Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Чираттагы өйрәнү эвакуациясе узды. 22.05.2019

-
Яшь варислар 21.05.2019

4 класс укучыларын Татарстан Варислар берлеге сафына кабул итү тантанасы уздырылды.. Бәйрәмгә октябрят,пионер,комсомол сафларында тәрбияләнгән, хезмәт юлларын шушы эшчәнлек белән бәйләгән,күп еллар пионервожатый булып эшләгән ветеран укытучыларыбыз килде.Укучылар төрле биремнәр үтәделәр,җырладылар , шигырьләр сөйләделәр . Укытучылар ,өлкән варислар алдында тантаналы вәгъдә бирделәр,4 класс укучылары өчен бу көн аеруча истә калыр дип ышанабыз, алар мәктәбебезнең яшь варислары булдылар
-
“Россия укучылар хәрәкәте” 20.05.2019

20 май көнне мәктәптә яңа укучылар хәрәкәте оешу тантанасы уздырылды. 7 сыйныф укучылары "Россия укучылар хәрәкәте" оешмасына кабул ителделәр.Оешмага кабул ителгән укучылар тантаналы вәгъдә бирделәр. Укучыларга мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы һәм килгән кунаклар оешманың логотибы төшерелгән галстуклар бәйләделәр. Бәйрәм "Россия укучылар хәрәкәте" нең флеш-моб белән тәмамланды.
-
1 класс укучылары табигатькә экскурсиягә чыкты. 16.05.2019

1класс укучылары табигатькә экскурсиягә чыкты. Алар терек һәм терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләрне ачыкладылар. Күк йөзен күзәттеләр, кошлар тавышын тыңладылар, агач яфракларын, үсемлек һәм чәчәкләрнең матурлыгын сокланып күзәттеләр. Укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләнде.
-
Шашка ярышы 16.05.2019

16 нчы май көнне Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасында районара шашка ярышлары булып узды. Бу ярышларда безнең мәктәпнең 4 нче сыйныф укучыларыннан торган команда (җитәкчесе Хәбибуллина Р.Р.)1 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә малайлар арасында Каюмов И. - 1 урын, Әсәтова И. 3 нче урын, кызлар арасында Ш.Ралия һәм Ш.Ралинә . - 1нче урынны алдылар. Тренерлар арасында Хәбибуллина Р.Р. 2 нче урынга лаек дип табылды.
-
Җиңел атлетика 14.05.2019

Бүген Арча стадионында мәгариф буенча башлангыч профсоюз оешмасы членнары арасында җиңел атлетика буенча спорт ярышлары уздырылды. Чарада безнең мәктәп укытучылары да актив катнашты.
-
Мәктәп бакчасында язгы эшләр дәвам итә. Укытучылар һәм укучылар җирне эшкәртәләр, түтәлләр ясыйлар. Яшелчәләр, чәчәкләр утырталар. 14.05.2019

-
"Хезмәтне саклау - гомерне саклау" 13.05.2019

Башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Г.В.Шәйхетдинова “Бөтендөнья хезмәтне саклау көне” уңаеннан укучыларга “Хезмәтне саклау – гомерне саклау” дигән тема астында класс сәгате уздырды. Класс сәгатенең төп максаты булып хезмәт хәвефсезлеге мәсьәләсенә яшьләрнең игътибарын юнәлтү; эштә, уку урынында бәхетсезлек очракларын булдырмый калу. Хезмәтне саклауга соңгы вакытта аеруча зур игътибар бирелә, чөнки эш урыннарында бәхетсезлек очраклары һәрдаим булып тора, ел саен күпме кеше гомерләре өзелә. Үзенең чыгышында профком рәисе Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан бу көннең 2003 елдан бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авыруларны булдырмау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан билгеләп үтелүен әйтте.
-
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар! 09.05.2019

Сезне халкыбызның олы бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бик зур корбаннар һәм тиңдәшсез батырлык бәрабәренә яулап алынган Бөек Җиңү нуры күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, ватанпәрвәрлеген чагылдыра. Менә җиргә җитмеш дүртенче Җиңү язы аяк басты!
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан котлап, Сезгә чын йөрәктән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Тормышыгыз имин, көннәрегез якты, күңелегез һәрчак шат булсын.
-
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы 08.05.2019

8 нче май көнне Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде . Митингта ветераннарны котлаулар, һәйкәлгә венок салу , балалар чыгышлары булды.
Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,
Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.
Күпме кайгы, югалтулар аша
Илгә шатлык алып килгән көн.













