МБОУ «Черемшанская основная общеобразовательная школа имени И.Н.Насыбуллина» Апастовского муниципального района РТ / ТР Апас муниципаль районы "Ислам Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422342, РТ, Апастовский район, с.Черемшан, ул. Татарстан, 33 |
| Телефон: | +7(843)-763-82-42 |
| E-Mail: | cheremshan79@mail.ru, Cheremshanskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанская ООШ" |
| Руководитель: | Вафин Ильфат Имамович |
| Год основания учреждения: | 1878 |
| У нас учатся: | 35 |
| У нас учат: | 12 |
МБОУ «Черемшанская основная общеобразовательная школа имени И.Н.Насыбуллина» Апастовского муниципального района РТ / ТР Апас муниципаль районы "Ислам Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Баскетбол ярышы 01.12.2016

-
Семинар 23.11.2016

-
Ата-аналар җыелышы 01.11.2016

Мәктәптә "Балаларның көзге каникул вакытында куркынычсызлыгы" темасына ата-аналар җыелышы булып узды.Мәктәп директоры И.И. Вафин балаларның иминлеген саклау, хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау турында чыгыш ясады.Соңыннан ата-аналар классларга таралып, класс җитәкчеләре белән җыелышны дәвам иттеләр.
-
Уңыш бәйрәме узды 28.10.2016

Мәктәптә "Уңыш бәйрәме" булып узды. Театральләштерелгән тамашада һәр класс үзләренең сценарийларын тәкъдим итеп төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Көзгә карата ясалган картина һәм "Көзге муллык" табыны буенча да урыннар билгеләнде.Балалар бик канәгать калды.
-
Белемнәрне тикшерәбез 26.10.2016

С целью качественной подготовки к экзаменам в школах района проведены пробные ОГЭ для учащихся 9 класса по математике и русскому языку. Выявлен уровень подготовки учащихся и нашей школы, они показали хорошие результаты.
-
Өлкәннәр көне 13.10.2016

Өлкәннәр декадасы кысаларында мәктәптә "Өлкәннәр көне" уздырылды. Коллективта зшләп чыккан,хәзер инде лаеклы ялда булган хезмәткәрләребез бәйрәм чарасына чакырылды. Аларга укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәтелде. . Очрашу кызыклы, җанлы узды. Ә соңыннан чәй табыны артында алар яшьлек хатирәләрен искә төшереп, истәлекләрне яңартып утырдылар.Ветераннарыбыз мондый хөрмәтләү чарасы өчен бик рәхмәтле булып таралыштылар.
-
Спартакиада 07.10.2016

Мәктәпнең укытучылар командасы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы муниципаль этабында катнашты. Спортның җәйге төрләре буенча ярышып алар уңышлы чыгыш ясадылар. Укытучыларга киләчәктә дә уңышлар телик!
-
Ярминкәләр гөрли 07.10.2016

Узган атнада мәктәп коллективы республикакүләм ярминкәдә катнашса, бүген исә Апаста оештырылган ярминкәдә көзге муллык-байлыкны тәкъдим итә, мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләр белән районыбыз халкын шатландыра. Тәҗрибә участогы җитәкчесе Сиринә Салимулловна ярминкәне матур , бай итеп оештыруга зур өлеш кертте.
-
Мәдәният дәресе 16.09.2016

16 сентябрьда башлангыч сыйныф укучылары белән мәдәният дәресе үткәрелде. Библиотекарь Сиринә Ибрагимова балалар белән республикабыз, туган ягыбызның мәдәнияты һәм традицияләре турында әңгәмә үткәрде. Аларга мәдәни көндәлек тапшырылды.
-
Ата-аналар җыелышы 09.09.2016

8 нче сентябрьда мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта фельдшер Гөлинә Абдуллина катнашты.Ул грипп һәм ОРВИ га каршы профилактик чаралар турында сөйләде. Җыелышта шулай ук район башкарма комитеты вәкиле Айрат Хасанов ата-аналарны сайлауда актив катнашырга чакырды. Мәктәп директоры Илфат Вафин балаларны ашату мәсьәләсе һәм башка темаларга тукталды.







