Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
| У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Бадминтон финалы 17.12.2012

Казанда бадминтон ярышларының финалы узды. Анда 300 дән артык кеше катнашты. Шулар арасында безнең укучыларыбыз Мустафин Рифат һәм Зарипов Алмаз көч сынаштылар. Алмаз 15 нче, Рифат 5 нче һәм парлап уйнауда 4 нче урынны яулап кайттылар. Егетләр сезгә алда да уңышлар теләп калабыз.
-
Фәнни-гамәли конференция 15.12.2012

Зарипова Гөлсем Рәшит кызы 14 декабрьдә Татарстан Республикасы милли музееның кремельдәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалендә "Татар халкының бөек шәхесе" исеме астында уздырылган фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, чыгыш ясап рәхмәт хатына лаек булды.
-
Бадминтон 12.12.2012

Бадминтон ярышларында безнең укучыларыбыз сынатмадылар. Районда узган ярышларда 5 сыйныф укучысы Мустафин Рифат һәм 9 сыйныф укучысы Зарипов Алмаз, икесе дә 2 нче урынны яуладылар. Зонада узган республикакүләм үзәк Лига чемпионатында Рифат 2 нче һәм Алмаз 3 нче урынга лаек булдылар. 15-16 декабрьдә алар Казанда узучы Республикакүләм бадминтон ярышында көч сынашачаклар. Аларга һәм тренеры Галимов Илгиз Нургалям улына уңышлар телибез. Җиңүләр белән кайтыгыз, егетләр!
-
VI РЕСПУБЛИКА ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ 08.12.2012

8 декабрьдә К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында милли классик драматургиянең Кәрим Тинчурин исемендәге VI республика театр фестивале булып узды. Бу фестивальдә республикабызның төрле районнарыннан 400 дән артык укучы катнашты. Безнең мәктәптән дә шушы конкурста 3 укучы үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. 8 сыйныф укучысы Халилова Зәринә "Мәдрәсәдә беренче көн" хикәясеннән өзек һәм 6 сыйныф укучысы Хайбуллин Рифат "Зәңгәр шәл" дән Ат карагы образын сөйләделәр. Бу фестивальдә катнашу укучыларга бик зур тәҗрибә бирде. Аларга һәм җитәкчеләре Ахметзянова Илсөя Ринат кызына уңышлар теләп калабыз.
-
VI РЕСПУБЛИКА ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ 08.12.2012

Милли классик драматургиянең Кәрим Тинчурин исемендәге VI республика театр фестивалендә 10 сыйныф укучысы Хаметшина Зөһрә (җитәкчесе Бәйрәмова Ф.К.) дә катнашты. Ул К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән бер өзеккә макет бәйләде. Аның бу эше югары бәяләнде. Зөһрә "макет" номинациясендә III урын яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Зөһрәгә һәм аның җитәкчесенә алда да уңышлар телибез. Афәрин!
-
Рәсем конкурсы 07.12.2012

Коррупциягә каршы көрәш атналыгы уңаеннан мәктәптә рәсем конкурсы узды. Рәсем конкурсында актив катнашкан укучылар билгеләнде. Алда да укучыларыбызның төрле конкурсларда актив катнашуларын теләп калабыз.
-
7 сыйныфта 04.12.2012

Коррупциягә көрәш атналыгы уңаеннан 7 сыйныфта "Россиядә коррупция" дигән тема астында сыйныф сәгате узды.
-
Коррупциягә каршы көрәш атналыгы 03.12.2012

Коррупциягә көрәш атналыгы уңаеннан мәктәптә сыйныф сәгатьләре уза. Бүген 4 сыйныфта "Минем исемем коррупция" дигән исем астында сыйныф сәгате узды.
-
Коррупциягә каршы көрәш атналыгы уңаеннан 03.12.2012

3 сыйныфта "Гадел булу һәм дөреслек - кешелекнең иң мөһим сыйфатлары" дигән темага сыйныф сәгате узды.
-
Район конкурсына 03.12.2012

"Халык үрнәкләре" дип аталган район конкурсына 7 сыйныф укучысы Садыйкова Энҗе (җитәкчесе Бәйрәмова Ф.К.) халык уенчыкларын әвәләп җибәрде. Аңа уңышлар теләп калабыз.




















