МБОУ «Черемшанская основная общеобразовательная школа имени И.Н.Насыбуллина» Апастовского муниципального района РТ / ТР Апас муниципаль районы "Ислам Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422342, РТ, Апастовский район, с.Черемшан, ул. Татарстан, 33 |
| Телефон: | +7(843)-763-82-42 |
| E-Mail: | cheremshan79@mail.ru, Cheremshanskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанская ООШ" |
| Руководитель: | Вафин Ильфат Имамович |
| Год основания учреждения: | 1878 |
| У нас учатся: | 35 |
| У нас учат: | 12 |
МБОУ «Черемшанская основная общеобразовательная школа имени И.Н.Насыбуллина» Апастовского муниципального района РТ / ТР Апас муниципаль районы "Ислам Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Ата-аналар җыелышы 22.03.2016

22 март көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышка авылыбызның фельдшеры Абдуллина Гөлинә чакырылды. Ул ата-аналарны туберкулезга каршы профилактик чаралар белән таныштырды.
-
Бильярд 18.03.2016

Эшмәкәр Фәнис Галәтдинов 27 февральдә Олы Бакырчы мәдәният йортында бильярд ярышы уздырды.Бу ярышта безнең мәктәп укучылары да теләп катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар. 9 нчы сыйныф укучысы Раиль Назмеев 1 нче, 6 нчы сыйныфтан Гибадуллин Салават 2 нче, 9 нчы сыйныфтан Саматова Чулпан 3 нче урыннарны алып кайттылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
"Аҗаган" 20.02.2016

20 февральдә “Аҗаган” уены үткәрелде. 3-9 сыйныф укучылары ике командага бүленеп, үзләрен төрле ярышларда сынадылар. Поварларлар учакта аш пешерделәр, самоварда чәй кайнаттылар. Уенда ике команда да тигез балл җыйдылар. Соңыннан укучылар үзләре пешергән ашны ашадылар. Уен укучыларга бик ошады.
-
Хәрби- патриотик айлык 17.02.2016

Мәктәптә хәрби–патриотик айлык дәвам итә. 16-17 февральдә укучылар үзләрен шашка ярышларында сынадылар.
-
Батырлык дәресе 17.02.2016

17 февральдә һәр сыйныфта “Кайнар йөрәк”-“Батырлык дәресе” үтте. Башлангыч сыйныф укучылары шушы темага багышланган презентацияне кызыксынып карадылар. Алар бүгенге тыныч тормышта да батырлык эшләп була дигән фикергә килделәр.
-
"Әлифба" бәйрәме 12.02.2016

12 февраль 1 нче сыйныфлар өчен аеруча истәлекле булды. Бүген аларда – әлифба бәйрәме. Укучылар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр.
-
"Күңелле стартлар" 11.02.2016

11 нче февраль дә башлангыч сыйныфлар арасында “Күңелле стартлар” булып узды. Ике командага бүленеп, укучылар көч сынаштылар. Бәйгедә дуслык җиңде.
-
Чаңгы ярышлары
10.02.2016
10 февральдә мәктәп күләмендә чаңгы ярышы утте. Бу ярышта 1 -9 сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар. Призлы урын алучыларны котлыйбыз. Җиңүчеләр грамота белән бүләкләнде.
-
“Ягез әле егетләр”
06.02.2016
Февраль ае мәктәптә һәр ел хәрби-патриотик айлык буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 6 нчы февральдә “Ягез әле егетләр” бәйгесе үтте. Бәйгедә 6,7,9 нчы сыйныф егетләре катнашты. Алар үзләрен төрле яктан сынадылар. Егетләр арасында 9сыйныф укучысы Нәҗмиев Раилгә тиңнәр табылмады. Ә командалар арасында 1урын -7, 2 урын – 9, 3 урынны -6 сыйныфлар бүлеште. Егетләргә киләсе ярышларда да уңышлар телибез.
-
Родительское собрание
21.01.2016
21 января в школе было проведено родительское собрание, на котором были подведены итоги 2 четверти. Также были рассмотрены все вопросы касающиеся учебно-воспитательного процесса в школе. Главным вопросом был и остается итоговая аттестация 9 класса.







