МБОУ «Черемшанская основная общеобразовательная школа имени И.Н.Насыбуллина» Апастовского муниципального района РТ / ТР Апас муниципаль районы "Ислам Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422342, РТ, Апастовский район, с.Черемшан, ул. Татарстан, 33 |
| Телефон: | +7(843)-763-82-42 |
| E-Mail: | cheremshan79@mail.ru, Cheremshanskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанская ООШ" |
| Руководитель: | Вафин Ильфат Имамович |
| Год основания учреждения: | 1878 |
| У нас учатся: | 35 |
| У нас учат: | 12 |
МБОУ «Черемшанская основная общеобразовательная школа имени И.Н.Насыбуллина» Апастовского муниципального района РТ / ТР Апас муниципаль районы "Ислам Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Тукайны хөрмәтләп 20.04.2016

Китапханәче Ибрагимова Сиринә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан күргәзмә оештырды. Бу эчтәлекле күргәзмәдә шагыйрьнең балачагы, тормыш юлы, иҗаты белән танышырга мөмкин. Чара укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Дуслык көне
20.04.2016
18 апрель-Дуслык көне. Мәктәптә һәр сыйныфта дуслык дәресләре үтте. Башлангыч сыйныф укучылары "Нәрсә ул дуслык?", "Дус нинди була?" сорауларына җавап эзләсә, 6-9 нчы сыйныфларда исә дуслык турында әңгәмәләр бик җанлы үтте.
-
Космонавтика көне 19.04.2016

12 апрель -Космонавтика көне. Моннан 55 ел элек "Восток" кораблендә Юрий Алексеевич Гагарин беренче тапкыр космос киңлекләренә очты. Ул 108 минут дәвамында Җир шары тирәли бер әйләнеш ясап исән-сау җиргә төште. Безнең укучыларыбыз арасында шул уңайдан рәсем конкурсы оештырылды. Башлангыч класс укучылары аеруча активлык күрсәттеләр.
-
ЕРТ га әзерлек 19.04.2016

13 апрельдә мәктәптә 9 нчы сыйныф укучылары Бердәм республика имтиханына әзерләнү максатыннан диагностик тест эшләделәр. Аларга уңышлар телик!
-
Коррупциягә каршы
19.04.2016
Мәктәптә коррупциягә каршы төрле чаралар үткәрелә.Укучылар тарих, җәмгыять дәресләрендә, класс сәгатьләрендә бу турыда күп мәгълүмат алалар. 6-9 класслар өчен шушы темага кагылышлы төрле сөйләшүләр, "БДИ һәм коррупция", "Коррупцияне ничек булдырмаска", "Нәрсә ул коррупция" темаларына класс сәгатьләре үткәрелде. Башлангыч класс укучылары арасында "Нәрсә ярый, нәрсә ярамый" темасына әңгәмәләр үткәрелде.
-
Без ГТО га әзер 10.04.2016

7 апрель-сәламәтлек көнендә мәктәптә "Без ГТО га әзер - берләшегез" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе кысаларында спорт бәйрәме узды. Барлык укучылар да актив катнашып үзләрен спортны сөючеләр итеп таныттылар. Молодцы!
-
Спартакиада
01.04.2016
23 марта в нашем районе была проведена спартакиада по летним видам спорта среди работникоа образования. Учителя нашей школы тоже активно участвовали. Воспитатель ГПД Резчикова Н.В. заняла 1 место по видам "Прыжки в длину с места" и "Бег". Поздравляем! Так держать!
-
Наш вожатый 01.04.2016

22 марта в ЦДТ "Сэлэт" прошёл конкурс- муниципальный этап Республиканского конкурса "Замечательный вожатый". Из нашей школы активно участвовала ученица 8 класса Нуртдинова Алия.
-
Канатлы дусларга 22.03.2016

Һәр яз мәктәбебез укучылары канатлы дусларыбыз килүен түземсезләнеп көтәләр.Алар кошларны оялар ясап каршы алалар. Быел да күп укучылар тырышып сыерчык оялары ясадылар. Башлангыч сыйныф укучылары аеруча актив булдылар.
-
День финансовой грамотности 22.03.2016

Мәктәптә "Бөтенроссия финанс грамоталылыгы атналыгы" кысаларында классларда "Гаилә бюджеты", "Мин акча тота беләмме", һ.б темаларга класс сәгатьләре уздырылды. Укучылар актив катнаштылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар.







