МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Исәнме, Масленица / Здравствуй, Масленица 15.03.2024

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә милли бәйрәмнәр уздыру Россиянең барлык халыкларына хөрмәт тәрбияләүдә зур роль уйный. Шунлыктан "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"нда “Исәнме, Масленица” дип аталган күңел ачу чарасы узды. Балалар бу вакыйгага җитди әзерләнделәр. Шөгыльләрдә алар Россиядә Масленицаны ничек бәйрәм итүләрен, бу гореф-гадәтнең кайдан башлануын өйрәнделәр. Балалар матур рус костюмнары киделәр, шулардан алар искиткеч соклану хисләре кичерделәр. Күңел ачу программасы бик күңелле килеп чыкты, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: Масленица тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, "Блины" исемле рус халык җырын, такмаклар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Азактан инде тәмле тәбикмәкләр белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле, күтәренке рухта узды.
Проведение национальных праздников в дошкольных образовательных учреждениях играет большую роль в воспитании уважения ко всем народам России. В связи с этим в МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" прошло развлекательное мероприятие “Здравствуй, Масленица”. Дети серьезно готовились к этому событию. На занятиях они изучали, как в России празднуют Масленицу, с чего началась эта традиция. Во время праздника дети были одеты в красивые русские костюмы, от которых испытали невероятное восхищение. Развлекательная программа получилась очень веселой: водили хороводы вокруг Масленицы, пели русскую народную песню "Блины", частушки, рассказывали стихи. В конце угостились блинами. Праздник прошел очень весело.
-
“Алтынчәч” тә “Яшь мастер” чемпионаты / Чемпионат” Юный мастер “в "Алтынчач" 15.03.2024

12 нче март көнне “Алтынчәч” балалар бакчасы нәниләре “Яшь мастер” Төбәкара чемпионатының Республика этабында катнашып, “Программалаштыру”, "Ресторан сервисы", "Маляр-декоратор", “3-D дизайн” компетенцияләрендә көч сынашкан иде. Менә бүген нәтиҗәләр дә билгеле булды:
- “Программалаштыру” компетенциясендэ - Муртазин Әмин һәм Шарипянов Марсель – 3 нче урын;
- "Ресторан сервисы" компетенциясендә - Давлетов Искәндәр “Иң оста өстәл декоры” номинациясендә, "Маляр-декоратор" компетенциясендә Газиева Гузәл “Төсләр патшабикәсе” номинациясендә, “3D-дизайн» компетенциясендә Закирзянов Раяз “ Иң чиста эшләүче “ номинациясендә җиңүчеләр булдылар.
Балалар чемпионатта русча чыгыш ясап, биремнәрне зур җаваплылык тоеп, чын осталарча башкарып чыктылар. Без нәниләребезнең уңышлары белән чиксез горурланабыз. Әлбәттә балаларның уңышлы чыгыш ясавының нигезендә әти-әниләрнең, гаиләнең дә зур тырышлыгы ята. Балаларны, аларның әти-әниләрен, балаларны чемпионатка әзерләгән тәрбиячеләребез остаз –экспертлар Галимова Рима Николай кызын, Басырова Нурия Муллаян кызын, Шайхулова Әминә Галимәрдән кызын, Мухаметшина Инзилә Рәсим кызын һәм техник- экспертлар Насыйрова Гузәлия Рәмис кызын, Фатхулова Гүзәл Айдар кызын, Асылова Дилбәр Мөдәрис кызын, Нуриахметова Айгөл Фәндүс кызын зур җиңүләре белән котлыйбыз, аларга алга таба да зур уңышлар телибез.
Двенадцатого марта малыши детского сада “Алтынчач” приняли участие в республиканском этапе Межрегионального чемпионата "Юный мастер", где соревновались в компетенциях "Программирование", “Ресторанный сервис”, "Маляр-декоратор", "3-D дизайн". Сегодня стали известны результаты:
- в компетенции” Программирование " – Муртазин Амин и Шарипянов Марсель-3 место;
- в компетенции" Ресторанный сервис “-Давлетов Искандер в номинации «Лучший декор стола», в компетенции «Маляр-декоратор» - Газиева Гузель в номинации «Королева красок», в компетенции «3D-дизайн» - Закирзянов Раяз в номинации “ Самый аккуратный" стали победителями.
Ребята выполняли задания с большой ответственностью и настоящим мастерством. Мы безмерно гордимся успехами наших малышей. Конечно, в основе успешного выступления детей лежат и усилия родителей, семьи. Детей, их родителей, воспитателей подготовивших детей к чемпионату, наставник-экспертов Галимову Р.Н., Басырову Н.М., Шайхулову А.Г., Мухаметшину И.Р. и техник –экспертов Насырову Г.Р., Фатхулову Г.А., Асылову Д.М., Нуриахметову А.Ф. поздравляем с большой победой, желаем им дальнейших успехов.
-
Игътибар! Бәйге! / Внимание! Конкурс! 14.03.2024

2024 ел – Россиядә Гаилә елы уңаеннан, "Балалар иҗат үзәге" "Счастливы вместе" дигән бәйге игълан итә. Әлеге конкурсның максаты: җәмгыятьтә гаилә институтының ролен ныгыту, традицион кыйммәтләрне саклау. Нәкъ менә гаиләдә кешенең шәхесе, дөньяга карашы, фәлсәфи күзаллаулары, аның рухи-әхлакый идеаллары формалаша. Бәйгенең нигезләмәсе белән тулырак әлеге сылтама аша таныша аласыз! Катнашырга ашыгыгыз!
2024 год объявлен Годом семьи в целях популяризации государственной политики в сфере защиты семьи, сохранения традиционных семейных ценностей. В Год семьи особое внимание уделено сохранению традиционных семейных ценностей. К ним относятся любовь, верность, уважение, взаимопонимание и поддержка. Эти ценности являются основой крепкой и счастливой семьи. Крепкая семья – это залог стабильности и процветания общества. Целью проведения конкурса является поддержка и пропаганда положительного опыта семейного воспитания, развитие семейных традиций и ценностей, укрепление института семьи, совершенствование взаимоотношений взрослых и детей. В Конкурсе участвуют семьи обучающихся и воспитанников образовательных организаций Актанышского муниципального района. Участие в конкурсе – бесплатное. Участники конкурса должны быть подписаны на страницу МБОУДО «Центр детского творчества» Актанышского муниципального района в социальной сети ВКонтакте https://vk.com/abiu2001
Подробнее с Положением конкурса вы можете ознакомиться по этой ссылке! Спешите принять участие! -
Ата-аналар контроле / Родительский контроль 14.03.2024

13 мартта Уразай мәктәбендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен кайнар аш оештыру буенча ата-аналар контроле үткәрелде. Ата-аналар комиссиясе әзерләнгән ризыкларның расланган менюга туры килүен тикшерде. Балаларны тукландыруны оештыруга кисәтүләр табылмады.
13 марта 2024 года в МБОУ “Уазаевская ООШ” был осуществлён родительский контроль организации горячего питания обучающихся 1-4 классов. Комиссия родителей проверила соответствие приготовленных блюд утверждённому меню. Замечаний к организации питания детей нет.
-
«Яшь педагог + остаз» / «Молодой педагог + наставник» 14.03.2024

Мәгариф идарәсенең еллык планы нигезендә укытучы-остазлар һәм яшь мөгаллимнәр арасында тәҗрибә уртаклашу, аларның һөнәри үсешенә ярдәм итү максатыннан район мәгариф учреждениеләре арасында «Яшь педагог + остаз» конкурсы үтте. Конкурс шартлары нигезендә яшь мөгаллим һәм остаз үзләренең бердәм эшчәнлеген чагылдырган видео-визитка әзерләргә һәм методик алымнарны күрсәтүче уртак мастер-класс үткәрергә тиешләр. Бакчабызда остазлык эше даими алып барыла, эшкә килгән яшь тәрбиячеләргә, тәҗрибәле педагоглар ярдәм итә. Әлеге конкурста Вагизова Алисә Фәндәс кызы – Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы, Туктарова Эльвира Валерий кызы – Хәбибуллина Альбина Мөдәрис кызы катнашып көч сынаштылар.
На основании плана МКУ “Управление образования” и в целях выявления, поддержки и распространения эффективного опыта педагогов-наставников образовательных учреждений, создания положительной профессиональной мотивации у молодых специалистов прошел конкурс «Молодой педагог + наставник». По условиям конкурса молодой педагог и наставник должны были подготовить видео-визитку, отражающую их совместную деятельность, и провести совместный мастер-класс, демонстрирующий методические приемы. Из коллектива МБДОУ “Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш” в конкурсе приняли участие: Вагизова Алиса фандасковна – Лутфуллина Лейсан Глусовна, Туктарова Эльвира Валерьевна – Хабибуллина Альбина Мударисовна.
-
Технология укытучылары киңәшмәсе 14.03.2024

14 март көнне Актанышның беренче мәктәп базасында технология укытучылары җыелып, районда узачак “Мин-мастер” бәйгесе хакында фикер алыштылар. Укучылар башкарасы эшне иң элек үзләре эшләп карап, кимчелекләрне төзәтеп, уртак фикергә киленде.Зәвыклы, шул ук вакытта балалар өчен дә уңайлы эш төрләре сайланды.
14 марта на базе й Актанышской школы №1 собрались учителя технологии и обсудили вопросы о предстоящем в районе конкурсе “Я-мастер”. Учителя, прежде всего, сами попробовали сшить материал, исправили недостатки и пришли к общему мнению.Были выбраны стильные, в то же время удобные для детей виды работ.
-
Эчтәлекле очрашу / Содержательная встреча 14.03.2024

Бүген, 14 март көнне, Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә бик эчтәлекле очрашу булды. Районыбызның “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр үзәге җитәкчесе Тәнзилә Рөстәм кызы Гыйниятова һәм Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полициянең кече лейтенанты Регина Радик кызы Камалова 6-9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Тәнзилә Рөстәм кызы аларга терроризмга каршы көрәш чаралары турында сөйләде. Мәктәпкә кораллы җинаятьче килеп кергән очракта, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, видеороликлар күрсәтеп, алар буенча әңгәмә оештырды. Регина Радик кызы исә, укучыларга районыбызда киң таралган җинаятьләр турында аңлатып үтте, һәр эшне уйлап башкарырга, тәртипсезлекләр ясамаска өндәде. Шулай ук бала ясаган һәр вак хулиганлык өчен дә әти-әниләрнең дә җаваплылыкка тартылачагын ассызыклап үтте. Укучылар инспекторга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларга тулы җавап алдылар.
Сегодня, 14 марта, в Новоалимовской ООШ состоялась содержательная встреча. Руководитель молодежного центра по охране общественного порядка “Форпост " Танзиля Рустамовна Гиниятова и инспектор по делам несовершеннолетних, младший лейтенант полиции Регина Радиковна Камалова встретились с учащимися 6-9 классов. Танзиля Рустамовна рассказала им о мерах по борьбе с терроризмом. Она напомнила правила поведения в случае, если в школу вошёл вооруженный преступник, показала видеоролики и устроила по ним беседы. Регина Радиковна рассказала ребятам о широко распространенных в районе преступлениях, призвала все делать продуманно, не допускать беспорядков. Она также подчеркнула, что даже за каждое мелкое хулиганство, совершенное ребенком, к ответственности будут привлечены и родители. Учащиеся задали инспектору интересующие их вопросы, на которые получили исчерпывающие ответы.
-
9 класс укучылары көч сынаша: Актаныш технология техникумында янәдән «Һөнәри дебют» 13.03.2024

Бүген Актаныш технология техникумында матур традициягә әверелгән бәйгеләрнең берсе - «Һөнәри дебют» старт алды. Инде ничәнче ел рәттән әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләренең чыгарылыш класс егет-кызлары теләп катнаша. Бүгенге чараның тантаналы ачышында техникум директоры Ландыш Жәүдәт кызы Шамсунова конкурсантларга изге теләкләрен юллады: "Без бик шатбыз сезне узебезнең уку йортыбызда күрүебезгә. Бүген биредә - иң -иңнәр. Бэйгегә килгәндә, ярышлар 5 компетенция буенча узачак: пешекче эше, эретеп-ябыштыру, төзүче эше, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү, икъдисад юнәлеше. Бу һөнәрләрне сайлавыбыз да юкка түгел, чөнки әлеге һөнәр ияләре районыбыз оешма-предприятиеләренә һәрвакыт кирәк. Без ышанабыз, киләчәктә сез үз һөнәрләрегезнең остасы булырсыз. Уңышлар сезгә,кызлар-егетләр!". Чарада катнашучы Актаныш мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митьян кызы Шакирова да укучыларга матур теләкләрен җиткереп,аларга зур ышаныч багълавын белдерде. "Һөнәри дебют"бәйгесе, заманча җихазландырылган эш мәйданчыкларында үтә. Егет-кызларга үзләрен һөнәр осталары итеп тою мөмкинлеге бирелде: пешекчеләр, төзүчеләр, икъдисадчы, эретеп-ябыштыручы һәм шоферлар алар бүген!
-
ТЕАТР АЙЛЫГЫ 13.03.2024

Гимназиянең 2Б класс укучылары "Өч кыз" татар халык әкиятен әти-әниләр, сыйныф җитәкчесе Гөлназ Дильшат кызы Солтанова белән берлектә яңача форматта сәхнәгә куйды. Әкият күмәк җыр-биюләр, татар халык уеннары белән тулыландырылып эшкәртелгән.
Театральный месячник : Ученики 2 б класса гимназии вместе с классным руководителем Султановой Г.Д. и родителями показали театр по мотивам татарской сказки "Три сестры".Сказка дополнена песнями, танцами и татарскими народными играми.
-
«Сабантуй» журналыннан истәлекле бүләкләр / Памятные подарки от журнала «Сабантуй» 12.03.2024

Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айзилә Әхмәтова һәм 6 нчы класс укучысы Назлыгөл Шәйдуллина «Сабантуй» журналының Ватанны саклаучылар көненә багышлап үткәргән «МИННӘН БҮЛӘК» марафонында катнашып җиңүче булдылар. Укучы кызларга «Сабантуй» журналыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ученица 9 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Айзиля Ахметова и ученица 6 класса Назлыгуль Шайдуллина стали победителями марафона журнала «Сабантуй» «Подарок от меня», посвященного Дню защитника Отечества. Школьницам вручили памятные подарки от журнала «Сабантуй».











