзаян кызы укучылар белән “Сәламәтлек дәресе” үткәрде. Әлеге чара туберкулез авыруын булдырмау, аннан саклану чаралары турында булды. Укучыларга бу авыруның килеп чыгу сәбәпләре, аннан саклану юллары аңлатылды. Укучыларга буклетлар күрсәтелде, анкета сорауларына җаваплар алынды. Яз көне төрле авыруларның күбәеп китүе турында да искәртелде. Сәламәтлекнең кеше өчен иң кадерле әйбер икәнлегенә басым ясалды. Сәламәтлек - үзебезнең кулда. Сәламәтлек - иң зур байлык.
Сегодня в Кузякинской школе сельский фельдшер Зифа Мирзаяновна провела с учащимися “Урок здоровья”. Мероприятие было посвящено профилактике туберкулеза, мерам защиты от него. Учащимся были разъяснены причины возникновения этого заболевания и способы его предотвращения. Учащимся были продемонстрированы буклеты, получены ответы на вопросы анкеты. Весной отмечаются вспышки различных заболеваний. Здоровье - самое дорогое для человека. Здоровье - в наших руках. Здоровье - самое большое богатство.
-
Проект эше буенча чыгыш / Выступление по работе над проектом 25.03.2024

2024 нче елның 25 мартында «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле «Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ринат Флүн Җәмилов Актаныш «Мәгариф идарәсе» белгечләре һәм район мәктәп директорлары алдында «Укыту-тәрбия процессында укучыларның фәнни-тикшеренү һәм иҗади- интеллектуаль эшчәнлекләрен үстерү» темасына проект эше буенча чыгыш ясады.
25 марта 2024 года на базе МБОУ «Актанышская СОШ №2» директор МБОУ «Аккузовская ООШ» Ринат Флунович Зямилов выступил перед специалистами МКУ «Управление образования» и директорами школ района по проектной работе на тему «Развитие интеллектуально- творческого потенциала и учебно- исследовательской деятельности обучающихся в образовательно- воспитательном процессе».
-
“Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” / “Папа, мама, я – спортивная семья» 25.03.2024

Гаилә елы буларак Теләкәй мәктәбендә ата – аналар һәм балалар белән берлектә күп чаралар үтә. Шулардан берсе “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” исемле чара. Бәйрәмгә барлык әти – әниләр һәм балалар килде. Һәр командадан әти, әни, бала катнашты. Чара бик күңелле узды. Һәр гаилә үзләренең иң җитез, иң тырыш, иң бердәм икәнлекләрен расладылар.
В год семьи в Тлякеевской школе проходит много мероприятий совместно с родителями и детьми. Одно из них – мероприятие ”Папа, мама, я - спортивная семья". На праздник пришли все родители и дети. От каждой команды участвовали папа, мама, ребенок. Мероприятие прошло очень весело. Каждая семья доказала, что они самые ловкие, самые трудолюбивые, самые сплоченные.
-
«Минем тирәдәге тарих» XII региональ тарихи тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсы / XII Региональный конкурс исторических исследовательских и творческих работ «История вокруг меня» 23.03.2024

2024 нче елның 23 нче мартында КФУның Алабуга институты тарафыннан уздырылучы «Минем тирәдәге тарих» XII региональ тарихи тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучылары Шәйдуллина Ильвина II урын, ә Әхмәтова Айзилә III урын алды. Җитәкчеләре Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы. Котлыйбыз!
23 марта 2024 года в XII региональном конкурсе исторических исследований и творческих работ «История вокруг меня», проводимом Елабужским институтом КФУ, учащиеся 9 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллина Ильвина заняла II место, а Ахметова Айзиля – III место. Руководитель Зямилова Розалия Гарифяновна. Поздравляем!
-
«Киң Масленица» / «Широкая Масленица» 22.03.2024

Актаныш 5 нче балалар бакчасында Масленицаны озаттык. Атна буе балалар бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Әңгәмәләрдән алар элек Масленицаны ничек бәйрәм иткәннәрен, рус халык уеннарын, җырларын, чакыруларын өйрәнгәннәрен, иҗади эшчәнлек рәвешендә Масленицаны кәгазьдән ясадылар, балалар әти – әниләре белән бергә курчак-обереглар ясауда иҗат иткәннәр. Атна ахырында «Киң Масленица» күңел ачу чарасын уздырдык, анда балалар күңел ачтылар, әйлән-бәйлән йөрделәр, җырладылар, халык уеннар уйнадылар, бәйгедә катнаштылар. Барысы да Масленицаны шатланып озаттылар һәм киләсе елга кадәр аның белән хушлаштылар. Масленица атналыгы ярдәмендә балалар рус халкының гореф-гадәтләре белән таныштылар.
Актанышский детский сад №5 проводили Масленицу. Всю неделю дети готовились к этому событию и ждали его с нетерпением. Из бесед они узнали, как раньше на Руси праздновали Масленицу, разучивали русские народные игры, песни, заклички, в творческом виде деятельности изготовили масленицу из бумаги, дети вместе с родителями проявили творчество в изготовлении кукол – оберегов. В конце недели было проведено развлечение «Широкая Масленица», где дети от души веселились, водили хоровод, пели, играли в народные игры, учавствовали в конкурсах. Все с радостью проводили Масленицу и попрощались с ней до следующего года. Благодаря Масленичной недели ребята познакомились с традициями русского народа и зарядились отличным настроением.
-
«Татарстанның фәне һәм яшьләре - киләчәккә адым» дип исемләнгән Республика фәнни-практик конференция / Научно-практическая конференция школьников Казанского ГАУ «Наука и молодежь Татарстана – шаг в будущее» 22.03.2024

2024 нче елның 22 нче мартында Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан уздырылучы «Татарстанның фәне һәм яшьләре - киләчәккә адым» дип исемләнгән Республика фәнни-практик конференциядә Аккуз мәктәбенең 9 нчы класс укучылары Гайсина Зәлинә «Минем Кече Ватаным» номинациясендә III урын (Җитәкчесе Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы), Шәйдуллина Ильвина (Җитәкчесе Гарипова Розалия Данис кызы) һәм 6 нчы класс укучысы Шәйдуллина Назлыгөл (Җитәкчесе Шәйдуллина Ләйлә Наил кызы) катнашучысы сертификатлары, Әхмәтова Айзилә «Авыл һөнәрләре» номинациясендә II урын (Җитәкчесе Әхмәтова Зөлфия Назыйф кызы), Шәйдуллин Гамил «Яшь эшмәкәр» номинациясендә II урын (Җитәкчесе Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы) алдылар. Укытучыларны һәм укучыларны котлыйбыз!
22 марта 2024 года на республиканской научно - практической конференции «Наука и молодежь Татарстана-шаг в будущее», проводимой Казанским государственным аграрным университетом, учащиеся 9 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Гайсина Залина заняла III место в номинации «Моя малая Родина» (руководитель Зямилова Розалия Гарифяновна), Шайдуллина Ильвина (руководитель Гарипова Розалия Данисовна) и ученица 6 класса Шайдуллина Назлыгуль (руководитель Шайдуллина Лейля Наилевна), Ахметова Айзиля-II место в номинации «Сельские профессии» (руководитель Ахметова Зульфия Назифовна), Шайдуллин Гамиль-II место в номинации «Молодой предприниматель» (руководитель Зямилова Розалия Гарифяновна). Поздравляем учителей и учеников!
-
«Татарстанның фәне һәм яшьләре - киләчәккә адым» дип исемләнгән Республика фәнни-практик конференция / Научно-практическая конференция школьников Казанского ГАУ «Наука и молодежь Татарстана – шаг в будущее» 22.03.2024

2024 нче елның 22 нче мартында Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан уздырылучы «Татарстанның фәне һәм яшьләре - киләчәккә адым» дип исемләнгән Республика фәнни-практик конференциядә Аккуз мәктәбенең 9 нчы класс укучылары Гайсина Зәлинә «Минем Кече Ватаным» номинациясендә III урын (Җитәкчесе Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы), Шәйдуллина Ильвина (Җитәкчесе Гарипова Розалия Данис кызы) һәм 6 нчы класс укучысы Шәйдуллина Назлыгөл (Җитәкчесе Шәйдуллина Ләйлә Наил кызы) катнашучысы сертификатлары, Әхмәтова Айзилә «Авыл һөнәрләре» номинациясендә II урын (Җитәкчесе Әхмәтова Зөлфия Назыйф кызы), Шәйдуллин Гамил «Яшь эшмәкәр» номинациясендә II урын (Җитәкчесе Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы) алдылар. Укытучыларны һәм укучыларны котлыйбыз!
22 марта 2024 года на республиканской научно - практической конференции «Наука и молодежь Татарстана-шаг в будущее», проводимой Казанским государственным аграрным университетом, учащиеся 9 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Гайсина Залина заняла III место в номинации «Моя малая Родина» (руководитель Зямилова Розалия Гарифяновна), Шайдуллина Ильвина (руководитель Гарипова Розалия Данисовна) и ученица 6 класса Шайдуллина Назлыгуль (руководитель Шайдуллина Лейля Наилевна), Ахметова Айзиля-II место в номинации «Сельские профессии» (руководитель Ахметова Зульфия Назифовна), Шайдуллин Гамиль-II место в номинации «Молодой предприниматель» (руководитель Зямилова Розалия Гарифяновна). Поздравляем учителей и учеников!











