Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Бүген мәктәбебездә татар теле һәм әдәбиятының 7 нче көне. Атналыкка йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 19.02.2019

-
Бүген Арчада башлангыч профсоюз оешмалары арасында чаңгы ярышлары уздырылды. Бу чарадан без дә читтә калмадык, актив катнаштык. 19.02.2019

-
Буген 6 нчы сыйныфта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әүхәдиева М. Р. “ Сан турында төшенчә “ темасына ачык дәрес үткәр-де.Дәрес ФГОС таләпләренә туры китереп уздырылды. Укучылар белән парларда эш, индивидуаль эш төрләре кулланылды, предметара бәйләнеш булдырылды , техник чаралар уңышлы файдаланылды. 18.02.2019

-
16 нчы февраль көнне Арчада Фәнил Гарафиев истәлегенә традицион чаңгы ярышлары уздырылды. Ярышта 1 нче урынны безнең мәктәп командасы яулады! Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, киләчәктә дә зур уңышлар телибез! 16.02.2019

-
“Мультфильмнар илендә” 16.02.2019

Бу көнне башлангыч һәм 5-6 нчы сыйныф укучылары белән татар телендә мультфильмнар карау оештырылды.Соңыннан укучылар каралган фильмнар буенча сорауларга җавап бирделәр.
-
Мәктәбебездә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор С.Н.Погодин призына өлкәннәр арасында шахмат буенча республиканың зона ярышы узды. 15.02.2019

-
15 февраль- М. Җәлилнең туган көне 15.02.2019

Татар теле атналыгының дүртенче көне герой-шагыйрь М. Җәлил иҗатына багышланды.Бу көн мәктәбебездә Җәлил көне буларак уздырылды. Иртәдән мәктәпкә килүче һәр кешене ишектән үк шагыйрь иҗаты буенча белемнәрен сынап керттеләр. «М. Җәлил- батыр рухлы шагыйрь» дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә оештырылды.Кичәдә шагыйрьнең тормыш юлыннан күре-нешләр сәхнәләштерелде, укучылар аның шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар.Тәнәфес вакытларында да Җәлил сүзләрен язылган җырлар яңгырады.
-
Туган тел атналыгы дәвам итә. Буген 5 нче сыйныф укучылары белән “Шагыйрь эзләре буйлап “ дип исемләнгән уен- конкурс узды. Укучылар туган тел атналыгына багышланган буклетлар эшләделәр. 14.02.2019

-
14 нче февраль көнне мәктәбебездә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгына багышланган очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссары Борһанов А.Ә., Әфган сугышы ветераннары Кавиев Ф.Д., Хөснетдинов Ә.Д., Гыйзатуллин Р.Н.,Сираҗиев Н.Г. катнашты. Алар сугыш хатирәләре, сугышчан дуслары турында истәлекләр белән уртаклаштылар. Кичәнең икенче өлешендә "Башваткыч” уены узды. Әлеге очрашу укучыларыбызда горурлык хисләре калдырды. 14.02.2019

-
Итоговое собеседование. 13.02.2019

13 февраля учащиеся 9 класса прошли итоговое собеседование по русскому языку. Работа проверяет коммуникативную компетенцию обучающихся – умение создавать монологические высказывания на разные темы, принимать участие в диалоге, выразительно читать текст вслух, пересказывать текст с привлечением дополнительной информации. О степени сформированности языковой компетенции говорят умения и навыки обучающихся, связанные с соблюдением языковых норм (орфоэпических, лексических, грамматических, стилистических).













