Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Һөнәрләр көне 13.06.2019

Бүген лагерьда һөнәрләр көне. Татарстанда 2019 ел эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. “Һәр һөнәр дә яхшы, һәр һөнәр дә кирәкле” темасына әңгәмә үткәрелде. Һөнәрләр турында мәкальләр искә төшерелде, табышмакларга җавап табылды, шигырьләр сөйләделәр. “Мин кем булырмын үскәч” темасына рәсем конкурсы оештырылды, нәтиҗә ясап, урыннар билгеләнде. Саф һавада хәрәкәтле уеннар балаларга бик ошады.
-
12 июнь - Россия көне 12.06.2019

Бүген лагерьда 12 июнь - Россия көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан күп кенә чаралар үткәрелде , әңгәмәләр уздырдык, Россиянең символлары белән таныштык, документаль фильм карадык, “Туган илем – Россия» интеллектуаль уен уйнадык, спорт мәйданчыгында флешмоб биедек ,хәрәкәтле уеннар уйнадык.. Төшке аштан соң Россия көненә багышлап рәсемнәр ясадык.
-
Әкиятләр көне 11.06.2019

11 июнь лагерьда – Әкиятләр көне булды. Бу көнне без төрле-төрле әкиятләр турында сөйләштек , Әкият китаплары белән таныштык. “Әкияттә кунакта” дигән темага викторина үткәрдек, пластилиннан төрле әкият геройларын ясадык. Ясаган поделкалардан күргәзмә оештырдык.
-
“Театр елы” 10.06.2019

Бүген көн бик матур , кояшлы булды. Көндәгечә иртәнге линейка,зарядка уздырылды. Иртәнге аштан соң болын буйлап сәяхәткә кузгалдылар. Экскурсиядән кайткач отрядларда “Театр елы” уңаеннан эңгәмә уздырылды, спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Төшке аштан соң балалар өстәл уеннары уйнадылар.
-
Хезмәт көне 09.06.2019

Мәктәп яны “Салават күпере” лагерена йөрүче укучыларга ял белән бергә хезмәт тәрбиясе дә бирелә. Балалар лагерьда уздырылган “Хезмәт десанты” операциясендә бик теләп катнашалар. Лагерьда “ Чүп-чар корол”енә каршы көрәш алып барыла.
-
Табигатьне саклыйк! 08.06.2019

8 июнь лагерьда –Экология көне булды. Бу көнне без табигатьне саклау, тирә-якны чүп-чардан арындыру турында сөйләштек . “Җир-суны ничек сакларга?” дигән темага викторина үткәрдек, асфальтка рәсем конкурсы үткәрдек
-
7 нче көн - “Дуслык” көне 07.06.2019

Лагерьда 7 нче көн “Дуслык” темасы астында узды. Балалар дуслык турында мәкаль әйтеш уйнадылар, “Дуслык”, “Якын дустым”, “Дус” җырларын өйрәнделәр. Дуслык турында шигырьләр укыдылар, якын дуслары турында сөйләделәр. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көн күңелле узды
-
Лагерьның 6 нчы көне - “Спорт” көне 06.06.2019

Көнебез иртәнге зарядка һәм линейка белән башланып китте. Бүгенге көн “Спорт” темасы астында узды. “Спорт – сәламәтлекнең нигезе” темасына әңгәмә, “Минем яраткан спорт төре” темасына сөйләшү балаларга бик тә ошады. Көндезге аштан соң саф һавада спорт уеннары, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көндәлек эшкә йомгак ясап, “Көн ничек узды?” почмагын билгеләделәр.
-
Без – табигать дуслары. 05.06.2019

5 июнь лагерьда –Табигать көне булды. Бу көнне без табигатькә экскурсиягә бардык. Төрле агачларны, үләннәрне, кошларны күзәттек. Табигатьтә төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. Көн бик күңелле узды.
-
Туган як буйлап. 04.06.2019

Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар, походлар, экскурсияләр, җыр – биюләр,спорт ярышлары, төрле бәйгеләр белән лагерның дүртенче көне узып китте.
Без бүген Арча шәһәренә экскурсиягә бардык, Арчабызның иң матур урыннарында булдык. Җиңү , Казансу паркларында рәхәтләнеп туйганчы уйнадык, күңел ачтык. Бүгенге көнебез сизелми дә узып китте













