Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Мул уңыш алыр өчен тырышып эшләргә кирәк! 24.06.2019

-
Сюрпризлар көне 21.06.2019

Бүген лагерьның соңгы көне. Без бүген лагерьда Сабантуй бәйрәме уздырдык. Балалар бик күп уеннар уйнадылар: капчык киеп чабу, кашык белән су ташу, чүлмәк вату... . Уеннар җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды. Бәйрәмдә берәү дә бүләксез калмады. Лагерь балаларга бик ошады. Сау бул, лагерь!
-
Бүген лагерьда Хәтер көне үткәрдек. Сугышта катнашкан бабайларыбызны, сугыш елларында эшләгән әбиләребезне искә алдык. Сугыш чоры балалары сөйләгәннәрне тыңладык. 20.06.2019

-
Чәчәкләр көне 20.06.2019

20 нче июнь лагерьда чәчәкләр көне булды. Бу көнне без төрле чәчәкләрнең исемнәре белән таныштык, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне өйрәндек. Аннан соң “Җәйге чәчәкләр”дигән темага рәсем конкурсы үткәрдек. Рәсем конкурсында Солтанов И 1 урын, Шавалиева Р 2 урын, Әсәтова И 3 урын булды. Көннең икенче яртысында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
“Сак йөрегез юлларда” 19.06.2019

Бүген “Салават күпере” мәктәп яны лагеренда ГАИ хезмәткәре белән очрашу уздырылды. Ул балаларга каникул вакытында юлда йоргәндә сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, киемнәрдә яктырткычлар булдырырга , машинага утырганда махсус креслога утырырга кирәклеге турында аңлатты. Лагерьга йөрүче балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.Ә балалар бик матур эчтәлекле чара күрсәттеләр. Безнең белән шундый файдалы очрашу уздырганнары өчен ГАИ хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Су көне 18.06.2019

Бүген – Су көне. “Су, су, тирә-якта-су” темасына әңгәмә узды. Су буйларында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшердек. “Нептун” бәйрәмендә балалар бик актив булды, уеннарда теләп катнаштылар. Бәйрәм ахырында “Зәңгәр күл” җырын башкардык. Ашыт елга башына сәяхәт итеп кайттык. Чишмә буенда булдык. “Ватык телефон” шаян-коммуникатив уены кызыклы булды. СанПин кагыйдәләренә туры килгән шашка, шахмат, лото, логико өстәл уеннарында балалар үзләренең зирәклеген күрсәтте. Көн бик күңелле үтте.
-
Җир көне 17.06.2019

17 июнь лагерьда – Җир көне булды. Бу көнне без “Җир-суны саклау һәркемнең бурычы” дигән темага әңгәмә үткәрдек. Җиребезгә багышланган кроссвордлар, ребуслар чиштек, уеннар уйнадык. Көннең икенче яртысында “Чисталык җирне саклый” дигән темага экологик акция үткәрдек.
-
Уеннар көне 16.06.2019

“Салават күпере” лагере көндәгечә балаларны кочак җәеп каршы алды. Иртәнге линейкадан соң балалар зарядка ясадылар. Бүген план буенча уеннар көне иде. Иртәнге аштан соң “ Мульт викторина” интеллектуаль уен уздырылды, җырлы – биюле уеннар уйнадылар. Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар һәм зиһен сынаш уеннары уйнадылар. Көн искиткеч матур,кояшлы булды, вакыт сизелми дә үтеп китте.
-
Сәламәтлек көне 15.06.2019

Бүген лагерьда “Сәламәтлек” көне. “Сәламәтлеккә юл” кичәсеннән соң, чишмәгә юл алдык. Саф чишмә суының файдасы һәм тәме турында сөйләштек. “Сәламәт буласың килсә – чынык” исеме астында әңгәмә узды. Саф һавада спорт уеннарында балалар бик актив катнашты. Балаларга яңа җыр өйрәнү дә бик ошады.
-
Театр көне 14.06.2019

июнь лагерьда – Театр көне булды. Бу көнне без Театр елы турында сөйләштек , төрле театрлар, спектакльләр, артистлар белән таныштык. “Театр яктылыкка, нурга илтә” дигән темага әңгәмә үткәрдек. Соңыннан отрядларга бүленеп үзебез укыган әкиятләрне сәхнәләштердек. Бу көнбезгә бик ошады.













