МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Гаилә елына багышланган бәйрәм концерты / Праздничный концерт, посвященный Году семьи 12.03.2024

Районыбызда ай буена Мохтар Мутин исемендәге театр фестивале барды. Иске Кормаш халык театры Айгөл Әхмәтгалиеваның “Капка” дигән әсәрен тамашачыга җиткерде. Иске Кормаш мәктәбе укучылары Гадел Исламов, Сәйдәш Мәрданов, Лияна Фәрдиева, Зифа Мадъярова, Назил Бакиров, Диләрә Галиева, Зәмирә Рахматуллина, Анастасия Лапшина, Риналь Зарипов бу фестивальдә катнашып, ”Өмет” номинациясендә дипломант булдылар. Чын күңелдән укучыларыбызны котлыйбыз.
В течение месяца в районе проходил театральный фестиваль имени Мухтара Мутина. Старокурмашевский народный театр представил постановку Айгуль Ахметгалиевой “Капка”. Учащиеся Старокурмашевской школы Гадель Исламов, Сайдаш Марданов, Лияна Фардиева, Зифа Мадьярова, Назиль Бакиров, Диляра Галиева, Замира Рахматуллина, Анастасия Лапшина, Риналь Зарипов приняли участие в этом фестивале и стали дипломантами в номинации ”Өмет”. От всей души поздравляем наших учащихся.
-
Әниләрне данлап! / Восславим женщину-мать! 08.03.2024

Халыкара хатын-кызлар көненең 8 мартка туры килүе юкка түгелдер. Нәкъ менә озын-озакка сузылган салкын кышлардан соң , шифалы, өметле, җылы язлар кебек, әниләребез дә ягымлы, мәрхәмәтле, күңелләргә өмет салучы, шәфкатъле асыл затларыбыз! Безнең Богады мәктәбендә, кешелекне бар итүче, бөек әниләребезгә багышланган бик матур кичә узды. Бу көнне мәктәбебезнең укытучылары, укучылар әниләргә үзләренең чын йөрәктән чыккан котлау сүзләрен җиткерделәр, җырлар, шигъри тәлгәшләр бүләк иттеләр. Алар дәртле биюләр белән аралашып барды. Мәктәп директоры Васил Максут улы бәйрәм белән котлап, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм көнне генә түгел һәрчак игътибарга, ихтирамга, хөрмәткә лаек зат ул хатын-кыз!
Вместе с весной приходит прекрасный праздник – Международный женский День 8 марта. Это не пр