Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Мәктәптә профориентация буенча эш дәвам итә. 08.04.2019

-
Көрәш 06.04.2019

6 апрель көнне “Курса МТС” ы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р.Г. призына район беренчелегенә көрәш ярышы узды.Биредә 20 мәктәп командасыннан 100 ләп көрәшче бил алышты. Безнең мәктәп көрәшчеләре дә сер бирмәде. Ф. Райнур 1 нче урын, Ә. Әмир 2 нче урын яулады. Җиңүчеләрне һәм тренер Саляхов М.Р.ны җиңүләре белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Акция « Будь гогов ! Скажи , нет!» 06.04.2019

6 апреля участники антинаркотического проекта «SаМоSтоятельные дети» организовали и провели акцию «Будь готов! Скажи, нет!».
Цель акции:
Привлечение внимания жителей города или населенного пункта к проблемам наркомании.
Актуализация активной гражданской и правовой антинаркотической позиции у участников Республиканского антинаркотического проекта «Самостоятель-ные дети».
-
"Язгы моңнар" 04.04.2019

Бүген Ашытбаш мәдәният йортында “Язгы моңнар” исемендәге укучылар иҗат концерты булды. 3 сәгатькә якын барган концерт бик оешкан төстә, бер сулышта үтеп китте. Укучылар үзләренең сәләтләрен нәфис сүз, җыр, бию, театр өлкәсендә дә күрсәттеләр, скрипка, баян кебек музыка уен кораллары белән дә чыгыш ясадылар.Концерт барышында әти-әниләр, килгән кунаклар укучыларыбызның быелгы уку елында ирешкән уңышлары белән дә таныштылар. Балалары уку, спорт, иҗат буенча аеруча уңышларга ирешкән әти-әниләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук сыерчык оялары ясау, макулатура һәм каен бөресе җыюда иң актив классларга мактау грамоталары бирелде, 1,2,3 нче урыннарга лаек булган укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чарадан әти-әниләр дә, укучылар да, килгән кунаклар да зур кәнәгатьлек хисе белән таралышты.
-
2 апрель-Халыкара балалар китабы көне 03.04.2019

2 апрель-Халыкара балалар китабы көне унаеннан мәктәбебездә яңа китаплар күргәзмәсе оештырылды. Китапка багышланган табышмакларга җаваплар таптык.
1. Күрешергә кулы юк, сөйләшергә теле юк, аның белән күрешмәгән, белешмәгән кеше юк.
2.Кулдан-кулга йөри ул, бөтен телдә сөйли ул, белмәгәне юк аның, көзгесе ул дөньяның.
3.Бик күп телләрне белсә дә, сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним, дисәң, өйрәтә, Карышмый беркемгә дә.
Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлаттык.Китапларга карата сакчыл караш тәрбияләнде.
-
Кошлар көне 02.04.2019

Бүген 1 класс укучылары белән "Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!" кичәсе үткәрелде. Укучылар кошларга карата табышмакларның җавабын таптылар, шигырьләр сөйләделәр, сынамышлар белән таныштылар. Кошлар турындагы белемнәрен ныгыттылыр һәм тирәнәйттеләр. Кошларга сакчыл караш тәрбияләнде. Аларның һәрберсе сыерчыкларны оя ясап каршы алды.
-
Сегодня начались Всероссийские проверочные работы по иностранному языку (7 классы), истории (11 классы). 02.04.2019

Цель ВПР – обеспечение единства образовательного пространства Российской Федерации и поддержки введения Федерального государственного образовательного стандарта за счет предоставления образовательным организациям единых проверочных материалов и единых критериев оценивания учебных достижений.
Всероссийские проверочные работы не являются итоговой аттестацией обучающихся, а представляют собой аналог годовых контрольных работ, традиционно проводившихся ранее в школах. Они позволяют определить количество и уровень знаний, которые были получены в течение учебного года.
-
Китапка икенче тормыш бүләк ит! 01.04.2019

1 апрель көнне 4 класс укучылары “Китапка икенче тормыш бүләк ит!”акциясендә катнаштылар. Китапханәгә китаплар алып килделәр, битләре ертылган китапларны яңарттылар.
-
Хөрмәтле Рәмизә Рәис кызы ! Сезне ихлас күңелдән тормыш бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Сез - тәҗрибәле, зур эшкә сәләтле, максатка омтылучан, ышанычлы җитәкче. Сездә булган бетмәс-төкәнмәс энергия, көн саен туып тора торган яңадан-яңа идеяләр безне сокландыра, яңа уңышларга рухландыра, хезмәт күтәренкелеге тудыра. Гади һәм кешелекле булуыгыз, авырлыклардан курыкмыйча, тыныч юл белән җитди мәсьәләләрнең чишелешен таба алучы җитәкче буларак без Сезне хөрмәт итәбез, яратабыз. Шундый матур тормыш бәйрәме белән котлап, Сезгә исәнлек-саулык , кайгы-хәсрәтсез көннәр, рухи камиллек, гаилә иминлеге , мул тормыш һәм нык сәламәтлек телибез! Авыр , әмма мактаулы хезмәтегездә яңадан – яңа уңышлар юлдаш булсын! Ил –көннәрегез тыныч, тормышыгыз имин булсын! Сезгә булган чиксез хөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә. Шатлык-куанычлар , зур бәхетләр Юлдаш булсын гомер-гомергә. Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе коллективы 29.03.2019

-
ОГЭ га әзерлек 28.03.2019

9 нчы класс укучылары белән экзаменнарга әзерлек дәвам итә. Бүген алар географиядән консультациядә булдылар. Еш очрый торган хаталар өстендә эшләделәр, С өлеше биремнәрен үтәделәр.













