МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
«XXI гасыр Кулибиннары» / «Кулибины XXI века» 20.03.2024

19 нчы март көнне Балалар иҗат үзәге базасында яшь уйлап табучыларның «XXI гасыр Кулибиннары» Республика олимпиадасының муницпаль туры үтте. Районыбызда әлеге олимпиада бишенче тапкыр уза. Район мәктәпләре укучылары традицияггә әверелеп баручы олимпиадада дүрт юнәлеш буенча - технология, робототехника, сәнәгать товарлары, медицина - сәламәтлек саклау темасына ясалган иҗат эшләрен тәкъдим итте. Укучылар проект эшләрен яклап, аның өстенлекләре, тормыш-көнкүрештә ничек итеп кулланылуы турында да сөйләделәр.Техник яктан бик тә уйланылып, иҗади якын килеп эшләнгән эшләр бик күп иде. Балаларга уйлап табу осталыкларын ачу һәм үстерү, бергә хезмәттәшлек итүдә көчләрен, энергияләрен кызганмаган остазларына да рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә!
19 марта на базе Центра детского творчества прошел муниципальный тур Республиканской олимпиады юных изобретателей «Кулибины XXI века». Эта олимпиада в нашем районе проходит в пятый раз. Учащиеся школ района представили творческие работы по четырем направлениям - технология, робототехника, промышленные товары, медицина. Ученики защищали проектные работы, рассказывали о его преимуществах, о том, как он используется в быту. По итогам конкурса твердо можно сказать, что поставленная цель - создание условий для раскрытия творческого потенциала детей и школьников в сфере науки и техники, знакомство с деятельностью, достигнута.
-
ГАИЛӘ ЕЛЫ / ГОД СЕМЬИ 20.03.2024

ГАИЛӘ ЕЛЫ: Гимназиянең 8 сыйныф укучылары Актаныш районы ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева җитәкчелегендә узучы "Гаилә мәктәбе" дәресендә катнашты.
ГОД СЕМЬИ: учащиеся 8 класса гимназии приняли участие в уроке "Школа семьи" под руководством заведующей отделом ЗАГС Актанышского района Гульфины Мухамадеевой.
-
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә театр атналыгы / Неделя театра 20.03.2024

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, мәктәпнең тәрбия планы чаралары нигезендә, театр атналыгы оештырылды. Атналыкны 15 март көнне башлангыч класс укучылары ачты. 1нче класс укучылары “Сертотмас үрдәк”, 2 нче класс укучылары “Ике кыз” әкиятен, 3 нче класс укучылары “Серле ачкыч” , 4 нче класс укучылары “Әбиләрдә кунакта” әсәрләрен сәхнәләштерделәр. 19 нчы март көнне 5-8 нче класс укучылары атналыкны дәвам итте. Укучылар сәхнәдә күрсәткән әсәрләр урыны белән шаян, көлкеле булды, урыны белән уйланырга мәҗбүр итте. 5 нче класс укучылары “Сак-Сок” бәетен, 6 нчы класс укучылары “Табигать балалары”, 7 нче класс укучылары “Кызыл алмалар”, 8 нче класс укучылары “Кабак” әсәрен сәхнәләштерделәр. Чарага әзерлек эшләре дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында, класс җитәкчеләре тарафыннан оештырылды. Күрсәтелгән сәхнә әсәрләре гаилә, балалар һәм әти-әниләр, экология, патриотизм, сугыш афәте, белемгә хөрмәт, туган телгә хөрмәт һәм сак караш, туган телне саклау кебек тәрбияви темаларны ачты. Укучыларның, остазларның хезмәте тиешенчә бәяләнде. Атналыкны 9 нчы класс укучылары Г.Камалның “Банкрот” әсәре белән йомгаклый.
С 15 по 22 марта в МБОУ “Такталачукская ООШ” была организована неделя театра. Неделю открыли учащиеся начальных классов. 15 марта 1-4 классы показали свои творческие постановки. 19 марта учащиеся 5-8 классов продолжили театральную неделю своими интересными пьесами.
-
«Тату гаилә серләре» 20.03.2024

2024 ел - Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә-ул җылы учак! Гаилә-кешене кешелекле булырга өйрәтә торган өй мәктәбе ул. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Шул уңайдан 20 нче март көнне Татар Суыксу урта гөмүми белем бирү мәктәбендә «Тату гаилә серләре» дип аталган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмебез кызыклы уеннар, балаларның матур җыр-бию һәм шигырьләре белән бергә үрелеп барды. Безне хөрмәт итеп, бәйрәмебезне ямьләп килгән һәм уеннарда катнашкан әти-әниләребезгә, тырыш, уңган балаларыбызга бик зур рәхмәт!
2024 год объявлен Годом семьи. Семья - это тепло! Семья-это домашняя школа, которая учит человека быть человечным. Именно в семье мы учимся любви, ответственности, заботе и уважению. В связи с этим 20 марта в МБОУ “Татарско-Суксинская СОШ” прошло праздничное мероприятие «Тату гаилә серләре». Праздник сопровождался веселыми играми, красивыми детскими песнями, танцами и стихами. Большое спасибо родителям, которые с уважением относились к нам, украшали наш праздник и участвовали в играх.
-
«Крестики - ноликлар» математик-уен / Математическая игра «Крестики - нолики» 20.03.2024

2024 нче елның 20 нче март көнне Аккүз төп гомуми белем мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы 5-6 класс укучылары белән «Крестики - ноликлар» математик - уен үткәрде. Әлеге чара укучыларга математика фәне буенча белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.
20 марта 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» в рамках недели математики учитель математики Шавалиев Дилус Мирзасалихович провел математическую игру «Крестики - нолики» с учениками 5-6 классов. Это мероприятие помогло учащимся закрепить знания по математике.
-
Конкурс технического мастерства “Я-мастер” 20.03.2024

20 нчы март көнне Балалар иҗат үзәгендә “Я-мастер” районкүләм техник осталык конкурсы булып узды. Әлеге конкурста Уразай мәктәбеннән 8 класс укучысы Маликов Искандәр катнашты. Җитәкчесе: технология укытучысы Гимазов Нияз. Котлыйбыз!
20 марта в Центре детского творчества прошел районный конкурс технического мастерства “Я-мастер”. В конкурсе принял участие ученик 8 класса Уразаевской школы Маликов Искандер. Руководитель: учитель технологии Гимазов Нияз. Поздравл
-
Кышкы сезонны ябу / Закрытие зимнего сезона 20.03.2024

20 март көнне Актанышның "Бүләк" чаңгы трассасында кышкы сезонны ябып, чаңгы ярышлары уздырдылар. Сезон буена чаңгы ярышларының берсен дә калдырмый йөргән, мәктәбебезнең укучылары бу юлы да сынатмады. Җилләрне узып беренче килгән Алмаз Габдуллинны зур җиңүе белән котлыйбыз! Алда әле яңадан-яңа бәйгеләр, уңышлар көтеп торсын. Шулай ук Нияз Салахов, Алия Галиева, Азалия Аглиуллиналар тырышлыгы белән мәктәбебез 6 урынны яулап алды.Укытучылары Илфир Анваров.
20 марта на лыжной трассе "Буляк" в Актанышском районе прошли соревнования по лыжным гонкам «Закрытие зимнего сезона» . Ребята из нашей школы на протяжении всего сезона не пропускали ни одной лыжной гонки, но и в этот раз не подвели. Поздравляем с большой победой Алмаза Габдуллина, который первым пришел, пересекая ветры! Пусть впереди его ждут новые конкурсы, успехи. Также благодаря усилиям Нияза Салахова, Алии Галиевой, Азалии Аглиуллиной наша школа заняла 6 место. Тренер- Ильфир Анваров.
-
Пучы мәктәбе базасында директорлар семинары / Семинар директоров на базе Поисевской школы 20.03.2024

20 нче март көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Укучыларның заманча компетенцияләрен формалаштыру ресурсы буларак "Үсеш ноктасы" үзәге" темасы астында мәктәп директорларының район семинары үтте. Мәктәп җитәкчеләре укучыларның проект эшчәнлекләре белән таныштылар, "Үсеш ноктасы" мәгариф үзәге проекты кысаларында кайтарылган лабораторияләрне кулланып оештырылган биология, физика, химия фәннәре буенча ачык дәресләр, мастер-класслар карадылар.
20 марта на базе МБОУ «Поисевская СОШ» прошел районный семинар директоров школ на тему « Центр «Точка роста» — ресурс, формирующий в учениках современные компетенции». Директора ознакомились с проектными работами учеников, посмотрели открытые уроки, мастер-классы учителей биологии, физики, химии, которые в своей деятельности использовали лаборатории, полученные в рамках проекта «Точка роста».
-
“Мин Мастер” / “Я мастер” 20.03.2024

20 март көнне Балалар иҗат үзәгендә тегүче кызлар арасында “Мин Мастер” бәйгесе узды. Әлеге бәйге сәләтле укучыларны барлый, киләчәккә өмет уята, талантлар ача. Хәзерге заманда әлеге конкурсларның әһәмияте зур. Кызлар ике яшь категориясендә көч сынаштылар. Кечкенәләр калфак,ә зурлар – түшти тегү осталыгын күрсәтте. Барысы 13 мәктәптән -19 бала бәйгедә катнашты. Ике сәгатьтән артык барган ярышны үз эшләренең осталары - тегүче апалар укучыларның эшләрен күзәтеп барды, лаеклы дип тапканнарга урыннар чыгарды. Богады мәктәбе укучылары - яшь Мастерлар - Хисамова Энҗе 1 урын, Галиева Ралина 2 урын яулады. Котлыйбыз!
20 марта в Центре детского творчества прошел конкурс среди девушек- “Я мастер”. Этот конкурс выявляет талантливых учеников, вселяет надежду на будущее, раскрывает таланты. В настоящее время эти конкурсы имеют большое значение. Девушки соревновались в двух возрастных категориях. Младшие продемонстрировали мастерство шитья калфака,а взрослые – тушти. Всего в конкурсе приняли участие 19 детей из 13 школ. В течение более чем двухчасового состязания мастера своего дела – опытные швеи следили за работой учеников, выявляли достойные места. Ученики Бугадинской школы - молодые мастера-Хисамова Энже заняла 1 место, Галиева Ралина-2 место. Поздравляем!
-
Башлангыч сыйныф укучылары иҗади проектларын якладылар / Ученики начальных классов защитили свои творческие проекты 19.03.2024

19 март көнне район күләмендә башлангыч сыйныф укучыларының иҗади проектлар бәйгесе үтте. 2-3 сыйныф укучылары үзләренең эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. Башлангыч сыйныф укучысы өчен проект эшчәнлеге шактый катлаулы. Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес оештырылуына бәйле. Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле. Мәктәбебезнең 2 сыйныф укучысы Әминә Идрисова “Күренекле якташыбыз Ләйлә Дәүләтова”, 3 сыйныф укучысы Зилия Шәйхразиева “Туган төбәгебезнең экологик хәле” дип исемләнгән проектларын тәкъдим итеп, 2 урынга лаек дип табылдылар. Укытучылары Миләүшә Ахмадуллина, Гөлназ Галләмова. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
19 марта прошел районный конкурс творческих проектов учащихся начальных классов. Учащиеся 2-3 классов представили свои исследовательские работы. Проектная деятельность для младшего школьника достаточно сложна. Успешность работы зависит от ее правильной организации. Здесь очень важно сотрудничество учителя, ученика и родителей. Ученица 2 класса нашей Бугадинской школы Амина Идрисова, представив свой проект “Наш знаменитый земляк Лейла Давлетова”, ученица 3 класса Зилия Шайхразиева, представив проект “Экологическая обстановка родного края”, удостоилась 2 места. Учителя Миляуша Ахмадуллина, Гульназ Галлямова. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!











