МБОУ «Черемшанская основная общеобразовательная школа имени И.Н.Насыбуллина» Апастовского муниципального района РТ / ТР Апас муниципаль районы "Ислам Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422342, РТ, Апастовский район, с.Черемшан, ул. Татарстан, 33 |
| Телефон: | +7(843)-763-82-42 |
| E-Mail: | cheremshan79@mail.ru, Cheremshanskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанская ООШ" |
| Руководитель: | Вафин Ильфат Имамович |
| Год основания учреждения: | 1878 |
| У нас учатся: | 35 |
| У нас учат: | 12 |
МБОУ «Черемшанская основная общеобразовательная школа имени И.Н.Насыбуллина» Апастовского муниципального района РТ / ТР Апас муниципаль районы "Ислам Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Белем бәйрәме 06.09.2016

Белем бәйрәме мәктәбебездә оешкан төстә үтте. Быел 1 сыйныфка 3 укучы керде. Аларга тантаналы рәвештә белем ачкычы тапшырылды. Унышлар сезгә, укучылар!
-
Җанлы әңгәмә 06.09.2016

Мәктәптә 6 нчы сентябрьдә балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Рания Михайлова белән очрашу булды. Ул укучыларга экстремизм, терроризм, 71 нче закон турында сөйләде.Балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Әңгәмә җанлы узды.
-
Всероссийская проверочная работа по русскому языку
11.05.2016
Сегодня учащиеся 4 класса выполнили Всероссийскую проверочную работу по русскому языку (I часть). Во время второго урока они написали диктант и выполнили задания.
В целях объективного и организованного проведения ВПР были назначены организаторы и привлечены общественные наблюдатели.
-
Өмәләр үтә 03.05.2016

28 нче апрельдә мәктәптә өмә үтте. Барлык укучылар да актив катнаштылар. Егетләр территорияне артык кленнардан чистартсалар, кызлар исә кишер чәчүдә эшлэделәр. Башлангыч сыйныф укучылары да бик күңелле эшләп алдылар, алар мәктәп тирәсен чүп-чардан арындырдылар.
-
Финансовая грамотность 03.05.2016

9 нчы сыйныф укучысы Назмеев Раиль "Финансовая грамотность населения" конкурсына стенгазета ясап җибәрде һәм актив катнашуы өчен диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Тукай бәйрәме 03.05.2016

26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел. Бу дата безнең мәктәптә дә билгеләп үтелде. 7 нче һәм башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен сөйләделәр. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Тукай дөньясына сәяхәт 03.05.2016

Районыбызда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Тукай дөньясына сәяхәт" дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен,-шушы булыр иң зур бүләгең" дип исемләнгән нәфис сүз конкурсы булып узды. Мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Сибгатов Илшат "Сөбханалла" шигырен яттан сөйләп 1 урын алды. Конкурста 3 нче сыйныф укучысы Ибрагимова Камилә дә катнашып уңышлы чыгыш ясады. Булдырасыз, балалар!!
-
Иммунизация атналыгы 03.05.2016

24-30 нчы апрель көннәре республикабызда "Иммунизация буенча Европа атналыгы" буларак билгеләп үтелде. Галимнәребез "Вакцинация-сәламәт милләт" дип юкка гына әйтмиләр. Авылыбыз фельдшеры Гөлинә Абдуллина башлангыч сыйныф укучыларына прививкалар һәм аларның файдасы турында сөйләде, киңәшләр бирде.
-
Донор көне 22.04.2016

20 апрель Россиядә "Донор көне" буларак билгеләп үтелә. Класс җитәкчесе Миләүшә Шириязданова 6, 9 класс укучыларына донор булуның изге гамәл икәнен, авырулар, юл һәлакәтенә очраган кешеләр өчен кирәклеген аңлатты. "Мактаулы донор", аның льготалары турында сөйләде.
-
Спорт сөючеләр 20.04.2016

16 апрельдә "Спорт сөюче Татарстан" акциясе кысаларында Апаста волейбол ярышлары узды. Безнең мәктәпнең егетләр командасы 2 урын алып кайттылар. Молодцы,егетләр!







