Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
“Төньяк балкышы. Интеллектуаль мәктәп” 17.04.2019

17 нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан “Төньяк балкышы. Интеллектуаль мәктәп” дип аталган республикакүләм интеллектуаль уеннар (шашка+шахмат) шәхси-команда турниры узды. Турнирда республикабызның 8 районыннан килгән 70 тән артык кеше көч сынашты. Әлеге ярышта катнашып, укучылар үзләренең интеллектуаль осталыкларын сынадылар. Ярышлар бик көчле барды. Уенчыларны Казан шәһәренең Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шашка-шахмат мәктәбе укытучысы П.В.Иванов хөкемдарлык итте . Ярышлар югары дәрәҗәдә үтте.
Ниһаять, нәтиҗәләр билгеле.
Командалар арасында:
1 урын –Ашытбаш урта мәктәбе, Арча районы
2 урын – Курса Почмак урта мәктәбе, Арча районы
3 урын – Юлбат төп гомуми белем мәктәбе, Саба районы
Шәхси беренчелек буенча җиңүчеләр:
Шәрипов Илфат, Ашытбаш урта мәктәбе, Арча районы
Гаврилов Вячеслав, Ашытбаш урта мәктәбе, Арча районы
Минҗанова Фирүзә, Яңа Кырлай урта мәктәбе,Арча районы
-
2019 нчы ел “Татарстанда эшче һөнәрләр елы ” дип игълан ителде, шул уңайдан мәктәптә класс сәгатьләре узды. “Һәр һөнәр мактаулы” дип аталган китап күргәзмәсе куелды. 16.04.2019

-
“Тылсымлы театр дөньясы “ 16.04.2019

16 нчы апрель көнне Арча сәнгать мәктәбендә Театр елы уңаеннан “Тылсымлы театр дөньясы “ дигән район бәйге фестивале уздырылды. Бәйгедә мәктәбебезнең 10 сыйныф укучылары катнашты.Алар Р.Батулланың “Кичер мине әнкәй” спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр һәм уңышлы чыгыш ясап зурлар төркеме арасында 1 урынга лаек булдылар ( Җитәкчесе Рахматуллина Р.Р.)
-
Одним из направлений воспитательной работы является проведение экологических классных часов. Разработан цикл занятий, направленный на формирование экологической культуры. Учащиеся обсуждают экологические проблемы малой Родины, предлагают мини- проекты о лекарственных растениях Арского района и о значении природоохранной деятельности в глобальном масштабе. На классных часах сообщается информация о растениях и животных леса, особо охраняемых на территории Республики Татарстан. Учащиеся определяют способы изменения собственного образа жизни с целью уменьшения потребления ресурсов и сокращения отходов. 15.04.2019

-
«Без - Тукайлы халык» 12.04.2019

12 апрель көнне Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбендә «Без - Тукайлы халык» исеме астында VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары булып узды.
Мәктәп укучыларыбыз да бәйгедә актив катнашты . Хаҗиева 1 нче урынга (җитәкчесе : Әхмәтгалиева Ә.К.), Гарифуллина 2 нче урынга (җитәкчесе: Әүхадиева М.Р.) лаек булды. Җиңүче кызларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, зур уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр телибез!
-
Рособрнадзор публикует видеорекомендации ЕГЭ-2019 по литературе и истории. 12.04.2019

Серию консультаций по подготовке к единому государственному экзамену 2019 года, подготовленную Федеральной службой по надзору в сфере образования и науки и Федеральным институтом педагогических измерений (ФИПИ), продолжают видеоролики по истории и литературе.
ЕГЭ по литературе является экзаменом по выбору. Он проверяет как знание отечественной литературы, так и уровень владения теоретико-литературными понятиями. Результаты ЕГЭ по литературе необходимы для поступления в вузы на социально-гуманитарные специальности, такие как журналистика, филология, лингвистка, изящные искусства и другие.
Все консультации по подготовке к ЕГЭ-2019 будут доступны на официальном YouTube-канале Рособрнадзора.
-
Интеллектуально-патриотическая игра «Космическая миссия», посвященная Всемирному дню авиации и космонавтики. 12.04.2019

-
Отчет-сайлау җыелышы 12.04.2019

Бүген мәктәптә башлангыч профсоюз оешмасының отчет-сайлау җыелышы булып узды. Профком рәисе Г.В. Шәйхетдинова профсоюз оешмасының ике еллык эшчәнлеге белән таныштырды, ревкомиссия отчеты тыңланылды, профсоюз комитеты сайланды, профсоюз тормышында актив катнашучыларга мактау грамоталары тапшырылды.
-
Ак-Чишмә авылы китапханәсе мәктәп коллективы белән бергә югары сыйныф укучылары өчен «Барлык һөнәр мактаулы»исемле һөнәр базары оештырды. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, “WORLLDSKILLS KAZAN— 2019», «Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә”, “Булачак һөнәреңне “пешекче” итеп сайласаң”, “Табигатькә хезмәт итү – урманчының һөнәре”, “Умартачы һөнәре – иҗади һәм рәхмәтле кәсеп”, “Чәчәк яратучыларга флорист менә дигән һөнәр”, “Автомеханик дигән һөнәрбар” исемле китап күргәзмәләре эшләде.Ахырдан “Безнең укучылар һөнәр сайлау турында уйланалармы?” исемле анкета уздырылды. 11.04.2019

-
12 нче апрель – космонавтиканың туган көне. 11.04.2019

12 нче апрель – космонавтиканың туган көне. Моннан 58 ел элек, дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарылды. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты.Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрә. Шушы вакыйгадан соң бу көн Космонавтика көне итеп билгеләп үтелә.













